

Аллаһу Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең 99 күркәм исеме бар. Алар хакында “Әль-Әгъраф” сүрәсенең 180 нче аятендә шундый мәгънәдәге сүзләр китерелгән: “Аллаһуның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз!” Хакыйкатьтә исә Бөек Раббыбызның исемнәре меңнән артып китә. Шуңа да дога кылган вакытта кайбер гыйлем ияләре: “Үзең безгә белдергән һәм бәндәләргә белдермичә, Үзең генә белгән исемнәрең белән сорыймын”, - дип тә әйтәләр. Туксан тугыз күркәм исемнәрне өйрәнү, алар белән дога кылу һәр мөселманга тиешле гамәл. Бу хакта Бохаридан килгән сахих хәдистә түбәндәгечә әйтелгән: “Хакыйкатьтә Аллаһның 99 күркәм исеме бар. Аларны белгән кеше җәннәткә керер”. Бүген Раббыбызның исемнәрен әйткән вакытта Яралтучы һәм Яратучы мәгънәсендә булган, күпләр бу исемнәрне берсен икенчесенә бутап, хата ясаган исемнәргә тукталабыз.
Әль-Хааликъ – Яралтучы, юктан бар кылучы, һәрнәрсәне бер хикмәт белән барлыкка китерүче. Ана карынындагы балага да, йомырка эчендә яралган чебешкә дә яралгы дип әйтелә. Чөнки электән диндә яшәгән ата-бабаларыбыз Яралтучының мәгънәсен белгән һәм шуңа ярала башлаган балага, җан иясенә, чебешкә “яралгы” дип исем биргән.
Бөтен җанлы һәм җансыз нәрсәләрне парлы итеп яралткан Раббыбыз һәммәсенә тиешле вазыйфасын биргән, хикмәтләрен салган. Һәм җир-күкләрдәге бөтен нәрсәләрне Үзенә хәмед һәм тәсбих кыла торган итеп кылган. Бу хакта “Әли Гыймран” сүрәсенең 191 нче аятендә шундый тирән мәгънәле сүзләр бар: “Алар (гыйбадәт кылучы мөселманнар) аякта торганда да, утырган килеш тә, яткан килеш тә Аллаһны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яралтылышы турында фикер йөртәләр: “И, Раббыбыз! Син боларны юкка гына яралтмадың...”
Әль-Вәдүүд – Яратучы, мәхәббәте белән чорнап алучы, сөюче мәгънәсендә килгән исем. Шул исеменә караган сыйфаты белән Аллаһу Тәгалә Үзе иманлы бәндәләрен, бигрәк тә тәкъва колларын аеруча ярата. Биредә беренче урында пәйгамбәрләр килә. Алар арасында иң олуг мәхәббәткә ия булучы – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм. Һәм Аңа (с.г.с.) Бөек Раббыбыз “Хәбибем!” ягъни “Сөеклем” дип эндәшә.
Әль-Вәдүүд исеме белән Аллаһу Тәгалә бәндәләр арасына, ата-ана һәм балалар, туганнар, ир-хатын арасына мәхәббәт хисләре сала. Әгәр кемнәрнең дә булса арасында мәхәббәт хисләре суынган икән, шул исемне күп тапкырлар кабатлап һәм шулай ук 99 исемнәрне укып: “Арабызга өлфәт мәхәббәт сал”, - дип Аллаһу Тәгаләдән сорап күп догалар кылырга кирәк. Мәрхәмәтле Раббыбыз ата-ананы, туганнарны, гомумән, кешеләрнең, мөселманнарның бер-берсен яратып, хөрмәтләп яшәвен тели. Һәм, әлбәттә, изге ният белән араларны өлфәтләндерү өчен дога кылабыз икән, ул догалар, иншәә Аллааһ, кабул булачак.
Аерым кешеләр арасына гына түгел, милләтләр, галәм халыклары арасына да татулык, бердәмлек, күңелләргә өлфәт мәхәббәт сал дип дога кылырга кирәк. Бу хакта “Әнфәл” сүрәсенең 63 нче аятендә Аллаһу Тәгалә аерым сөйләп үтә. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганчы биредә яшәгән Әүс һәм Хәзраҗ кабиләләре йөз егерме ел буе үзара дошман булып, сугышып яшәгән. Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) алар арасына өлфәт мәхәббәт сал, күңелләрен берләштер, дип догалар кыла. Һәм бу ике кабилә беркайчан да булмаганча үзара тату яши башлый. Аятьтә бу хакта түбәндәгечә хәбәр ителә. “Ул (Аллаһ) аларның күңелләренә өлфәтлек салып берләштерде. Җирдә булган бөтен нәрсәне сарыф итсәң дә син аларның күңелләрен берләштерә алмаган булыр идең. Әмма бөтен барлыкларның Хуҗасы Аллаһ алар арасына өлфәтлек салды, берләштерде”.
Димәк, күңелләрне берләштерүче, арага өлфәт мәхәббәт салучы – бер Аллаһу Тәгалә. Аңардан ярдәм сораганда шул аятьнең гарәпчәсен кат-кат укып та мөрәҗәгать итәргә була.
Фатыйма Фаткуллина. Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.