

“ХәсбийӘллааһу ләә иләәһә илләә Һувә; гәләйһи тәвәккәлтү вә Һувә Раббуль-ГәршильГазыыйм”.
ХәсбийӘллааһу – Аллаһ миңа җитәрлек;
ләә иләәһә – юк иләһ, табына торган зат;
илләә – башка;
Һувә – Аннан;
гәләйһи – Аңа;
тәвәккәлтү – тәвәккәл кылдым;
вә Һувә – һәм Ул;
Раббу – Раббысы;
Әль-Гәршиль – Газыыйм – бөек Гәрешнең.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе:
“Миңа Аллаһ җитәрлек, Аннан башка табыныр иләһ – зат юк; Аңа тәвәккәл кылдым һәм Ул бөек Гәрешнең Раббысы.”
Мәгънәви тәрҗемәсе:
“Бөтен мәшәкатьләремне, борчуларымны җиңү өчен Аллаһу Тәгалә миңа җитәрлек, бөтен эшләремдә Аңа тәвәккәллек кылам. Чөнки Ул – бөеклек һәм кодрәт Иясе, чиксез бөек Гәрешнең Раббысы”.
Бу доганы иртән һәм кичен җиде тапкыр укыган кешене Аллаһу Тәгалә ике дөньяда була торган борчу-мәшәкатьләрдән азат итә. Бу хакта сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Үзенең хәдисләрендә әйтеп калдырды.
Фатыйма Фаткуллина. Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.