+21 °С
Болытлы


Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче математик-галимнәр шуны ачыклаган: Җир шарында 24 сәгать дәвамында туктаусыз азан яңгырый икән. Җир планетасы 360 вакыт меридианына бүленә. Аларның һәрберсе үзеннән алдагысыннан 4 минут аера. Мөселман азаны исә аерым вакытка бәйләнгән, дөрес итеп әйтсәң у л 4 минут вакытны ала. Шулай итеп, бер меридианда яңгырап бетү белән шунда ук икенче меридианда яңгырый башлый. Азан планетада тәүлегенә 24 сәгать, яки 1 440 минут яңгырый.