Динебез – Ислам
27 декабрь 2021, 10:52

Хатын-кызлар ирләр алында намаз укыса дөрес буламы?

Һавариҗлар дип кемнәргә әйтәләр? Дога кылганда кулны кай урынга кадәр күтәрергә икән?Дисбе тартуның аерым тәртибе бармы?

youtube.com Хатын-кызлар ирләр алында намаз укыса дөрес буламы?youtube.com Хатын-кызлар ирләр алында намаз укыса дөрес буламы?
Хатын-кызлар ирләр алында намаз укыса дөрес буламы?Фото:youtube.com

Юк, дөрес түгел. Мондый очракта ирләр күрми торган аерым бер аулаграк урында укулары хәерлерәк.

Һавариҗлар дип кемнәргә әйтәләр?

Хәлифәләр заманында Гали радыйаллаһу ганһега каршы чыккан кешеләрне шулай дип атаганнар. Пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи вә сәлләм: “Яһүдиләр – 71, христианнар – 72, мөселманнар – 73 фиркагә бүленер, шуларның берсе генә җәннәткә керер”, - дип әйтеп калдырган. Шуңа күрә имамга, Ислам шәригатенә каршы чыгучыларны һавариҗлар дип атыйлар.

Берәүләр яулык, икенчеләр юка оек өстеннән мәсех кылалар. Бу дөресме?

Яулык өстеннән мәсех кылынмый. Әгәр кемдер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен намаз укый, аның кабул булуын тели икән, аяк юарга 2 минут вакыт табар, иншаллаһ.

Мәсехне читек, тула оек, йон оек, күн итек, киез итеккә кылырга була.

Дога кылганда кулны кай урынга кадәр күтәрергә икән?

Пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең шундый хәдисе бар: “Аллаһу Тәгалә әйтә: “Әгәр бәндә Миннән хаҗәтен сорап догага кулын күтәрсә, Мин аның кулын буш кайтарырга оялам”.

Кулны җилкәдән югары күтәрү, кендектән аста тоту да килешми, күкрәк турысында торса гүзәл була.

Бер мөселман кардәшем, минем дисбе тартканымны күреп: “Син дисбене дөрес тартмыйсың, 100 төймәне уңга таба, аннан соң 100 төймәне сулга таба тартырга кирәк”, - диде.  Ул хаклымы?

Дисбе тартуның аерым тәртибе юк, үзеңә ничек җайлы, шул якка тартасың. Иң әһәмиятлесе – тел дә, йөрәк тә ихлас күңелдән зикер әйтсен.

Дисбе тартканда кендектән аста тотмаска кирәк. Монсы –дисбе тартуның бер әдәбе.

                           Җәгъфәр хәзрәт Мөбәрак җаваплары.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас