

Коръән Кәримдәге 114 сүрәнең ахырында килгән “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре, “Ихлас” сүрәсеннән кала иң күп укылганнардан санала. Адәмнәрдән һәм җеннәрдән, зыян китерүче бөтен мәхлуклардан саклаучы бу сүрәләрне бөек Раббыбыз Үзенең сөекле Рәсүленә мөрәҗәгать итеп: “Куль — әйт”,— дип башлый. Һәм аларның икесендә дә бу сүздән соң: “Әгүүзү — сыенамын” дип әйтергә кушыла. Шуңа да бу ике сүрәнең исеме “Мугәвизтәйн”, ягъни яклау һәм саклау өчен Аллаһы Тәгаләгә сыену сүрәләре дип атала. Төрле авырулардан, бигрәк тә күз тию, зәхмәт, сихердән дәваланганда бу сүрәләр даими кулланыла.
“Динебез — Ислам” битенең соңгы санында без аларның Коръәндәге укылышын, сүзмә-сүз тәрҗемәсен биргән идек. Бүген бу сүрәләрнең иңү сәбәбе турында сүз алып барабыз. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд сәләлләһу гәләйһи вә сәлләмнең алар хакындагы хәдисләрен тәкъдим итәбез.
Һәр мөселман белергә тиешле булган бу гыйлемне үзебез генә өйрәнеп калмыйча, башкаларга җиткерү өчен дә тырышыйк. Коръәнне өйрәнү, уку һәм гамәлгә кую өчен фидакарьлек күрсәтик.
Сүрәләрнең кыйммәте
Сахәбәләрнең берсе Гокбә ибн Гамир радыйаллааһу гәнһү бу сүрә иңдерелгән көннәрдә Аллаһ илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм белән якыннан аралаша һәм очраган вакытта Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа шулай дип мөрәҗәгать итә: “Син белсә идең, бүген кич миңа шундый аятьлар иңде ки, моңа кадәр андыйларны күргәнем һәм ишеткәнем юк иде. Болар: “Әйт, “Мин сыенамын таңның Раббысына...” һәм “Әйт, мин сыенамын кешеләрнең Раббысына...”
Коръән Кәрим китабына тупланып, аерым исемнәр бирелгәнчегә кадәр сүрәләр исеме башта килгән аятьләр белән аталган. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.) Гокбәгә әлеге ике сүрәне шулай дип укыган. Бу хактагы хәдисләр Мөслим, Тирмизи, Нәсаиларның (Аллаһ аларга рәхимле булсын) җыентыкларында китерелә.
Икенче хәдисләр туплаучы галим Әхмәдтән килгән риваятьтә әлеге сахәбә түбәндәгеләрне сөйли: “Мин Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) яныннан сукмактан атлап бара идем. Ул миңа: “Гокбә, син атланып барырга теләмисеңме?”—дип эндәште. Мин исә, баш тартсам, Аллаһ илчесенә буйсынмау булыр дип, атланырга ризалык бирдем. Аллаһ илчесе кырыннан атлап бардым. Берникадәр вакыттан соң ул утырды, ә мин яңадан төштем.
Шул чакта ул миңа болай дип эндәште: “Гокбә, сиңа кешеләр укый торган сүрәләрнең иң яхшыларын өйрәтимме?” Мин аңа: “Әлбәттә, әй Аллаһның Рәсүле!” — дидем. Ул миңа: “Әйт, “Мин сыенамын таңның Раббысына...” һәм “Әйт, мин сыенамын кешеләрнең Раббысына...”—дип укыды. Аннары бергәләп намазга бастык. Намазда да ул әлеге сүрәләрне укыды. Соңыннан минем янымнан узганда: “Ни уйлыйсың, йә Гокбә? Бу ике сүрәне йоклар алдыннан һәм уянганнан соң укы”,—диде. Имам Әхмәдтән тыш, бу хәдисне Әбү Давыт һәм Нәсави да китерде.
Мөэминнәрнең анасы, пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә (радыйаллааһу гәнһә) бу сүрәләр хакында берничә тапкыр әйтеп калдырды. “Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) кулларын өреп бу сүрәләрне укый һәм ике учы белән башын, битен, аннары тәненең алгы ягын кулы җиткән кадәр сыпыра иде”. Имам Мәликтән килгән хәдистә Гайшә (р.г.) түбәндәгеләрне сөйләде: “Аллаһның илчесе берәр төрле хәлсезлек тойса, яисә авырып киткәнен сизсә, “Мугавизәтәйн” сүрәләрен укый һәм үзен сыпыра иде. Ә инде бик каты авырган чагында мин аңа үзем шул сүрәләрне укып, аның үз куллары белән тәнен сыпыра идем. (Бохари, Әбү Давыт һәм Нәсаи да бу хактагы хәдисне китерделәр).
Иңү сәбәбе
“Фәләкъ” сүрәсенең дүртенче аятендә: “Төеннәргә өрүче хатыннарның зарарыннан” —дигән сүзләр бар. Биредә төеннәр ясап шуларга өреп, сихер ясаучылар хакында сүз бара. Бу аятьләр иңгәнчегә кадәр Аллаһның илчесе (с.г.с.) шундый сихердән бик каты авырган. Моның сәбәбе: Ләбид бин Әгсам дигән явыз бәндә аңа сихер ясаган була. Моның өчен ул пәйгамбәребез (с.г.с.) янына барып йөргән малайдан аның чәч тарагын урлатып үзенә китерткән. Ярты ел чамасы каты авырганнан соң Аллаһ илчесенә (с.г.с.) “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре иңдерелә. Аларны укыганнан соң пәйгамбәребез сихәтләнә.
Бу юлларны укыган кайбер кешеләр: “Аллаһның шундый бөек илчесе дә сихергә тарыганмыни?”—дип әйтүе мөмкин. Аллаһу Тәгаләнең иң сөекле һәм иң югары дәрәҗәдәге коллары — пәйгамбәрләр җирдә яшәгәндә адәм балалары үтә торган иң зур сынауларны кичерде. Алар да кеше булып яшәде, авырды, кайгырды, бәла-казаларга дучар булды. Бу хакта пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи вә сәлләм болай дип әйтте: “Пәйгамбәрләр кешеләргә бирелгән сынауларның иң зурысын үтте...”, “Минем тәнем сезнекенә караганда ике тапкыр ныграк авырта...”
“Фәләкъ” сүрәсендәге кебек үк “Нәс” сүрәсе дә “Әйт, мин сыенамын”дигән сүзләр белән башлана. Биредә Аллаһу Тәгаләнең “Кешеләрнең Раббысы”, “Кешеләрнең патшасы”, “Кешеләрнең иләһе” исем-дәрәҗәләре китерелә. Үзенә шундый исемнәр белән мөрәҗәгать итәргә кушканнан соң Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә: “Вәсвәсә салучы Ханнәснең зарарыннан” дигән аятьне китерә. Хәдисләрдә килүенчә, һәр адәм баласына Раббыбыз тарафыннан бер шайтан һәм фәрештә беркетелә. Аларның тәүгесе кешене явыз эшләргә өндәп, вәсвәсә салып, уйларын начар якка үзгәртү белән мәшгуль булса, фәрештә исә яхшылык кылырга ниятләгән бәндәгә җиңеллек китерә. Сахих Хәдистә килгән бер риваятьтә Аллаһның рәсүле (с.г.с.) болай дип әйтә: “Сезнең арагызда үзенә җеннәрдән булган шайтан беркетелмәгән кеше юк”. Шунда сахәбәләр гаҗәпләнеп болай диләр: “Сиңадамы, йә Аллаһның илчесе?” “Әйе, миңа да. Әмма Аллаһ миңа аны җиңәргә ярдәм бирде. Ул Исламны кабул итте,— дип җаваплый. —Ул миңа бары тик изгелек кылырга куша”.
Аллаһны зикер иткән — шайтаннан котылган
Әнәс бин Мәликтән (р.г) килгән хәдистә Аллаһның илчесе болай дип белдерә: “Шайтан кешенең күңеленә вәсвәсә сала, әгәр инде ул кеше Аллаһны исенә төшерсә, шайтан китә, әмма Аллаһны онытса, шунда ук янына килеп, аның йөрәген яулап ала һәм аңа авызлык кидерә. Хакыйкатьтә бу — вәсвәсә салучы Ханнәс”.
Әлеге хәдис адәм балаларына Аллаһы Тәгаләне искә төшерүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлата. Әгәр кеше һәрбер эшен “Бисмилләһ” белән башласа, иртәле-кичле тиешле зикер-тәсбихләрен укыса, намазларын вакытында үтәп барса, шайтан ул кешедән ераклаша, көчсезләнә. Әгәр инде уй-фикере, гамәлләре белән адәм баласы Аллаһтан ераклашса, хәрәм ризык ашаса, сәгатьләр буе буш нәрсәләр белән мавыкса, шайтан бу кешене йөгәнләп ала һәм үзе теләгән якка бора. Гөнаһ арты гөнаһка чумдырып, җәһәннәм юлына алып чыга. Барлык шушы гөнаһларга тәүбә итеп Аллаһка юнәлгәннәр, теле һәм күңеле белән аны даими истә тотканнар, бу тозактан котыла, хак юлга юнәлә.
Саклану һәм дәвалану өчен иңдерелгән “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре һәр мөселман өчен юлдаш булырга, даими укылырга һәм Аллаһка сыенып, ярдәм табу коралы булырга тиеш. Аларны юлдаш итеп, Раббыбызга сыенып, авыруларыбызга шифа табыйк, даими Аллаһның яклавында һәм саклавында булыйк.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.