Динебез – Ислам
20 декабрь 2021, 07:26

Кайчан һәм ничек укырга?

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи вә сәлләм “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен намазның ахырында “Аятел Көрси”гә кушып укыган.

Кайчан һәм ничек укырга?Кайчан һәм ничек укырга?
Кайчан һәм ничек укырга?

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи вә сәлләм “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен намазның ахырында “Аятел Көрси”гә кушып укыган. Иртәнге һәм ахшам намазларыннан соң өч сүрәне өчәр тапкыр кабатлаган.

         Йокларга ятар алдыннан “Аятел Көрси” аерым укыла. Бу аятьне укыган кешегә Аллаһу Тәгалә саклау өчен бер фәрештә беркетә һәм ул әлеге бәндәне иртәнгә кадәр шайтаннан саклый. Моннан тыш, кулларга өргәннән соң берәр мәртәбә “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, бөтен тән сыпырыла. Бу өч тапкыр кабатлана.

Ислам галимнәре фикеренчә, авырулардан дәвалану өчен “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре түбәндәге рәвештә файдаланыла. Һәр фарыз намазның ахырында, зикер-тәсбихләрне әйткәннән соң, башта кулларга өрелә. Аннары берәр тапкыр бу сүрәләр укылып, бөтен тән сыпырыла. Бу җиде тапкыр кабатлана. Моны шифа тапканга кадәр эшләргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас