Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
9 декабрь 2021, 14:30

Саклаучы һәм дәвалаучы сүрәләр

Бүген иң зур проблемабыз – халкыбызга дини гыйлем җитмәү. Шуның аркасында күпләр зур гөнаһка бата, төзәтә алмаслык хаталар ясый. Шул наданлык сазлыгыннан чыгу, Аллаһу Тәгалә кушканча яшәү, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешү өчен бергәләп тырышсак иде. Һәр белемле мөселман үзе белгәннәрне башкаларга җиткерергә, динебезнең төп нигезләрен аңлатырга бурычлы.

youtube.com Саклаучы һәм дәвалаучы сүрәләр
Саклаучы һәм дәвалаучы сүрәләрФото:  youtube.com

 

"Фәләкъ" сүрәсе

Сүзмә-сүз укылышы

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиииим.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиииим.

  1. Куль-әгуузү бираббиль-фәләк(о).
  2. Миннншәрри мәә халәк(о).
  3. Вә миннншәрри гаасикыйн изәә вәкаб(е).
  4. Вә миннншәрринннәффәәсәәти филь-гукад(е).
  5. Вә миннншәрри хәәсидин изәә хәсәд(е).

"Нәс" сүрәсе

Сүзмә-сүз укылышы

Бисмилләәһиррахмәәниррахиииим.

  1. Куль әгуузү бираббинннәәәәс.
  2. Мәликинннәәәәс.
  3. Иләәһинннәәәәс.
  4. Миннншәррильвәсвәәсильханнәәәәс.
  5. Әлләзии йүвәсвисү фии судууриннәәәәс.
  6. Минәлҗинннәти вәнннәәәәс.

 

Фәләкъ сүрәсенең сүзмә-сүз һәм мәгънәви тәрҗемәсе.

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиииим.

Әгүүзү – сыенамын; Билләәһи  - Аллаһуга; мин-әшшәйтаани  - шайтаннан; әрраҗиииим – таш атып куылган.

Таш атып җәннәттән куылган шайтанның бөтен зыян-зарарыннан Аллаһуга сыенамын, Аның сагы һәм яклавы астына керәмен. Коръән укый башлаганда, дога кылганда, гомумән, һәр әһәмиятле эшне башлар алдыннан бу сүзләрне әйтсәк, шайтан көчсезләнә, зарары тими.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиииим.

Би – белән; исми – исеме; Илләәһ – Аллаһ исеме и хәрефе белән кушыла. Бисмилләәһ дигән сүз белән бөтен олы-кече эшләребезне башлыйбыз, ризыкны шулай дип кабабыз, тәһарәтне шулай башлыйбыз. Ятсак та, торсак та, машинага утырсак та, һәр хәрәкәттә шулай эшләсәк, эшебезнең бәрәкәте, хәерле дәвамы булачак. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм: “Бисмилләәһсез башланган эш өзек, сынык, аның дәвамы юк”, - диде.

Әррахмәән – бу дөньяда һәркемгә чиксез Мәрхәмәтле, Шәфкатьле.

Әррахиим – ахирәттә бары тик мөселманнарга гына Мәрхәмәтле булган, аларны чиксез рәхмәте белән җәннәткә кертүче Аллаһның исеме.

  1. Куль – әйт; әгүүзү – мин сыенамын; би Рабби – Раббысына; әль-фәләкый – таңның.
  2. Мин шәрри – зыяныннан; мәә – нәрсәләрне; халәка – Ул яралтты, юктан бар кылды.

Бу ике аятьтә Бөек Раббыбыз сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмгә “Әйт син, (Мөхәммәд) мин ошбу таңны Яралтучы Раббыма Ул юктан бар кылган бөтен нәрсәләрнең зыян-зарарыннан сыенамын” дип мөрәҗәгать итә.

  1. Вә мин шәрри – зыяныннан; гаасикыйн – караңгылыкның; изәә – кайчан; вәкабә – ул каплап ала.

Бу аятьтә Раббыбыз караңгылык каплап алганнан соң булган зыян-зарардан Үзенә сыенырга әмер итә. Чөнки кояш баеп караңгы төшү белән бөтен шайтаннар адәм балаларына зарар китерү, аларны аздыру өчен бәйдән ычкынган эт шикелле тирә-якка  тарала, бөтен дөньяны каплап ала. Зур җинаятьләр, фәхеш эшләр күбесенчә төнлә эшләнә. Мөселман илләрендә кояш баегач балаларны урамга чыгармыйлар. Менә шул караңгыда эшләнгән зыян-зарарлардан Аллаһуга сыену тиешле.

  1. Вә мин шәрри – һәм зыяныннан; әннәффәәсәәти – өреп-төкерүче хатыннарның; филь-гукади – төеннәргә.

Бу аятьтә Бөек Раббыбыз төеннәргә өреп-төкереп сихер ясаучы хатыннарның сихереннән, бозымыннан, зыяныннан Үзенә сыенырга әмер итә.

  1. Вә мин шәрри – һәм зыян-зарарыннан; хәәсидин – көнләшүченең; изәә – кайчан; хәсәдә – ул көнләшә.

Соңгы аятьтә Аллаһу Тәгалә көнләшә торган кешенең көнләшкән чагында ясаган зыяныннан Үзенә сыенырга, Үзенең сагы астына керергә куша. Чөнки башкаларга Аллаһу Тәгалә биргән нигъмәтне тарсынган, көнләшкән кеше бу кешегә көнләшеп караса, бик зур зыян сала икән. Шундый көчле көнләшүе белән мондый кеше башкаларны яман чиргә сабыштыруы, хәтта үтерүе мөмкин икән.

Мәрхәмәтле, Шәфкатьле Раббыбыз безгә башкаларга зыян китерүчеләрнең бөтен яманлыгыннан, сихерчеләр, көнләшүчеләр зарарыннан Үзенә сыенырга, үзебезне сакларга өйрәтә.

"Нәс" сүрәсе

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе

  1. Куль - әйт; әгуузү – мин сыенамын; би Рабби – Раббысына; ән нәәси – кешеләрнең; инсан – кеше, нәс күплек санда кешеләр дигәнне аңлата.

Әйт, мин сыенамын кешеләрнең Раббысына. Ягъни кешеләрне барлыкка китергән Раббымның сагы һәм яклавы астына керәмен;

  1. Мәлики – Патшасына; әннәәси – кешеләрнең;
  2. Иләәһи – Иләәһенә; әннәәси – кешеләрнең;

Биредә Бөек Раббыбыз Үзен кешеләрнең Патшасы, бөтен барлыкларның Хуҗасы икәнен танып, Үзенә сыенырга өйрәтә. Иләәһ – сүзе, гыйбадәт кылырга лаеклы Зат – Аллаһның  бер исеме. Шуңа да иман китергәндә “Ләә Иләәһә илләллааһ” – Аллаһтан башка гыйбадәт кылына торган Иләәһ юк дип иман китерәбез. Кем нәрсәгә бөтен күңелен биреп, яратып, бөтен вакытын шуңа багышласа, бу нәрсә аңа “иләһ”кә әйләнә. Мәсәлән, берәүләр үзенең баласын, икенчеләр акчаны, өченчеләр сәхнәне иләһкә әйләндерә.

Үзенең кешеләр өчен бердәнбер Раббы, Патша һәм Иләәһ икәнлеген танытып, Үзенә ярдәм сорап юнәлергә өндәгәннән соң, Аллаһу Тәгалә бу сүрәдә нинди зыян китерүчеләр барлыгын искә төшерә.

  1. Мин шәрри – зыяныннан; әль-вәсвәсиль-ханнәәс – вәсвәсә салучы ханнәснең.

Биредә кешеләрнең күңеленә шик, шом һәм вәсвәсә салучы ханнәс исемле шайтанның зыяныннан Аллаһуга сыенырга әмер ителә. Бу шайтан кешенең күңеленә даими һөҗүм ясый. Һәм иман әһеле Аллаһу Тәгаләне искә төшереп, берәр зикер әйтсә, шунда ук ул юкка чыга, читкә китә икән. Күңелгә шом килә башлау белән  “Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиииим” дип әйткәч, кешегә җиңеллек килә, шайтан үзенең көчен югалта.

  1. Әлләзии - ул, шушы; йүвәсвисү – вәсвәсә, шом сала; фии судуури – күкрәкләренә; әннәәси – кешеләрнең;
  2. Минәлҗиннәти - җеннәрдән; вәннәәси – кешеләрдән.

Күңелгән шом салучы шайтаннар кешеләрдән дә, җеннәрдән дә булуы мөмкин. Чөнки кайсыбер кешеләр шайтаннан да көчлерәк вәсвәсә сала, котырта, яман эшләргә этәрә ала. Андыйлар кара уйлары, яман сүзләре белән дә, татлы ялганы белән дә кешеләрне адаштыра, хәлен ала, яхшылыкка киртә була.

Дәвамы киләсе санда.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: