Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
2 декабрь 2021, 11:18

Пәйгамбәребез с.г.с. ни өчен хатын-кызларга күп сәдака бирергә кушкан?

Пәйгамбәребез с.г.с. бәйрәм намазыннан соң хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп: “Әй, хатыннар! Сәдаканы күп таратыгыз, чөнки мин җәһәннәмдә хатыннарның күп булачагын күрдем”, - ди.

islam.ru Пәйгамбәребез с.г.с. ни өчен хатын-кызларга күп сәдака бирергә кушкан?
Пәйгамбәребез с.г.с. ни өчен хатын-кызларга күп сәдака бирергә кушкан?Фото:islam.ru

Әбу Сәид әль-Худри (р.г.) әйтүенчә, Пәйгамбәребез с.г.с. бәйрәм намазыннан соң хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп: “Әй, хатыннар! Сәдаканы күп таратыгыз, чөнки мин җәһәннәмдә хатыннарның күп булачагын күрдем”, - ди.

Хатын-кызлар гаҗәпләнеп: “Ни өчен?!”  - дип сорыйлар.

Пәйгамбәребез с.г.с.: “Хатыннар ирләренә күп ләгънәт укый, рәхмәт әйтә белмиләр”, - дип җаваплый. [Аль-Бухари, Закят: 43, № 1393, 2/531].

Чыганак: Islam Today

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: