Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
1 декабрь 2021, 19:36

Ислам нурын таратучылар

Петербург мәчетенә нигез салучы.

Ислам нурын таратучылар
Ислам нурын таратучылар

Петербург мәчетенә нигез салучы.

 

Моннан 175 ел элек, 1846 елда күренекле татар мәгърифәтчесе, иҗтимагый һәм дин эшлеклесе, Петербург собор мәчетенә нигез салучы, Русиядә беренче татар гәзите – “Нур”ны нәшер иткән мәшһүр татар эшлеклесе Гатаулла Баязитов (29.11.1846 – 21.04.1911) туган.

Гатаулла Баязитов Рязань губернясы, Касыйм районы Төмәнсу авылында имам гаиләсендә дөньяга килгән.

Башлангыч белемне әтисе җитәкләгән мәдрәсәдә алган. “Байморат” мәдрәсәсен тәмамлагач, Казан губернясының “Кышкар” мәдрәсәсендә белемен камилләштерә. 1867 елдан башлап, өч ел дәвамында Чутай авылы мәдрәсәсендә логика һәм философия укыта. 1870 елда имам-хатыйб-җәлил мөдәррис дәрәҗәсенә лаек була.

1871 елад аны Петербургка дәшеп алалар. Ул анда 2 мөселман мәхәлләсен җитәкли.  Бу дин кардәшләребез Габдулла Баязитов яшәгән йортта

(Набережная реки Мойки, дом 22, кв. 28) очраша. Бераздан Габдулла Баязитовны  Император галиҗәнапләренең Конвое һәм Аерым гвардия корпусының кырым-татар эскадронына өлкән ахун итеп тәгаенләнә.

Чит ил эшләре министрлыгының Азия департаменты көнчыгыш телләрен укыту бүлегендә, Петербургның Николай кадет корпусында һәм башка уку йортларында тылмач булып хезмәт итә.

1880 елларда Баязитов татар һәм урыс телләрендә  “Хәфтә” (Атна) гәзитен чыгару теләге белән мөрәҗәгать итә.

Фәкать 1905 елның сентябрендә генә ул рөхсәт алуга ирешә һәм «Нур» гәзитен нәшер итә башлый. Бу Петербургта татар телендә чыккан беренче басма була.

1881 елда Баязитов Петербург властьәренә мәчет төзү теләген белдереп, мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта бөтен Русия буенча мәчет төзүгә акча җыю эше башлана. Бу бөтен ил мөселманнарының моңарчы булмаган иҗтимагый активлыгын таныта.

1906 елда хөкүмәт Баязитовка мәчет төзүгә акча җыю буенча Махсус  комитет төзү һәм бу эш белән җитәкчелек итүгә рөхсәт бирә.

1883-1898 елларда якынча 37 000 сум акча җыела. 1910 елның 3 февралендә мәчеткә нигез салына. Бу вакытта инде Баязитов каты авырса да, тантанада катнаша. Нотык тота.

Гатаулла Баязитов ислам буенча китаплар авторы. «Возражение на речь Эрнеста Ренана: Ислам и наука» дигән китабында ул француз галиме Ренан белән бәхәскә керә. Чөнки галим ислам кануннары буенча рациональ белем алып булмый дигәнне алга сөрә. Баязитов «Отношение  Ислама к науке и иноверцам» китабында, киресенчә, ислам диненең башка дингә табынучыларга карата хөрмәтле, заманча карашта булуын раслый.

 «Ислам и прогресс» дигән  хезмәтендә Баязитов ислам дине белән прогрессның тәңгәл килүен аңлата.

Гатаулла Баязитовның хезмәтләре муенга тагып йөрү өчен Станислав тасмасына беркетелгән “Тырышлык өчен” алтын һәм көмеш медальләре; 3нче дәрәҗә Изге Станислав һәм 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна орденнары; Бохара Әмире ордены һәм Иранның Арыслан һәм кояш орденнары белән бүләкләнә.

1911 елның апрелендә Г. Баязитов вафат була. Аны җирләгәндә иң югары мөселман эшлеклесенә карата булган хөрмәт күрсәтелә. Петербург шәһәре начальнигы приказы буенча, биш минутка шәһәрдә транспорт йөреше туктатылып тора, завод торбалары озак итеп сузып кычкырта.

Габдулла Баязитовны Мөселман зиртында җирлиләр. Совет власте елларында каберне җимерәләр. 2011 елда, вафат булуына 100 тулу уңаеннан, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе җыйган акчаларга Баязитов каберенә шәхеснең кенотафы урнаштырыла.

Бу мәчетне миңа барып күрү бәхете тиде- искиткеч!  Төньяк башкалага барып чыксагыз, сез дә анда бармый калмагыз.

 

 

 

 

 

Ислам нурын таратучылар
Ислам нурын таратучылар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: