Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
30 ноябрь 2021, 09:23

Башта ул татар телен өйрәнде...

Хәзер инде динебезгә күчкән. Кем ул?  

Башта ул татар телен өйрәнде...
Башта ул татар телен өйрәнде...

Хәзер инде динебезгә күчкән. Кем ул?

 

Татар телен теләп өйрәнгән япон егете Юто Хишияма турында язган идек инде. Башта ул татар телен өйрәнде. Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе булып танылды. Юто бик үзенчәлекле егет булып чыкты әле. Кичә ул Токио мәчетендә ислам динен дә кабул иткән.

– Ислам динен кабул иттем. Кичә, татарлар нигез салган Токио мәчетендә, татар түбәтәен киеп, мөселман булдым, – дип язган Юто үзенең инстаграм сәхифәсендә. – Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә, һәм өйләнергә җыенган кызым мөслимә булганга, ислам динен кабул итәргә булдым. Гаиләм минем ислам динен кабул итүемә каршы булмады.

Билгеле булганча, Токио университетында Юто Хишияма, бүген студентларга татар теле укыта. Японнарга татар теле укытуның аерым методикасын булдырган. Бу эшчәнлеге һәм укыту алымнары белән ул күптән түгел “Унбер” лицеенда узган татар теле укытучылары семинарында да видеочыгыш белән дә катнашкан иде.

Башта ул татар телен өйрәнде...
Башта ул татар телен өйрәнде...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: