Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
25 ноябрь 2021, 15:57

Уфадагы Мәрьям Солтанова мәдрәсәсе Әл-Әзһар каршындагы институт дәрәҗәсе алган

Русиядә әлегә мондый статус алган ислам уку йортлары юк иде.

iamabroad.ru Уфадагы Мәрьям Солтанова мәдрәсәсе Әл-Әзһар каршындагы институт дәрәҗәсе алган
Уфадагы Мәрьям Солтанова мәдрәсәсе Әл-Әзһар каршындагы институт дәрәҗәсе алганФото:iamabroad.ru

Русиядә әлегә мондый статус алган ислам уку йортлары юк иде. Мәдрәсәнең дәрәҗәсен күтәрү эшен аның быел вафат булган мөдире Илдар Малахов башлап җибәргән.

Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә-көллият дипломнары Мисырдагы Әл-Әзһар университеты каршындагы Ислам миссияләре институты бирә торган аттестатлар дәрәҗәсендә дип танылды. Уфадагы бу мәдрәсә Русиядә беренче булып шундый статуска ия булды, мондый уку йортлары илдә әлегә башка юк.

Башкортстан мөселманнары Диния назәрәте мондый дәрәҗә алу моңа кадәр мәдрәсәнең мөдире булып торган Илдар Малахов башлаган эш нәтиҗәсе дип искәртә. Нәзарәт рәисенең беренче урынбасары Илдар Малахов 2021 елның гыйнварында яман шештән вафат булды. Ул Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә ачылганнан алып аның җитәкчесе иде.

Әлеге статус Солтанова мәдрәсәсе биргән дипломны Әл-Әзһар университеты каршындагы Ислам миссияләре институтында алган урта белем аттестатына тиң итә. Шуның нигезендә Уфадагы мәдрәсене тәмамлап чыккан шәкертләр дөньякүләм танылган ислам университетының бакалавриатына турыдан-туры керә ала, аның өчен Каһирәдә беренче өч елын уку таләп ителми.

Мәрьям Солтанова исемендәге Уфа ислам көллияте 1997 елда Башкортстан мөселманнары Диния назәрәте тарафыннан гамәлгә куелган. Көллият имамнар һәм вәгазьчеләр әзерли. 1997 елда көллияткә Мостай Кәрим урамындагы элек СПТУ-62 урнашкан бина бирелгән иде.

Мәрьям Солтанова (Акчурина) – җәмәгать эшлеклесе, меценат. Сембердәге танылган татар фабриканты Тимербулат Акчуринның кызы. Уфага мөфти Мөхәммәдъяр Солтановның улы Арслангалигә кияүгә чыгып килә. Мәрьям Солтанова 1907 елда нигез салынган Уфа мөселман хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте рәисе булып торган.

Чыганак: azatliq.org

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: