Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
25 ноябрь 2021, 09:34

Рухлары дога өмет итә

Үзенчәлекле табын.

Рухлары дога өмет итә
Рухлары дога өмет итә

Үзенчәлекле табын.

 

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов якты дөньядан киткән сәнгать әһелләре рухына багышлап Коръән ашы үткәргән. Казан шәһәрнең Мәрҗани мәчетендә узган мәҗлестә Салаватның гаиләсе, дуслары, театр һәм эстрада артистлары катнашкан.

- Татар сәнгате, милләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребезне искә алабыз. Ай саен булмаса да, елга 3-4 тапкыр искә алырга иде аларны. Кызганыч, әлеге исемлек озыная бара, шәп кешеләр белән тулылана. Калганнарыбыз исән-сау булыйк. Алар яшәмәгән гомерне безгә яшәргә, алар эшләп өлгермәгән эшләрне безгә эшләргә насыйп булсын”, - ди Салават Фәтхетдинов.

Мәчет имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән укыганнан соң, килгән кунаклар мәшһүр шәхесләр - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Шамил Закиров һәм башка күренекле сәнгать әһелләрен искә алып, якты хәтирәләре белән уртаклашкан.

Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: “Сәхнәгә Илһам белән Әлфия чыккач, татар җыры дөньясы үзгәрде. Мәскәүдәге концертларын тамашачылар мөкиббән китеп караган иде. Милләт өчен зур күтәрелеш булды ул. Алар милләтне яшәтүдә зур эш башкарды. Салаватны популярлаштыруда театрыбызның җитәкчесе Шамил Закиров та зур роль уйнады. Ул Салаватны бик ярата иде. Чаллыдагы беренче концерты шулкадәр гөрләп узды. Шамил Зиннурович сәхнә артында Салават өчен куанып карап торган иде. Шуннан соң Салават күтәрелеп китте”.

Пәнҗешәмбе көнне әрвахларның рухлары дога өмет итеп кайтыр, ди. Догада булыйк, мөселман кардәшләр.

 

 

 

 

Рухлары дога өмет итә
Рухлары дога өмет итә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: