Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
24 ноябрь 2021, 12:07

Табиб булмаган авылдан качыгыз!

Пәйгамбәребез с.г.с. ни өчен шулай дип әйткән? БРның Октябрьский шәһәре буенча имам - ахун Сибгәтуллин Мәүлемҗан Мәүлет улы укучыларга шул турыда сөйләде.

Табиб булмаган авылдан качыгыз!
Табиб булмаган авылдан качыгыз!

Күптән түгел ОНК укучылары БРның Октябрьский шәһәре буенча имам - ахун Сибгәтуллин Мәүлемҗан Мәүлет улы белән очраштылар. Имам-ахун укучыларга мөрәҗәгать итеп игелек һәм явызлык темасын күтәрде...

Болар - мәңгелек темалар. Тормыш темалары. Заманча җәмгыять аны мәгълүматлаштыру һәм стресслар белән ешрак агрессивлык җәмгыяте буларак характерлый. Мультфильмнар (кызганыч!) боевиклар һәм триллерлар, детективлар, компьютер уеннары – заманча балалар һәм яшүсмерләрне чолгаган барлык нәрсә  агрессия белән туендырылган, һәм иң куркынычы - бу нормага әверелә. Моны балаларга өлкәннәр  өйрәтә. Ә яхшылык? Заманча яшүсмерләр китап уку урынына компьютер уеннары уйнауны өстен күрәләр, театрга барып спектакль карамыйча кагыйдәсез сугышлар карыйлар; маҗаралы фильмнарны  боевиклар кысрыклап чыгарды. Яшьләр үз кумирларына гына баш ия, вакытларын төрле “тусовкаларда” үткәрә. Бу, әлбәттә, аларның сайлау иреге. Алар өчен бары тик мәктәпкә укырга бару гына мәҗбүри булып калды. Мәктәптә төрле милләт, төрле карашлы һәм статуслы балалар очраша. Нәкъ менә мәктәптә генә баланы тәрбияләп була һәм бер-береңне хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләп була. Толерантлыкка укырга, язарга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк, дип саный имам. Милләтара ызгыш чыкмаска тиеш, кешенең байлыгына яисә байсызлыгына карап фикер йөртергә ярамый. Замана үсмерләре арасында, кызганычка каршы, бу бик актуаль проблема.

Бүген барсын да коронавирус белән туган хәл борчый.

  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.: “Табиб булмаган урында яшәмәгез, солтан (закон) булмаган авылдан, шәһәрдән качыгыз, ул авылга кермәгез”, дигән. Шуңа да бүген табиблар белән Роспотребнадзор кушканны үтәргә кирәк, - диде имам-ахун. – Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз.

                                                                 Социаль педагог Л. Байбикова

                                                                 Өлкән тәрбияче А. Проворова

#День_толерантности

 

Читайте нас: