Республикабызда меңнән артык мәчет эшләп килә. Кайчандыр киселгән манаралар тергезелә, яңа изге йортлар төзелә. Шушы көннәрдә Илеш районының Ишкар авылына да – нур, халыкның күңеленә сафлык иңде: “Ихлас” мәчете ачылды.
Биредә авыл халкы, авылдан чыккан кешеләр тырышлыгы белән ике ел вакыт эчендә иман йорты төзелгән. Ишкарлыларның күбесе, аеруча шунда туып-үскәннәр, мөмкинлекләренә карап, уртак эшкә үз өлешен керткән.
Бу эшне үз кулына алып, башыннан азагына кадәр йөргән авыл старостасы Рагин Ярмөхәммәт улы Хәйруллин, Ишкар авылы хакимияте башлыгы Рөстәм Айдар улы Ногманов , “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Хәйдәршин белән очрашып, әңгәмә корып утырдык.
Җиңел булмады... “Нигә кирәк инде ул мәчет?” – дип әйтүчеләр дә булды. Бер каршылыкка да карамый, җиңеп чыктык, Аллаһы Тәгалә үзе биреп торды... Ниятең генә изге, төзек булсын...
Элеккеге колхоздан калган зур тимер савытлар булган. Шуны металлоломга тапшырып, 100 мең сум акча кергән. Котельныйдан калган торбаларны тапшырып тагын 275 мең сум...
Рагин Ярмөхәммәт улы бик күпләргә рәхмәтләрен белдерде.
Авылда динне бүген Ришат хәзрәт җитәкли. Октябрьский мәдрәсәсендә белем ала, киләчәктә ислам университетын тәмамларга ниятли. Җомга намазларына да килүчеләр бар, мосафирлар да керә, ди ул. Мәчеттә көненә биш тапкыр азан әйтелә, намазлар укыла. Балаларны һәм хатын-кызларны җыеп ислам дәресләре оештырырга ниятлиләр.
“Кич җитсә, таяк тоткан әбиләр “җиппәрәләр” генә урам буйлап. Урманда чаңгыда йөриләр”, - дип елмаештылар абыйлар. Авыллар картайса да, әле дәрт сүнмәгән. “Тик ни кызганыч, буш өйләр проблемасы безнең якларны да урап узмады, әти-әниләре якты дөньядан китә тора, өйләр бикләнә тора. Әшмән авылы бөтенләй бетте диярлек, Байрак авылында да гел олылар яши”, - диделәр борчылып.
Мондый авылларның язмышы киләчәктә нинди булыр? Аларны нәрсә көтә? Гомумән, авылның киләчәге бармы? Менә шушы сораулар борчыды мине Ишкарда. Авылларга чыккан саен, мин аларны күзәтәм. Ул беркайчан да элекке кебек шаулап-гөрләп тормас инде. Күмәк хуҗалыкларның таркалуы, мәктәпләр ябылу, яшьләрнең шәһәрдә туплануы авылны кешесез калдырды. Шул ук вакытта элек шәһәргә китүчеләрнең кайберләре пенсиягә чыккач авылга кайтып төпләнә, аларның балалары җәй көне кайтып йөрү өчен булса да йорт төзи. Димәк, буыннар чылбыры дәвам итәр әле дигән өмет чаткысы бар. Мәчет-мәхәллә мәсьәләсе дә авылны, аның рухын, йолаларын саклауда үз ролен уйнарга тиеш. Мәчет тә авыл проблемаларыннан читтә калмасын, садака акчалары да изге эшкә – бабайлар мирасы булган авылыбызны саклауга, аның мәдәни кыйммәтләрен саклауга, шәкертләр укытуга тотылсын иде. Хөрмәтле муллаларыбызга алмаш кирәк, югыйсә яшь буын урысча сөйләшүгә күчеп, телебезне югалта барган кебек, динебезне дә югалтырбыз.
Эльвира Әсәдуллина. Автор фотосурәтләре.