Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
24 ноябрь 2021, 12:18

Агачтан үрелгән кәрзин

Аллаһы Тәгалә Көръәндә әйтә: "Кешеләргә Көръәндәге кыйссаларны сөйләп тор, бәлки алар уйланырлар". (әл-Әгрәф сүрәһе, 176-сы аят). Иртәгесенә картәтисе оныгын чакырып, агач сыбыкларыннан үрелгән пычрак, тузанга батып беткән кәрзинне кулына тотып: – Улым, шушы кәрзин белән чишмәдән су алып кайт әле, - ди.

balticbasket.com Агачтан үрелгән кәрзин
Агачтан үрелгән кәрзинФото:balticbasket.com

 

(Тормыш хәле)

Бер малай каникул мәлендә картәтисенә авылға кайта. Картәтисен һәрвакыт Көръән укып, намаз кылып утырган хәлдә күрә икән. Һәм оныгын да шул гамәлгә өйрәтергә тырыша. Бер вакыт малай картәтисеннән:

- Син һәр вакыт Көръән укыйсың, нәрсә укыганыңны аңлыйсыңмы соң? Син бит гарәп телен белмисең? - дип сораған. Картәтисе оныгын сөйеп :

- Эй, улым! Иртәгә мин сиңа барсын да аңлататырмын, - дигән.

Иртәгесенә картәтисе оныгын чакырып, агач сыбыкларыннан үрелгән пычрак, тузанга батып беткән кәрзинне кулына тотып:

– Улым, шушы кәрзин белән чишмәдән су алып кайт әле, - ди.  

Малай кәрзинне алып чишмәгә китә. Кәрзингә су тутыра, берничә адым читкә атлап та өлгерми, су агып бетә. Тагын берничә тапкыр тутырып карый, тагы шул ук хәл. Картәтисенә хәлне аңлата.

  • Син кәрзингә су тутыргач тиз генә кайтып кара. Бәлки, түгелмәс, - ди.

Оныгы яңадан чаба-чаба чишмәгә китә. Ләкин бу кәрзин белән су алып кайтып булмаганны аңлап яңадан картәтисе янына килә.

  • Син кәрзиндә берәр үзгәреш сизәсеңме? – ди картәтисе.
  • Әйе, күрәм. Син миңа аны биргәндә ул пычрак иде. Хәзер ул чистарды.
  • Улым, кичәге соравыңа җавап таптыңмы? Гөнаһлар белән пычранып беткән кешенең күңеле шушы кәрзин кебек. Ә Көрьән укып зикер кылу – чишмәдәге су кебек. Аңламыйча укысаң да, кешенең күңелендәге пычракны юып төшерә, - дип аңлата.

Нәтиҗә.

Аллаһы Тәгалә Көрьәндә әйтә :

"Олылыгым белән әйтәм, Көрьән уҡучы иманлы бәндәләремнең тәннәренә, җаннарына шифа кертәм"

 Исра сүрәсе, 82-че аят.

Көрьән уҡучы кеше Аллаһ белән сөйләшкән кебек була. Бу дөньяда ук Алла   белән сөйләшергә теләсәк, әйдәгез күбрәк Көрьән укыйк, белмәгәннәребез укырга өйрәник. Күңелләребезне, йөрәкләребезне иман нуры белән нурландырыйк. Аллаһ һәммәбезгә дә насыйп итсен.

Әмин.

Фатыйма Фаткуллина әзерләде.

Читайте нас: