Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
23 ноябрь 2021, 11:39

Тимәсен тик күзләрең...

Хөрмәтле редакция! Мин “Өмет” гәзитен яратып укыйм. “Динебез Ислам” битендә басылганнарны җыеп барам, якыннарыма укытам. Соңгы вакытта күз тию дигән нәрсә бик таралды. Хәтта каты күздән үлүчеләр дә бар, диләр. Шул хакта аңлатып язсагыз иде. Фәнидә Хәкимова, Уфа шәһәре. Сорауга Хәйдәр хәзрәт җавап бирә.

pediatrinfo.ru Тимәсен тик күзләрең...
Тимәсен тик күзләрең...Фото:pediatrinfo.ru

 

Күз тию каян килә?

Элек-электән халкыбызда күз тиюдән, зәхмәттән, сихердән, гомумән, бөтен чирләрдән дәвалаучылар булган. Алар хакында күп төрле гаҗәеп хәбәрләр йөргән, халык аларга аеруча ихтирам белән караган. Күптән түгел шундыйларның берсе – Хәйдәр хәзрәт белән бүгенге авырулар, аларның кайдан килеп чыгуы, алардан саклану ысуллары хакында әңгәмә кордык.

  • Хәзрәт, бүген кешегә кагылган күз тию, сихер, зәхмәт турында торган саен күбрәк сүз кузгалтыла. Гади күзгә күренмәгән бу авыруларның берничәсенә аерым тукталыйк әле. Мәсәлән, күз тию каян килә?
  • Күз тию – кешелек дөньясына иң күп бәла китерүче афәт дип санала. Заман ахырында бу чирдән үлүчеләр күпчелекне тәшкил итәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең “Күз тию дөяне – казанга, кешене кабергә кертер” дигән хәдисе бар. Кайбер галимнәр яман шешләрнең дә күпчелек шул бәла сәбәпле барлыкка килүен раслый.
  • Күз тию нәрсәдән башлана соң?
  • Кешегәме, яисә җан иясенәме артык сокланып караганда шайтан да бу эшкә катыша, моны икенче төрле начар энергия катыша дип әйтәләр. Шуңа да элек-электән сабый балага “Сүбхәәнәллааһ. Мәә шәә Әллааһ!” дип караганнар, күз тидерүдән курыканнар. Ә инде тисә, шунда ук дәвалау чарасын күргәннәр, Коръән аятьләре белән өшкергәннәр.
  • Монда кайсы сүрәләрне укырга соң?
  • Дәвалау өчен дә, саклану өчен дә “Аятел Көрси”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре бик тә яхшы. “Каләм” сүрәсенең соңгы ике аяте дә шулай ук күз тиюдән дәвалау өчен туры килә.
  • Бу сүрәләрне авыруга ничек укырга?
  • Авыруны яткырып шул сүрәләрне укырга мөмкин. Суга укып, ул суны бөтен тәнгә сөртергә дә, эчәргә дә була.
  • Кайберәүләр күз тидерүченең киемен кисеп алып, шуның белән төтәсли дә бугай...
  • Бу шәригатькә туры килми. Пәйгамбәребез с.г.с. күз тидерүче кешегә тәһарәт алырга һәм шул су белән күз тигән кешене коендырырга кушты. Менә моны курыкмыйча кулланырга була. Кайсы гына очракта да шифаны Аллаһу Тәгаләдән сорарга, Ул гына бөтен авырудан терелткәненә инанырга кирәк. Коръән аятьләре дә, дару да, башка ысуллар да авырудан котылу өчен сәбәп була. Ә менә терелтүче – Аллаһу Тәгалә, һәр чирнең кайсы вакытта китүен ул гына тәгаенли.
  • Күз тиюдән ничек сакланырга соң?
  • Халкыбызның күпчелеге дини яктан надан бит. Карап торсаң, адәм баласының үз-үзенә зыян салганына исең китәрлек. Әйтик, социаль челтәрләр ярым шәрә хатын-кыз сүрәтләре белән тулган. Бер ир кеше шуңа сокланып караса, менә сиңа күз тия! Ә бит аны күпме кеше карый! Ирләр сокланып, ә икенче ямьсезрәк хатын-кызлар көнләшеп караса, яман чирнең башланганын көт тә тор.
  • Бу бик куркыныч бит, хәзрәт. Моны укыгач, күпләрнең исе китәр, мөгаен.
  • Ә сез ничек уйлыйсыз?! Урамнар ярым-шәрә хатын-кызлар белән тулды, ирләргә күтәрелеп тә карарга урын калмады. Бу хатын-кызлар үзләрен гөнаһка батыра, чиргә сабыштыра, ирләрнең ирлек гайрәтен юкка чыгара. Аннары шул ук хатын-кызлар ирләреннән зарлана, сөяркә эзли башлый. Бөтен илебез белән тәүбәгә килергә вакыт җитте инде безгә. Коронавирус юктан гына килеп чыкмады. Аллаһу Тәгалә безне кисәтә, тәүбә кылырга, хак юлга басарга өнди, уйланырга мәҗбүр итә.
  • Социаль челтәрләрдә сабый балалар белән мактану да күбәйде...
  • Гаҗәп инде адәм баласы. Анасының карыныннан яңа чыккан баланы бөтен галәмгә күрсәтә. Моның белән балага нинди зур зыян килә, ул хакта уйлап та карамый. Элек бит яңа туган сабыйны кырык көнгә чаклы кешегә күрсәтмәскә тырышканнар.
  • Инде бераз сихер турында әйтеп үтсәгез иде.
  • Сихер турында бераз гына әйтеп булмастыр. Бу үзе олы бер мәсьәлә, аңа аерым бер битне багышларга, саклану чараларын өйрәтергә кирәк. Бүген сихер шулкадәр таралды ки, аннан котылу өчен бик күп еллар кирәк булыр, ахры...
  • Сихер таралуның төп сәбәбе нидә?
  • Имансызлыкта, әлбәттә. Аллаһу Тәгаләгә, ахирәт көненә инанмаган кешеләр шулкадәр чиктән уздылар ки, сихер эшләүне күрше авылга барып кайту кебек җиңел эш итеп күрәләр.
  • Мөселман кеше сихер ясый алмый инде. Бу эшкә имансыз кешеләр генә тотынырга мөмкин.
  • Шунысы гаҗәеп тә шул. Үзен мөселман дип санаганнар да бу эштән тайчанмый, монда. Әлбәттә, хатын-кызлар уздыра.
  • Коръәндәге “Фәләкъ” сүрәсендә дә “төеннәргә өрүче хатын-кызлар” диелгән бит...
  • Сихер эшләүче иманын саткан булып чыга, җәннәткә дә керә алмый бит инде... Сихер эшләүче иманнан чыгып китә. Бер шул юлга баскан кеше үзен шайтанга сата. Бер тапкыр шайтан идарәсе астына кергәч, ул аннан тиз генә котыла алмый инде. Шайтаннар аны даими котыртып, җәфалап торачак, әгәр тагын сихер эшләмәсә, аны җәзалый башлаячак.
  • Бу хәлгә төшмәс өчен ни эшләргә соң?
  • Бөтен гөнаһларга тәүбә кылып намазга басарга, Коръәнне өйрәнергә, Коръән укып, зикерләр әйтеп, бөтен күз тию, сихер кебек нәрсәләрдән сакланырга, Аллаһның сагы астына керергә. Аллаһ Үзенә сыенганнарны ярдәменнән ташламый.
  • Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

   Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: