Татарстанда республика Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланган: барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелган. Иң күп сәдакәне Балык Бистәсе районында - 75 т, Балтач районында - 43,5 т һәм Чирмешән районында 40 т җыйганнар.
Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1109,5 тонна, 2020 елда 1000 т гошер сәдакасы җыеп таратылган булган.
Чыганак: tnv.ru