Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
2 ноябрь 2021, 13:56

“Яулыгыңны сал”...

Беренче курста укыганда бер укытучы , аның яулыгына бәйләнгән. “Нигә карт әбиләр кебек яулык ябындың, башың пеләшме әллә?” – дип мыскыллаган.

ruteauto.ru “Яулыгыңны сал”...
“Яулыгыңны сал”...Фото:ruteauto.ru

Ислам дине кануннарын үти башлаган күп кенә мөслимәләр мондый сүзләрне ишетми калмыйдыр. Җитмеш ел торгынлыктан соң дин юллары ачылгач, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә омтылучылар күп кенә каршылыкка очрады. Инде хәлләребез җиңеләйде, яулыклы хатын-кызларыбыз көннән-көн арта. Хәзер инде андыйларга моннан утыз ел элекке кебек, чит планетадан килгән кешегә карагандай сәерсенмиләр.  Әмма дини гыйлеме булмаган, яулык бөркәнү, кул һәм аяк йөзеннән кала бөтен тәнне каплап йөрү Раббыбызның әмере икәнлеген аңламаганнар һаман да очрап тора икән.

Үткән атнада миңа шул мәсьәләгә багышланган ике очракны сөйләделәр. Күрше өлкәдә медицина колледжында укыган кыз кияүгә чыгып, республикадагы бер колледжга укуын дәвам итәргә күчә. Колледжга барган көнне моны директор үзенең кабинетына чакыртып ала да: “Яулыгыңны сал, бездә алай йөрмиләр, бу бит дини уку йорты түгел”, - дип бәйләнә.

Яшь килен елый-елый өенә кайта, иренә һәм каенанасына хәлне сөйләп бирә. Күп еллар дини кануннарны үтәгән, җитәкче урыннарда эшләгән каенанасы аны юата: “Кайгырма, Аллаһу Тәгалә ярдәмен бирер, барысы да рәтләнер”, - ди. Үзе әкрен генә бу колледжның тәрбия эшләре буенча урынбасарына шалтырата. Хәлне аңлатып бирә. “Сез бит Конституцияне бозасыз, безнең илдә дини кануннарны үтәргә һәркемнең тулы хокукы бар”, - дип аңлата. Мәсьәләне зурга сузмыйча хәл итүне сорый. Урынбасар директорга бу хакта кереп сөйләгәч, колледж директоры студентны чакыртып гафу үтенә.

Икенче очрак Уфа янындагы поселокларның берсендә була. Мәктәпкә яулык ябынып килгән чит тел укытучысына уку-укыту эшләре буенча урынбасар бәйләнә. “Бу бит светский мәктәп, ни эшләп сез яулык ябынып килдегез”, - ди. Ике арада конфликт башлана...

Бөек Раббыбыз хатын-кызларга Коръән Кәримнең “Нур” сүрәсендә 31 нче аятьтә югарыда әйтелгәнчә гаурәт урыннарын каплап йөрергә әмер итте. Шул әмерне үтәүдән тыйган, яулыкны салдырып, гөнаһка этәргән, гөнаһ кылырга сәбәпче булган кешеләргә кисәтү рәвешендә түбәндәге гыйбрәтле хәлне бәян итәсе килә.

Моннан егерме еллар элек, кызлар өчен җәйге лагерь оештырган идек. Анда Стәрлетамак шәһәреннән бер студент кыз безгә ярдәмгә килде. Саф күңелле, тәкъва кыз институтта өченче курста укый иде. Беренче курста укыганда бер укытучы, нәкъ югарыдагы хәлләрдәге кебек аның яулыгына бәйләнгән. “Нигә карт әбиләр кебек яулык ябындың, башың пеләшме әллә?” – дип мыскыллаган. Кыз, әлбәттә, үзенекендә нык торган, гаиләдә әнисе һәм абыйсы аны юаткан, дин юлында каршылыклар булуын, түзәргә кирәклеген аңлаткан.  Гәзит укучыларга шуны да әйтәсем килә, бу кызыбыз бик иманлы егеткә кияүгә чыкты, хәзер биш бала үстерәләр, икәүләп динне үстерү юлында җиң сызганып эшлиләр, мәә шәә Аллааһ!

Әмма бүгенге яулык мәсьәләсендә аны искә алуым тиккә түгел: бу мөслимә кызыбызны “башың пеләшме мәллә?” – дип мыскыллаган укытучы бер елдан яманшеш белән авырый, химия терапиясе ала. Һәм чәчләре коелганнан соң яулык бәйләргә мәҗбүр була...

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

  

 

 

Читайте нас: