Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
2 ноябрь 2021, 14:08

Тәүбә ишекләре ябык түгел

Бервакыт Хәсән әл-Бәсри янына бик өлкән яшьтәге бер карт килә дә: - Мин тәүбә итү һәм туры юлга кире кайту нияте белән килдем. Миңа шушы туры юлны күрсәтсәң иде! – дип әйтә.

islam-love.ru Тәүбә ишекләре ябык түгел
Тәүбә ишекләре ябык түгелФото:  islam-love.ru

Бервакыт Хәсән әл-Бәсри янына бик өлкән яшьтәге бер карт килә дә: - Мин тәүбә итү һәм туры юлга кире кайту нияте белән килдем. Миңа шушы туры юлны күрсәтсәң иде! – дип әйтә. Бу кешегә инде 90 яшь булуын белгәч, Хәсән әл-Бәсри аңа: - Бабай, син соңга калучыга охшагансың... – дип җавап бирә. Бабай исә аңа болай ди: - Кояш көнбатыш ягыннан әле чыкмаган һәм тәүбә ишекләре әле ябылмаган. Мин синең янга ӨМЕТ белән килдем. Әллә мин ялгыштыммы, һәм инде бернигә дә өметләнә алмыйм? Бу сүзләрне ишетүгә остаз бик каушый һәм дулкынланып әйтә: - Юк, юк! Син хаклы һәм өметеңне югалтмау бик дөрес. Дөрестән дә, Кыямәт көне килеп җитүен раслый торган галәмәт, ягъни кояшның көнбатыштан чыгуы, әле күренмәде, шулай булгач, тәүбә ишекләре дә әле ябылмаган. Зинһар, гөнаһларыбызның ярлыкавын бергәләп сорыйк! Бәлки синең җуелмаган өметеңә хөрмәт йөзеннән минем тәүбәм дә кабул ителәчәк... Әлеге кыйссадан без шундый нәтиҗә ясый алабыз: кеше нинди яшьтә булуына карамастан, гөнаһлары гафу ителәчәгенә өметне югалтмыйча, мөмкин кадәр тизрәк тәүбә итәргә һәм гөнаһлары кичерелүен сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Без әлегә бу дөньяда яшәүчеләр икән, димәк, безнең тәүбәгә килеп Җәһәннәм утыннан котылырга мөмкинлек әле бар. Чөнки кояш көнбатыштан чыкмаган һәм тәүбә ишекләре әле ябылмаган...                                                Ришат Курамшин.

Читайте нас: