Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
2 ноябрь 2021, 13:51

Карикатурачы һәлакәте

Мөселманга кеше кайгысына сөенү хас нәрсә түгел. Әмма дөньядагы ике миллиардка якын мөселманны мыскыллаган, Бөек Раббыбызның иң сөекле Пәйгамбәрен (с.г.с.) түбәнсеткән бәндәнең үлеме һәр имансызга, һәр дингә карышучы кешегә җитди кисәтү булып яңгырый.

news-kz.pushbland.com Карикатурачы һәлакәте
Карикатурачы һәлакәтеФото:news-kz.pushbland.com

Дөнья мөселманнары сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең туган көнен билгеләргә җыенганда бөтен галәмгә шундый хәбәр таралды: “Швециядә Аллаһ Илчесен мыскыллаган карикатура ясаган рәссам Ларс Вилкс автомобиль һәлакәтендә һәлак булды”.

Мөселманга кеше кайгысына сөенү хас нәрсә түгел. Әмма дөньядагы ике миллиардка якын мөселманны мыскыллаган, Бөек Раббыбызның иң сөекле Пәйгамбәрен (с.г.с.) түбәнсеткән бәндәнең үлеме һәр имансызга, һәр дингә карышучы кешегә җитди кисәтү булып яңгырый.

Берничә ел элек сөекле Пәйгамбәребезгә карикатура ясаган бу бәндәгә мөселман дөньясы үзенең нәфрәтен белдерде. Әмма имансызлар, көнбатыш либераллары аның бу эшен хуплады.  “Сүз иреге”, “Фикер иреге” дигән булып, аны яклап чыкты. Хөкүмәттән аны һөҗүм итүчеләрдән саклау өчен ике тән сакчысы тәгаенләнде.

Әмма Аллаһы Тәгалә бу адәм актыгына бик тә гыйбрәтле, һәркемгә дәрес алырлык үлем әзерләгән булып чыкты. Һәм бу хәл дә нәкъ менә Пәйгамбәребез (с.г.с.) туган көн алдыннан булды. Ике сакчысы белән утырган рәссамның җиңел машинасына юлда барганда йөк машинасы барып бәрелә. Шул минутта җиңел машинага ут каба һәм адәм актыгы сакчылары белән күз ачып йомган арада дөрләп янып бетә. Йөк машинасын йөртүче исән кала.

Үзенең юлларының яхшылыгы белән дан тоткан Швециядә машиналар бәрелешү  бик сирәк күренеш. Ә инде бәрелгән машинаның күз алдында бик тиз янып бетүе бу якларда бөтенләй күрелмәгән хәл.

Аллаһы Тәгалә Үзенең иң кадерле, иң бөек Рәсүлен (с.г.с.) мыскыллаган рәсем ясаучыны бөтен галәмгә рисвай итте. Бөтен кешелек дөнясына кисәтү ясады.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: