Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
2 ноябрь 2021, 14:01

“93 ел суладым”...

Күптән түгел Андрей Малахов телевидениедә тапшыру вакытында түбәндәге хәлне бәян итте. 93 яшьлек картның әйткән сүзләре бөтен табибларны еларга мәҗбүр иткән.

liveinternet.ru
Фото:  liveinternet.ru

Күптән түгел Андрей Малахов телевидениедә тапшыру вакытында түбәндәге хәлне бәян итте.

“Яңарак миңа 93 яшьлек италияле хакында шундый гыйбрәтле хәбәр сөйләделәр. Бу кеше коронавирус белән авырый һәм бик озак ясалма сулыш алдыру аппараты астында ята. Савыгып беткәч, табиблар аңа аппаратны бер көн файдаланган өчен түләргә исәп кәгазе китерәләр. Шунда карт ир елый башлый. “Акча өчен еламагыз инде, терелдегез бит”, - дип табиб аны юатырга керешә. Моңа җавап итеп 93 яшьлек картның әйткән сүзләре бөтен табибларны еларга мәҗбүр итә.

  • Мин акча өчсен еламыйм, - ди ул. – Минем түләргә акчам бар. барысы өчен дә түли алам. Мин шуның өчен елыйм: Аллаһның һавасын мин 93 ел сулыйм. Ә аның өчен бер тиен дә түләмәдем. Бер көн өчен биш мең евро дисезме? Шулай булгач, мин Раббыма күпме түләргә тиеш булам? Ә бит мин Аңа моның өчен беркайчан да рәхмәт әйтмәдем”...

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

  

Читайте нас: