Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 октябрь 2021, 13:48

“Ихлас” сүрәсе

Кыскача мәгънәви тәрҗемәсе

“Ихлас” сүрәсе
“Ихлас” сүрәсе

Гарәпчә укылышы

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

  1. Куль ҺувӘллааһу Әхәд(е).
  2. Әлааһу-ССамәд(е).
  3. Ләм йәлид(е) вәләм йүүләд(е).
  4. Вә ләм йәкүлләһүү күфүвән Әхәд(е).

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе

Куль —  әйт; Һувә — Ул; Әллааһу (гарәпчә Аллаһ исеме шулай укыла); Әхәд(е) — Бердәнбер.

  1. Әллааһу — Аллаһ; әССамәд(е) — Мәңгелек, беркемгә дә мохтаҗы юк; һәммәсе Аңа мохтаҗ.
  2. Ләм йәлид(е) — тудырмады; вә-һәм; ләм-йүүләд(е) —тудырылмады;
  3. Вә — һәм; ләм-йәкүн (Коръәннән укыганда нун хәрефе ләмгә әйләнә) — булмады; Ләһүү — Аңа; күфүвән — тиңдәш, охшаш; Әхәд(е) — Бердәнбер.

Кыскача мәгънәви тәрҗемәсе

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

(Бу дөньяда барчасына чиксез Мәрхәмәтле, ахирәттә бары тик мөселманнарга гына Мәрхәмәтле булган Аллаһ исеме белән).

  1. Әйт, Син (Мөхәммәд): Аллаһ — Бердәнбер! Аннан башка бернинди табына торган зат юк.
  2. Аллаһ — Мәңгелек. Аның беркемгә дә мохтаҗы юк. Әмма барча җанлы һәм җансыз нәрсәләр аннан башка яши алмый. Һәммәсе күз ачып йомган арада да Аның игътибарыннан читтә калмый.
  3. Ул тудырмады һәм кемнән дә булса тудырылмады. Ягъни ул шундый бөек заттыр ки, кешегә хас булган туу, үлү сыйфатлары Аңа хас түгел. Барчасы Аның тарафыннан яралтылган: җир һәм күкләр, галәмнәр, галактикалар...

4. Аңа охшаш һәм тиңдәш булган бер зат та юк. 

Аны беркем дә бу дөньяда күрә алмый, сүрәтләп күз алдына да китерә алмый. Фәкать ахирәттә генә аны күрү мөмкин булачак.

 

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: