Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 октябрь 2021, 13:13

Аятел Көрси нилектән олуг булды?

Моны һәр моселман белергә тиеш.

Аятел Көрси нилектән олуг булды?
Аятел Көрси нилектән олуг булды?

Аятел-Көрси ни өчен Коръән Кәримнең дүрттән бер өлешенә тиң булып, зур дәрәҗәгә ия?

Бу аятьтә Раббыбызның олуг исемнәре искә алына һәм аның чиксез бөеклеге ачык тәфсир кылына. Соңгы елларда илебездә Коръән Кәримнең берничә тәфсире, сүзмә-сүз тәрҗемәсе басылып чыкты. Шулар арасында зур имам хафиз, тәфсир галиме Ибен Кәсирнең дүрт томлык рус телендәге тәфсире аеруча зур әһәмияткә ия. Русия мөселманнары аны бик озак көтеп алды. Бу тәфсирнең гарәп телендәге варианты дистәләгән томны тәшкил итә. Бездә чыгарылганы дүрт томнан тора. Илебез мөселманнары өчен әлегә кадәр андый гыйлем чыганагы булмады. Гәзиттә бирелгән “Динебез — Ислам” сәхифәләрендә башлыча шушы галимнең тәфсирен файдаланабыз. (Әйткәндәй, бу тәфсир Уфаның “Сәлам” кибетендә сатыла). Аятел Көрсинең мәгънәсенә тагын да ныграк төшенү өчен әлеге тәфсирне файдаланып сезгә түбәндәге язманы тәкъдим итәбез.

“Әллааһу ләәәә иләәһә илләә Һувә.” (Аллаһ. Аннан башка иләһ юк).

Бу сүзләр үзенең эченә бик зур мәгънәне сыйдыра. Аллаһуның гыйбадәт кылырга лаеклы бердәнбер Зат икәнлеген, аннан башка иләһ юклыгын аңлата. Иләһнең мәгънәсе гыйбадәт кыла торган зат дигән мәгънәгә килә. Һәм бу урында Аллаһның шундый бердәнбер иләһ икәнлеген танырга кушыла. Һәм Аллаһны бер иләһ дип тану гарәп телендә “тәүхид” дип атала, ул әхәд — бердәнбер дигән сүздән алынган. Менә шул гыйлемгә — Аллаһны бер дип таныткан гыйлемгә ия булган кеше генә Кыямәт көнендә уңышка ирешә ала. Гыйбадәтендә Аннан башкага юнәлгән, ярдәм сораган кешеләр һәлакәткә дучар булачак. Аллаһның берлеген танып, без: “Ләә иләһә илләәллааһ” дип иман китерәбез һәм телебездән төшермичә бу кәлимәне зикер кылабыз. Ул иманны куәтли һәм йөрәкләрне чистарта. “Аятел Көрси”дә бу өлештә Аллаһ исеме Һувә — Ул дип әйтелә.

Әл-Хәййүл-Каййүүм. Әл-Хәййү — Мәңге тере, беркайчан да үлми, мәхлукларына җан бирүче. Әл-Каййүүм — бөтен нәрсәләрне юктан бар кылып, даими күзәтеп, тәрбияләп торучы. Җирдәге һәм күктәге бөтен нәрсәләрне Үзенә буйсындырып идарә итүче. Җисемнәрдәге атомнарны, миллиардлаган галактикаларны бердәй җиңеллек белән хәрәкәт иттерүче. Җир шарына бер язны, бер чәчәкне үстергән кебек, җиңеллек белән китерүче. Агачлардагы һәр яфракны бары тик Үзенең рөхсәте белән генә коелырга мәҗбүр итүче.

“Ләһүү мәә фиссәмәәвәәти вә мәә филь-әрдъ”. (Аныкы бөтен нәрсәләр күкләрдәге һәм бөтен нәрсәләр җирдәге). Бөтен барлыклар, җирдә булсын, күкләрдә булсын, җанлы булсын, җансыз булсын, һәммәсен бөек Раббыбыз  юктан бар кылган, яралткан. “Мәрьям” сүрәсендәге 93 нче аятьтә әйтелгәнчә: “Җир һәм күкләрдәге һәммәсе Мәрхәмәтленең каршысына кол хәлендә китереләчәк”.

Һәр мөселман үзен әйләндереп алган җанлы һәм җансыз әйберләргә Аллаһның юктан бар кылган мәхлугы, Аның сәнгать әсәре дип  багарга, “Мәә-шәә Әллааһ! Ләә куввәтә илләә Билләәһ!” дип әйтергә тиешле. Раббыбыз яралткан нәрсәләрнең гүзәллегенә соклану, аларны күзәтү һәм шул доганы укып, Аның кодрәтен тану олы гыйбадәттән санала. Ул — тәфәккүр дип атала. Һәм әлеге гыйбадәт нәфел намазларыннан да саваплырак дип исәпләнә.

“Ләә тәэхузуһүү синәтүн вә ләә нәүүм”. (Алмый Аны йокымсырау да һәм йокы да). Аллаһ нинди дә булса кимчелектән пакь, өстен. Аңа бернинди сүлпәнлек, битарафлык, Үзенең яралтканнарына игътибарсызлык хас түгел. Һәр җан иясен хәстәрлеге, тәрбиясе, мәрхәмәте белән чолгап алган. Берсен дә күз ачып йомган арада да игътибарыннан ычкындырмый. Бөтен ачык һәм яшерен нәрсәләрне белә. Аның бөеклеге һәм беркемгә мохтаҗ булмавы шуның белән дә аңлатыла, Аны беркайчан да йокымсырау да, йокы да алмый.

Сахих хәдистә Әбү Муса(р.г.) түбәндегечә белдерә: “Аллаһның Рәсүле салләллаһу гәләйһи вә сәлләм безгә бик кыйммәтле һәм кыска сүзләрне әйтте: “Аллаһ йокламый. Ул йокыга мохтаҗ түгел. Ул гаделлекне төшерә һәм күтәрә. Көндезге эшләр Аңа кичке эшләргә кадәр, кичке эшләр көндезге эшләргә чаклы күтәрелә. Аның пәрдәсе — нур һәм ут.  Әгәр дә Ул аларны ачса, Аның нуры карашы төшкән бөтен мәхлукларны (Ул яралткан нәрсәләрне) яндырып бетерер иде”.

“Мән зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә Би изниһ”. (Кем ия була ала шәфәгать кылырга Аның алдында? Фәкать Аның рөхсәте белән генә).

Бу өлештәге сүзләр Кыямәт көнендә Аллаһу Тәгалә шәфәгать кылырга рөхсәт иткән кешеләрнең генә башкаларга ярдәм итә алуы, шәфәгать кылуы хакында аңлата. Бу мәгънәне Коръән Кәримдәге “Нәҗем” сүрәсенең 26 нчы аятендә күрергә мөмкин: “Күкләрдә никадәр фәрештәләр бар, аларның шәфәгатьләре һич файда итми, бары Аллаһ Үзе теләгән һәм риза булган кешегә, Ул рөхсәт биргәне генә файда китерә ала”.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Кыямәт көнендә Аллаһның Гәреше астында сәҗдә кылырга мөмкинлек алачак. Һәм ул Аллаһу Тәгалә үзенә шунда өйрәткән мактау сүзләре белән, сәҗдәдә Аны данлаячак. Тәгаенләнгән вакыт узгач, Пәйгамбәргә (с.г.с.) “Башыңны күтәр һәм әйт, синең сүзләрең ишетелер, шәфәгать кыл һәм синең шәфәгатен кабул ителер”, диеләчәк. Һәм Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) үзенең өммәтендәге шәфәгатькә лаеклы кешеләрне җәннәткә алып керәчәк.

“Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм”. (Ул белә нәрсәләр аларның алдында һәм нәрсәләр аларның артында, ягъни киләчәк һәм үткәндәге хәлләрне яхшы белә). Үткәндәге хәлләрне, киләчәгебезне Аллаһтан башка беркем дә белә алмый. Әгәр кем дә булса, киләчәктәге хәлләрне беләм, дип әйтсә, бу кеше иманнан чыгып китә. Бу хакта “Мәрьям” сүрәсенең 64нче аятендә түбәндәгечә бәян ителә: “Без бары тик тәрбияче Аллаһ кушса гына иңәбез. (Фәрештә әйтте). Безнең алдыбызда булган нәрсәләр дә, артыбызда булган нәрсәләр дә, болар арасында булганнары да Аллаһныкы. Синең Раббың онытучылардан түгел”.

“ Вә ләә йүхиитуунә би шәй-ин мин гыйльмиһии илләә Би мәшәәәә-э” (Һәм чолгап ала алмый (ирешә алмый) нәрсәне дә булса аның гыйлеменнән. Фәкать Ул рөхсәт иткәнне генә белә ала).

Кешегә гыйлемне Аллаһу Тәгалә генә бирә. Дөньяда яшәү өчен дөнья гыйлемнәре, бу тормышны алып бару өчен, Үзенең кануннарын үтәү өчен, иман китергәннәргә әхирәткә әзерләнү өчен дин гыйлеменә ишекләрне ача. Кем гыйлем алырга теләсә һәм бу юлда тырышлык күрсәтсә, ике дөнья өчен дә кирәкле булган файдалы гыйлемнәргә ия була ала. Әмма гыйлемнең кайсысы да фәкать Аллаһу Тәгаләдән. Коръәндә булган йөзләгән аятьләр бүген фән галимнәре тарафыннан ачыла, фәнни ачышларга сәбәп була. Һәм бу ачышлардан соң зур галимнәр Аллаһка иман китерә. “Аятел Көрси”нең бу өлешендә Раббыбыз Үзенең гыйлеменнән теләгән кешесенә Үзе теләгән чаклы гыйлем бирүен аңлаткан. Бу шулай ук Коръән Кәримне аңлауга да, Аллаһның яшерен гыйлемнәрен өйрәнүгә дә кагыла.

“Вәсигә курсиййһүс-сәмәәвәәти вәль-әрда”. (Чолгап алды Аның Көрсие һәм күкләрне һәм җирне).

Ибен Габбас (р.г.) түбәндәгеләрне бәян итте. “Әгәр җиде кат күк һәм җиде кат җир яссы булып бер-берсенә каршы урнашса, алар Көрси янында чүлгә ыргытылган йөзек кебек булыр иде”. Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә шулай әйтте: “Әгәр Көрсине йөзек зурлык дип кабул итсәк, Аллаһның Гәрешен аның белән чагыштырганда иксез-чиксез чүл белән тиңләп булыр иде. Көрсинең дә, Гәрешнең дә никадәр олугъ икәнлеген шул хәдисләрдәге чагыштыруда күреп була. Ягъни Җир һәм күкләрне йөзек кадәр дип күзалласак, Көрсине чүл дип күзалларга мөмкин. Ә инде Гәреш каршында Көрси үзе чүлгә ыргытылган йөзек кадәрле дип китерелә. Әлбәттә, без бу олуглыкны никадәр тырышсак та аңлый алмабыз, әмма Аллаһу Тәгалә яралткан бу нәрсәләр шундый зур булгач, Раббыбызның үзенең бөеклеге никадәр олуг икәнлеген бераз фикерләргә мөмкин.

“Вә ләә йә-үдүһүү хифзуһумәә”. (Һәм авырлык китерми аларның икесен саклау). Җир һәм күкләрне саклау, һәр нәрсәне күз алдында тоту, күзәтү, тәрбияләү Аллаһка һичнинди авырлык китерми. Аның кодрәте биниһая киң, ә яралтылган нәрсәләре Аның каршысында бик кечкенә. Ул үзе  теләгәнчә эшли һәм идарә итә. Беркем дә Аңардан: “Нигә болай эшлисең?”— дип сорый алмый. Әмма Ул һәрберсеннән исәп-хисап алачак. Барысы белән идарә итә, барысын Үзенә буйсындыра, әмма шул ук вакытта мәхлукларына чиксез мәрхәмәтле. Кырмысканың догасына да җавап бирә. Тәүбә кылучыларның тәүбәләрен кабул итә. Гөнаһлары җирдән күкләргә ашса да, киң рәхмәте белән гафу итә. Туры юлга басарга теләгәннәргә чиксез ярдәм күрсәтә.

“Вә Һүвәль-Галиййүль-Газыйм”. (Һәм Ул чиксез Олуг, Югары; биниһая Бөек).

Аллаһның чиксез бөеклеге хакында Кудси хәдисләрдә шундый фикер китерелә: “Җир һәм күкләрне Аллаһу Тәгалә кулда борчакны әйләндергән шикелле җиңеллек белән әйләндерә. Һәм Аңа үзе яралтканнарга идарә итү бернинди авырлык тудырмый”. Олуглыгы чиксез, Югары булган бер Аллаһның шул сыйфатларын санап үткән “Аятел Көрси” дә әнә шунлыктан зур дәрәҗәгә ия. Аны укучы Коръәннең дүрттән бер өлешен укыган савапка ирешә ала. Һәммәбезгә бу аятьне җитди  өйрәнеп, яратып, тиешенчә укырга һәм гамәлгә куярга насыйп булсын.

        

 

         Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: