Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 октябрь 2021, 14:04

“Аллаһның яратуына илтүче сүрә”

Барча мөселманнар тиз өйрәнә һәм яратып укый торган “Ихлас” сүрәсе нибары дүрт кенә аятьтән тора.

“Аллаһның яратуына илтүче сүрә”
“Аллаһның яратуына илтүче сүрә”

Барча мөселманнар тиз өйрәнә һәм яратып укый торган “Ихлас” сүрәсе нибары дүрт кенә аятьтән тора. Әмма ул үзенең эченә биниһая олы мәгънәне сыйдыра. Аны тиешенчә аңлап, җиренә җиткереп, ихласлык белән өч тапкыр укыган мөселманнар тулы Коръән Кәримне укыган савапка ирешә ала. Әбүнәчеләребез игътибарына бүген без бу сүрәнең иңү сәбәбе, укылышы, тәрҗемәсе һәм аны укуның фазыйләтләре хакында киңрәк рәвештә бирергә булдык. Һәммәбезнең йөрәгендә тиешле урынны алып, даими укырга насыйп булсын.

                            Сүрәнең иңү сәбәбе

Моннан 1456 ел элек Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм Мәккә шәһәре халкын иманга чакыра башлый. “Бер Аллаһка иман китерегез. “Ләә Иләәһә илләәаллаһ” — Аллаһтан башка табына торган зат юк, Мүхәммәдүн расүүлуллааһ — Аллаһның илчесе дип әйтегез”,— дип, Исламга дәгъват кыла. Беренче булып аның дәгъватына хатыны Хәдичә (р.г.), икетуган энесе Гали (р.г.), тәрбиягә алган Зәед бин Хариса (р.г.) һәм Әбүбәкер (р.г.) җавап бирә, иман китерә. Әмма Мәккә мөшрикләре, ягъни потларга табынучылар, Аллаһ илчесен төрлечә мыскыллауга, җәберләүгә керешә. Аны ничек тә изге эшеннән туктатырга тырыша. Мөшрикләрнең еллар буена килгән гадәтләреннән аерыласы килми. Алар Кәгъба тирәли һәм Кәгъба эченә урнаштырылган йөзләрчә потлардан ярдәм сорап дога кыла.

Үбәй ибен Кәгб (р.г.) исемле сәхабәдән килгән хәдистә шундый юллар бар. “Потларга табынучылар Пәйгамбәргә килеп (с.г.с.) болай диде: “Әй, Мөхәммәд, син безгә үзеңнең Раббыңның нәселе турында сөйләп бир”. Шунда Аллаһу Тәгалә түбәндәге аятьләрне иңдерде: “Әйт: Ул Аллаһ — Бердәнбер. Аллаһ — Мәңгелек. Ул тудырмады һәм тудырылмады. Һәм Аңа тиңдәш берәү дә булмады. (Имам Әхмәд, әт-Тирмизи һәм ибен Маҗаһ). Ибен Җәрир һәм әт-Тирмизи үзләреннән килгән хәдисләрдә болай дип өстиләр: “Әс-Самәде, димәк, тудыру һәм тудырылу Аңа хас түгел, чөнки туган зат үлүгә дучар була. Һәм һәр үлүче үзеннән соң мирас калдыра. Аллаһның барлыгы даими, мәңге, әүвәле һәм ахыры юк. Аллаһның барлыгының билгесе — абсолют камиллек. Һәм  бу сыйфат Аңа һәркайчан, һәрнәрсәдә хас. Аңа тиң, охшаш бер зат та юк”.

                  “Аллаһ та сине ярата...”

Олуг хәдис галиме имам Бохариның “Намаз китабы”нда Әнәстән (р.г.) килгән шундый риваять бар. “Әнсарлардан бер кеше Куба мәчетендә намаз вакытында имам булып тәгаенләнә. Сүрәне укыган чакта: “Әйт, Ул Аллаһ — Бердәнбер”, дигән сүрәне укудан башлый. Һәм һәрбер ракәгатендә шулай эшли. Аңа оеп намаз укыган сахабәләр: “Син намазны бу сүрәдән башлыйсың. Сиңа бу сүрәне генә укырга, яисә башка сүрәне генә укырга кирәк”. Аларга ул болай дип җавап бирә: “Мин бу эшемне калдырмыйм. Әгәр сез теләсәгез, мин киләчәктә дә намазымны шулай дәвам итәчәкмен. Әгәр сезгә ошамаса, мин намазда имам була алмаячакмын. Сахабәләр аның яхшы имам икәнлеген беләләр һәм башка кешенең намазны җитәкләвен теләмиләр. Алар янына Пәйгамбәрбез (с.г.с.) килгәч, бу хакта аңа сөйләп бирәләр. Аллаһ илчесе (с.г.с.) әлеге сахабәдән: “Башкалар әйткәнчә эшләргә сиңа ни комачаулый? Һәр ракәгатьтә бу сүрәне укырга сине нәрсә этәрә?”— дип сорый. Ул исә: “Мин бу сүрәне яратам…”— дип җавап бирә һәм Аллаһның илчесе (с.г.с.) бу кешегә: “Синең бу сүрәгә мәхәббәтең сине җәннәткә илтә”,—дип сөенечле хәбәр бирә.

Шул ук имам Бохаридан килгән икенче бер хәдистә әлеге сүрәнең фазыйләтләре хакында Гайшә анабыз (р.г.) түбәндәгеләрне сөйли: “Көннәрдән бер көнне походка юнәлгән отрядка бер сахабә җитәкче итеп тәгаенләнә. Намазны да имам булып ул укыта. Бу имам һәр намазын: “Әйт, Ул Аллаһ — Бердәнбер”,— дигән сүрә белән тәмамлый. Сәфәрдән кайткач, аның иптәшләре бу хакта Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) сөйлиләр. Ул исә: “Сез аңардан сорагыз әле, ул нигә болай эшли икән?”— дип әйтә. Бу сорауны әлеге имамга биргәч, ул шулай дип җавап кайтара: “Анда Мәрхәмәтле Аллаһның сыйфатлары китерелә. Шуңа мин аны укырга яратам”. Бу хакта белгәннән соң, Аллаһның илчесе (с.г.с.) шулай дип хәбәр итә: “Сез аңа әйтегез, Аллаһ та аны ярата”.

         Коръәннең өчтән беренә тиң

Коръән Кәримнең сүрәләре бер тәртипкә салынып, һәркайсысына исем бирелгәнчегә кадәр “Ихлас” сүрәсе: “Әйт, Ул Аллаһ — Бердәнбер”,— дип йөртелә. Шуңа да хәдисләрдә без аны әлеге исем белән китерәбез. Бу сүрәнең бөек мәгънәсе, аның Коръәннең өчтән беренә тиң булуы, аны укуның зур саваплары хакында шулай ук хәдисләр күп. Шуларның берничәсен карап үтик.

Әбү Сәгыйтьтән (р.г.) килгән хәдистә түбәндәге юллар бар. “Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле сахабәләренә шулай дип мөрәҗәгать итте: “Сезнең берәрегез бер төн эчендә Коръәннең өчтән берен укып чыга аламы?” Сахабәләргә бу бик авыр булып тоела һәм алар: “Әй Аллаһның Рәсүле, моны кем генә эшли алыр икән?” — дип әйтәләр. Шунда Аллаһның Илчесе (с.г.с): “Әйт, Ул Аллаһ — Бердәнбер”,— Коръәннең өчтән беренә тиң”,— дип белдерә. (Бохари).

Үбәй ибен Кәгбтән килгән икенче хәдистә шундый юллар бар: “Кем: “Әйт, Ул Аллаһ — Бердәнбер”не укыса, Коръәннең өчтән берен укып чыккан кебек була. (Имам Әхмәд).

“Ихлас” сүрәсенең олы фазыйләте хакында Пәйгамбәребезнең шул ук имам Әхмәд һәм әд-Даримидән китерелгән хәдисендә түбәндәгеләр тәгъбир ителә. “Кем: “Әйт Ул Аллаһ — Бердәнбер”не ахырына кадәр ун тапкыр укыса, Аллаһ аңа җәннәттә сарай төзер”. Моңа каршы Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) якын сахабәсе Гомәр (р.г.): “Алайса, без аны күбрәк укырбыз”,— дип әйтә. Пәйгамбәребез аңа җавап итеп: “Аллаһ барыннан бөегрәк һәм гүзәлрәк”,— дип өсти.

         Ни өчен “Ихлас” сүрәсе бөек дәрәҗәгә ия?

Ни өчен “Ихлас” сүрәсе, дүрт кенә аятьтән торса да, шундый бөек дәрәҗәгә ия? Бу сүрә Аллаһның берлеген — тәүхидне аңлата. Биредә “Әхәд”  — “Бердәнбер” исеме ике тапкыр кабатлана. Потларга табынган мөшрикләргә Аллаһның берлеген катгый аңлата. Һәм Аның  Мәңгелек, беркемгә мохтаҗы булмаган Бөек Зат икәнлеген сүрәтли. Шунда ук “Аллаһның баласы бар”,— дигән, берәү урынына өч заттан: ата, ул һәм изге рухтан ярдәм сораган насараларга кисәтү ясый. Аның тудырмавын һәм тудырылмавын искәртә. Бер Аллаһка гына табынган тәүхид ияләре генә җәннәткә керә алачак. “Ихлас” сүрәсе әнә шундый бөек хакыйкатьне ачыклый, бер Аллаһка табынырга өнди. Бу сүрәне намазда аерым да һәм шулай ук саклану чарасы итеп тә, шифа өчен дә укып була. Аллаһның илчесе (с.г.с.) иртәнге намаздан соң һәм йокларга ятар алдынан “Ихлас”, “Фәләк” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, кулына өргән шуның белән бөтен тәнен сыпырган. Моны өч тапкыр кабатлаган.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: