

Кеше иң әзер булмаганы — күренми торган зыян, сихер, бозым һәм башка төрле әйберләрдер, мөгаен. Сихер, бозым, күрәзәчелек, астрология, йолдызнамә — бөтенесе бер әйбер. Бер-берсеннән бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Шуңа күрә ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк, алар бөтенесе — кара, начар әйберләр.
«Күрәзәчегә барган кешенең 40 көн намазы кабул булмый»
Ләкин сихерчеләр вакытлыча гына булыша. Аларның ярдәменең ахыры барыбер начар бетә. Кеше башта моны сизми, уйламый. Әле ахырда начарлык килгәч тә, үзен гаепле дип уйлый. Гаеп анда бар, әлбәттә. Ул сихерчегә барганы өчен гаепле. Әмма сихерче шушы кешегә бернинди файда да китерми.
Мәсәлән, алар синең авыруыңны дәваларга мөмкин. Ләкин ул авыру вакытлыча гына дәвалана, аннан соң кире кайта. Шул кешегә тагын барырга мәҗбүр буласың. Бу сихерчегә бәйләнгән буласың. Шулай итеп, сихерчеләрнең максаты кешеләргә ярдәм итү түгел. Аларның максаты — кешеләрне үзләренә бәйләү, кешене Алладан аерып, шайтанга бәйләү. Бу кеше ярдәмне Алладан түгел, шайтаннан алсын, Аллага түгел, ә сихерче, багучыларга мөрәҗәгать итсен өчен эшләнә.
Кемдер: «Ул акча алмый бит», — ди. Әйе, бу сихерчеләр бушка да эшләргә мөмкин. Бу сихерченең изге булуын күрсәтми. Аның максаты синнән акча эшләү түгел, сине көферлеккә төшерү.
Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм: «Кеше күрәзәчегә барса, аның 40 көн намазы кабул булмый. Әгәр ул аңа ышанса, бу кеше көфер, иманнан, диннән чыгып киткән була», — ди. Ә бит күп кеше барып кына кайтмый, ә ышанып кайта. Сораштырулар буенча, татар халкының 46 процентының сихерче, им-томчыга мөрәҗәгать иткәне бар. Хатын-кызлар күбрәк йөри.
Шулай итеп, күрәзәчеме ул, сихерчеме, бозамы ул, дәвалыймы — берсен дә аермыйбыз. Дин юлы белән дәваламаса, болар бөтенесе дә шайтан юлы булып санала.
Күз тимәсен өчен нишләргә?
Шунлыктан Аллаһы Тәгалә син сокланган әйберне бозып, ватып куя. Мине онытып, бүтән сокланмасын дип. Без бит, мәсәлән, берәр галереяга картиналар карарга килгәч: «Кара әле, нинди матур», — дибез. Без аңларга тиеш: картина үзе матур түгел, ясаган кеше — даһи. Кирәк булса, ул аны тагын ясый ала. Менә монда да шулай. Әгәр дә матурлык, хозурлык күрәбез икән, «Сөбханалла, машалла!» — дияргә кирәк. Менә шулай иткәндә, күз тими.
Кайвакытта әти-әниләр үз балаларына күз тидерәләр. «Кара әле, сөбханалла!» — дими алар. «Кара нинди матур», — диләр. Үз-үзеңнең әйбереңә дә күз тидерергә була. Әйтик, машинаңнан төшеп китеп барганда, бер борылып: «Бигрәк матур инде», — дип уйлап кына куясың… Икенче килүгә йә берәрсе кырып киткән була, йә үзең берәр җирен кырып китәсең. Шуңа да сокланган вакытта Аллаһы Тәгаләне гел истә тотарга кирәк.
Бу күз тию, хөсетлек сихергә керми. Ул кешеләрне сихерче дип әйтә алмыйбыз. Сихерче ул аерым, шайтан белән эшли торган эш…
Сихернең беренчел билгеләре
Кайвакыт ир кеше яки хатын-кыз кайта да: «Мин гаиләдән китәм», — ди. Ә китәргә сәбәп юк. Нишләп китәсен үзе дә аңлата алмый. Менә бу очракта сихер, йә күз тигән булырга мөмкин.
Гайре табигый хәлне һәр кеше үзе сизеп ала аны. Кеше үзенең нормаль, гадәти халәтен белә бит. Берәр үзгәреш сизеп алса, шикләнергә мөмкин. Бертуктамый шикләнеп йөрүчеләр дә бар. Аларга хәзрәтләр: «Синдә бер нәрсә дә юк, тынычлан, оныт», — ди. Ә алар һаман: «Юк-юк, нәрсәдер бар», — дип уйлый. Алай артык борчылырга кирәкми. Тормыш гел җайлы гына бармый. Берәр сынау чыгып алса, сихерләгәннәр, күз тигән дип борчылырга кирәкми. Әмма бу сынауларны җиңә алмасаң, алар үтмәсә яки алар ниндидер авырлык китерсә, гайре табигый булса, уйланырга кирәк.
Күз тию белән сихернең беренчел билгеләре бертөрле булырга мөмкин. Ләкин өшкергән вакытта аның нәрсә булганы күренә. Алар икесе дә бертөрле өшкерелә. Кайвакытта сихер өчен Коръәннең аерым аятьләре укыла. Күз тигәндә, җиңелрәк әйберләр дә җитеп тора, юыну, тозлы, өшкерелгән су белән юынып алу да җитә ала.
Сихерне эзләргә туры килергә дә мөмкин. Әйтик, өйдә сихерләнгән әйбер ташланган булса, аны табарга кирәк. Тапмыйча, ул сихер бетмәскә мөмкин. Шулай итеп, алар өшкерү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү юлы белән дәваланалар.
«Бер сихерченең сихерен икенчесе бетерә алмый»
Шуңа күрә син бу сихердән башка сихер белән файда алсаң да, барыбер көферлеккә төшкән булып саналасың. Сихерне бары тик дин юлы белән хәл итәргә кирәк
Аннан соң, сихернең кемнән икәнен белер өчен багучыга баралар. Дөресен генә әйткәндә, бу сихернең кемнән булуын белү мөһим дә түгел. Дәваланырга кирәк. Кеше грипп ияртсә, кайдан иярткәне мөһимме? Юк. Дәвалану һәм моны булдырмау мөһим.
Ким дигәндә, 99,9 процент очракта багучы: «Сихерне сиңа якын кешең ясаган. Ирең, туганың, әтиең, апаң, сеңлең, дустың, эштәге коллегаң…» — ди. Бу алар белән аралар бозылсын өчен әйтелә. Син алардан шикләнеп, араларыгызны бозып, дуслашмыйча йөрсен өчен эшләнә ул. Ул бервакытта да чит кеше дими. Дөрес, чит кеше сихер дә ясамый инде… Аңа нәрсәгә кирәк инде син?.. Күрәзәче сүзенә ышанып, якыннар белән араны да өзәргә мөмкин.
«Өшкерелеп тә начар тормышка кире кайтучылар бар»
Аннан соң… Өшкергән өчен беркем дә акча тотып килми. Әлбәттә, өшкергән хәзрәт тә акча сорамый. Ләкин шунысы сәер: кеше үзен өшкерткәннән соң сәдака бирергә ашыкмый. Сорап әйтүем түгел, дөрес аңлагыз. Табибка керер өчен мең ярым, аннан соң караган өчен, УЗИ, тегесе-монысы, операция өчен түлисең. Ә аннары дәваланырга дарулар өчен түлисе әле… Ә хәзрәт өшкереп җибәрсә, син аңа: «Аллага шөкер, сәдаканың азы-күбе юк аның», — дип 50 сум бирәсең дә китеп барасың.
Бу кешеләрнең рәхмәтлелеге дә шуннан күренә инде. Тагын бер тапкыр әйтәм, бу акча сорау түгел. Хәзрәт кешегә, өшкерүчегә мондый кешеләр әзрәк булган саен әйбәтрәк. Хәзрәткә никахта, исем кушу, дәрес бирү вакытында адекват кешеләр белән утыру күңеллерәк.
Кайвакытта җенләнгән кешеләрне икешәр, дүртәр-бишәр сәгать буе бертуктамый өшкерәләр, укыйлар. Ул җенләнгән кешегә бер урында 4-5 сәгать утыру күңеллеме? Беркем утыра алмый. Телевизор алдында да 5 сәгать утырып булмый, ара башлыйсың.
Эш әле монда да түгел. Эш кешенең рәхмәтле булуында. Ул үзе дә рәхмәтлеме, юкмы, рәхмәтен ничек күрсәтә? Рәхмәтле булуга хәзрәтнең киңәшен тоту да керә. Туры юлга бастың икән, дөрес итеп яшә.
Бер егет бар иде. Онкология белән ята иде ул. Аны хастаханәдән: «Бар, өеңә кайт. Син үләсең, монда үлмә, өеңдә үл», — дип кайтарып җибәргәннәр. Бу егеткә утыз ничә генә яшь иде әле. Бу: «Әйдә, өшкерегез мине. Дин белән генә булышырга мөмкин», — диде. Хатыны безнең диндә түгел иде. Ислам кабул итеп, никахлар укытты, балаларына исемнәр куштырды, намазга өйрәнде.
Шулай өшкерергә хәзрәт чакырдылар. Моның өендә хәзрәт җиде көн "Ясин"нәр әйтеп өшкерде. Бу кеше терелеп чыкты. «Үләсез», — дип әйткәннәр иде. Аякка басты. Ләкин ничек яши башлады ул? Эчә, тарта, намазын укымый. Элеккеге тормышына кире кайтты. Бу кеше тагын авырып китеп, тагын теге хәзрәткә барса, ул булышмаска да мөмкин. Менә шунысы да бар бит әле аның… Монда бит хәзрәт түгел, Аллаһы Тәгалә булыша.
Тагын бер очрак. Бер кыз авариягә эләгеп, бер ай комада яткан иде. Мине догалар укырга чакырдылар. Килдем, укыдым… Шул ук көнне күзен ачкан бу кыз. «Кара әле, менә бит, дин ничек булышты», — дип әти-әниләре өчен көтелмәгән шатлык иде бу. Икенче көнне тагын чакыралар. Хәзрәт килеп укыган саен, хәле тагын да яхшырыр, аякка басар дип өметләнәләр.
Икенче көнне дә килдем. Шунда кызның әтисе: «Германиядән яхшы дару кайтарткан идек. Менә шул булышты», — ди. Алла, Коръән булышты дими, дару булышты ди. Мин шуннан аңлап алдым. «Инде хәзер безнең өшкерүләребез булышмас», — дидем. Чөнки Аллага рәхмәт әйтәсе урынга, алар даруга рәхмәт әйтә башлады. Чыннан да, күпме генә өшкерсәк тә, бүтән алга китеш булмады. Үлеп китте ул кыз…
Рәхмәтле булу дигән нәрсә бар. Һәм, беренче чиратта, Аллага рәхмәтле булырга кирәк. Монда сәдака бирү генә түгел, ә хәзрәтнең киңәшләрен үтәү, колак салу да керә.
«Өшкерүче үзен корбан итәргә әзер булырга тиеш»
Гадәттә, өшкерүчеләр — олы кешеләр, яшь кешеләр түгел. Ул өлкән кешеләр еш авырый, хәлсез була. Мондый кешеләр бик кирәк. Ләкин мин шәхсән үзем алай итәргә әзер түгел дип әйтәсем килә. Балаларны күз тигәннән өшкереп алырга мөмкин. Ләкин зур сихерләр, шайтаннар белән саташучылар булса, аның Казанда махсус кешеләре бар. Мин шуларга җибәрәм.
Өшкерү кемнәргә булышмый?
Кайчакта мәчеткә киләләр дә, өшкерүне сорыйлар. Шунда мин: «Ярый, мин сине өшкерәм. Ләкин бер атнадан тагын киләсең бит син», — дим. Бу кеше: «Нишләп?» — дип сорый. Чөнки син яулык бәйләп йөрмисең, бер атнадан сиңа тагын күз тия. Син хәрам ашыйсың. Сиңа тагын шайтан керә, зыян килә. Син намаз укымыйсың, йоклар алдыннан дога укып ятмыйсың. Сине Аллаһы Тәгалә шайтаннан-нидән сакламый… Аннан миңа бәйле булып каласың. Атнага, айга бер тапкыр туктамый гел минем янга йөгереп килеп торасың.
Шуңа күрә кайвакытта өшкергәннән соң, кешеләргә: «Минем киңәшләрне үтәмәсәгез, бүтән килеп йөрмәгез», — дип тә әйтеп куясың.
Бу гөнаһлар юылмый. Чөнки сихерчелек белән шөгыльләнү көферлек булып санала. Моның белән белеп, аңлап шөгыльләнгән кеше диннән чыгып китә. Мөселман түгел бу кеше. Ә мөселман булмагач, гөнаһ турында сүз бармый. Бу кеше инде мәңгелек тәмугта дигән сүз. Гөнаһын бетерер өчен, аңа Ислам кабул итеп, дингә кайтып, бу эшеннән ваз кичәргә кирәк.
Сихер белән шөгыльләнүчеләр бу эшләрен белеп һәм белми дә кылырга мөмкин. Шайтан белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, «контракт» төзүчеләре бик сирәк. Гадәттә, алар ниндидер тавышлар ишетәләр, кайвакытта: «Бу тавышларны миңа Алла әйтә», — дип тә бутыйлар. Аңламыйлар үзләре дә. Йә нәрсәдер күрә башлыйлар. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм әйтә: «Сез күргән бөтен могҗизалар Алладан булмаска мөмкин», — ди. Ягъни оча торган, судан барган кешеләрне күрсәгез, ул кешеләрне әүлия, ниндидер могҗиза дип атарга ашыкмагыз, ди. Пәйгамбәребез бу кешеләрнең гамәлләренә карарга куша. Әгәр дә ул кеше диндә түгел, намаз укымый икән, бу шайтан галәмәте булырга мөмкин.
«Сихергә „заказ“ бирүченең үзенә дә зыян төшә»
Шушы сихер аның үзенә әйләнеп кайтырга яки башка зыян килергә мөмкин. Ул кеше үзенең теләгән нәтиҗәсенә барып ирешмәячәк, бәхет күрмәячәк.
Мәсәлән, кызлар егетләрне үзләренә карата. Сихерлиләр, ашаталар, эчертәләр егетне. Егет шушы кыз янына килә, аның белән була. Ләкин алар гел кычкырышып яши. Бу егет әллә ничә тапкыр чыгып китә өйдән. Төн уртасында да чыгып китә… Аннан кире кайта, елый. Ни теге кыз бәхетле түгел, ни бу егет.
Егет: «Мин синнән китәр идем, китә алмыйм. Мин сине яратмыйм да, ләкин аерыла да алмыйм», — ди. Ягъни азаплана ул. Шулай итеп, сихерләгән очракта барыбер нәтиҗәңә ирешә алмыйсың, үзең дә бәхетсез буласың. Сихергә «заказ» биргән кешегә зыян, ким дигәндә, башка ысул белән кайтачак.
Каргаган очракта, гөнаһ каргаучының үзенә төшә. Рәнҗеш икенче нәрсә. Әйтик, әни кешенең күз яше дә рәнҗеш булып балага төшә ала. Гәрчә, ана моны теләмәсә дә.
Рәнҗеш - күз тию дә, көнчелек тә түгел. Бу — башка төрле зыян. Рәнҗеш күбрәк дога белән бәйле. Кеше нахакка, зыян күргәндә рәнҗи. Тик торганда, сәбәпсез рәнҗесә рәнҗеш түгел ул, мондый кеше — авыру. Рәнҗетелгән кеше күңеле яки теле белән дога кыла. Менә бу очракта рәнҗеш төшә.
Уфа телеканалыннан җеннәрне куган Тәлгать Таҗетдин турында
Чыганак: https://intertat.tatar