Динебез – Ислам
15 октябрь 2021, 09:08

Пәйгамбәр үрнәгендә

Пәйгамбәребез нинди булган? Берничә күркәм сыйфатын искә төшереп үтәбез.

islam.ru Пәйгамбәр үрнәгендәislam.ru Пәйгамбәр үрнәгендә
Пәйгамбәр үрнәгендәФото:islam.ru

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) Үзенең бер хәдисендә: “Мин унсигез мең галәмгә рәхмәт итеп җибәрелдем”, - диде. Кешеләр, җеннәр, хайваннар, кошлар, җир һәм күк галәмнәре. Без, әлбәттә, аларны йөзгә кадәр дә санап чыга алмыйбыз. Ә инде унсигез мең төрле галәмне күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Безне Раббыбыз әнә шундый олуг Пәйгамбәренең (с.г.с) өммәтендә кылды, милләтебезне унбер гасыр гүзәл ислам динендә тәрбияләде. Ил күләмендә, галәм күләмендә өммәтебезнең, динебезнең алга китүенә татар мөселманнары да лаеклы өлеш кертте. Кайда гына күчеп яшәсә дә, милләттәшләребез иң беренче мәчет һәм мәдрәсә салды, хәзрәтләрне матди яктан хәстәрлек белән чолгап алды. Аллаһу Тәгалә кушканча гыйбадәт кылу, гыйлемгә омтылу, Пәйгамбәребез (с.г.с.) әхлагы үрнәгендә балаларны тәрбияләү... Гасырлар буена шундый яшәү рәвеше алып бару милләтебезнең канына сеңде. Үзгәртеп кору башлангач та, халкыбызның иманлы затлары мәчет-мәдрәсәләрне тергезергә, гыйлем алырга җиң сызганып тотынды. Русиянең көнчыгышыннан көнбатышына кадәр мөселманнар яшәгән төбәкләрдә татар имамнары мәчетләрне җитәкли, аң-белем тарата.

Унсигез мең галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) үрнәгендә яшәргә, гыйбадәт кылырга омтылу һәм шул юнәлештә көн саен алга китәргә омтылу – һәр мөселманның изге бурычы.

Бүгенге санда Аның (с.г.с.) берничә күркәм сыйфатын искә төшереп үтәбез.

Аның гүзәл холкы

Сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с.) бөтен кешеләргә дә бердәй ихтирамлы һәм игътибарлы булды. Аның өчен ак яки кара тәнле, кол яисә хуҗа булу, дәрәҗә яисә урын биләү мөһим түгел иде. Кем генә кунакка яисә йомышын үтәргә чакырса да, чакыруны кабул итәр иде.  Табынга нинди генә ризык куелса да, хөрмәтләп ризыкланыр иде. Әгәр ризыкны яратмаса, аңа тел тидермәс, бәлки ашамас иде.

Һәр кеше белән елмаеп сөйләшер, кайгылының кайгысын уртаклашыр, хәлен җиңеләйтү өчен җылы сүз табар иде. Кешеләр арасын төзәтү, гаделлек урнаштыру, һәркемнең тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү өчен нык тырышыр иде.

Кайчагында икешәр ай буена су һәм хөрмә җимеше белән белән генә яшәргә туры килгәндә дә, өчәр көн буена тәгам ризык капмаганда да Аңардан (с.г.с.) язмышына зарлану сүзе ишетелми. Даими Раббысына шөкер итеп, барлык авырлыкларны һәм сынауларны зур сабырлык белән үткәрә. Һәркемнең бүләген кабул итеп, бүләкләгән кешегә тагын да арттырыбрак бүләк биргән.

Әбү Сәгыйть әл-Худридан (р.г.) килгән хәдистә шундый юллар бар: “Аллаһның Рәсүле (салләллааһу гәләйһи вә сәлләм) хайванга печән бирер, дөяне бәйләр, өен себерер, куй сөтен савар, аяк киеме табанын тегәр, ертык киемен ямар, хезмәтчесе белән ашар иде. Хезмәтчесе кул тегермәне белән эшләп арыса, аңа ярдәм күрсәтер иде. Кирәк-яракны алу өчен базарга үзе йөрер, фәкыйрь яисә бай, олы яки кече, кем генә очраса да беренче булып сәлам бирер, күрешү өчен кулын беренче булып сузар иде”...

Балаларны яратуы

Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) балаларны яратуы, аларга йомшак мөгаләмәдә булуы, вакыт-вакыт алар белән уйнавы, шаяруы хакында бик күп истәлекләр бар. Балачагында әнисе Рәсүлебез (с.г.с.) янына йомышчы итеп китергән Әнәс бине Мәлик (р.г.) шундый риваятьәйтеп калдырган: Мин Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) янында ун ел хезмәт иттем. Ул миңа бер тапкыр да уфтанмады. “Моны нигә болай эшләдең? Ә моны нигә эшләмәдең?” дип әйтмәде. Ул кешеләрнең иң күркәм холыклысы иде. бер көнне мине бер урынга йомыш белән җибәрде. Аның әмерен үтәр өчен тышка чыктым. Урамда уйнаган балаларны күргәч, аларга кушылып онытылып киткәнмен. Бераздан артымнан Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) килде һәм мөбәрак йөзендә елмаю булган хәлдә: “Йә Әнәс! Мин кушкан җиргә бардыңмы?” – дип сорады. Мин исә: “Әйе, менә китеп барам, йә Рәсүлуллааһ”, - дидем.

Үзенең оныкларын гына түгел, башка балаларны да ихлас күңелдән яратты, аларга башлап сәлам бирде. Сабыйларны кочаклап алып: “Мин сине яратам. Валлаһи мин сине яратам!” – дип сөяр иде.

Фатыйма Фаткуллина , Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас