Динебез – Ислам
15 октябрь 2021, 09:13

Ничек салават әйтергә?

Дөнья мөселманнары өчен хөрмәтле айларның берсе булган Мәүлид ае дәвам итә. Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көне – сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең туган көне быел 18 октябрьгә туры килә. Бу айда Аның (с.г.с.) тормыш юлын өйрәнү, Аңа (с.г.с.) күп салаватлар әйтү, Аңа (с.г.с.) багышлап бәйрәм кичәләре үткәрү илебез мөселманнары өчен матур гадәткә әйләнгән.

semeinypsiholog.by Ничек салават әйтергә?semeinypsiholog.by Ничек салават әйтергә?
Ничек салават әйтергә?Фото:  semeinypsiholog.by

“Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримнең “Әхзаб” сүрәсендәге 56 нчы аятьтә түбәндәгене белдерә. “Дөреслектә, Аллаһ та, Аның фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтә. Әй сез, иман китергән бәндәләр, Аңа ихласлык белән, бирелеп салаватлар әйтегез”...

Бөек Раббыбыз Үзе һәм Аның Фәрештәләре безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтә. Раббыбызның салаваты – Пәйгамбәребезгә югары дәрәҗәләр бирүе, Аның рәхмәтенә алуы, Аны гафу итүе. Фәрештәләрнең салаваты – Аңарга (с.г.с.) Аллаһның рәхмәтен сорап дога кылуы. Ә инде Аның өммәтендәге мөселманнарның салаваты – Аңа (с.г.с.) тагын да югарырак дәрәҗәләр теләп дога кылуы.

Һәр салават мөселман кешегә ун савап, ун дога булып үзенә кайта. Бу гамәл иман әһелен Пәйгамбәргә (с.г.с.) якынайта, Аның әхлагына якынаерга, гөнаһлардан арынырга ярдәм итә. Моны яхшы аңлаган нәнәйләребез салаватны теленнән төшермәгән. Безгә дә бу саваплы гыйбадәтне гамәлгә куярга, көн саен күпләп салават әйтергә тиешле.

Салаватны ничек әйтергә? Салаватны һәр хәлдә, һәр җирдә әйтеп йөрергә була. Моның өчен  тәһарәт тә лязем түгел. Һәркем үзенә якын булган төрен сайлап әйтә ала.

 

Иң кыска салаватлар

Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәд.

Аллааһүммә – әй Аллаһым;  салли  – салаватлар булсын; гәләә сәййидинәә – җитәкчебезгә.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй Аллаһым! Җитәкчебез Мөхәммәдкә (с.г.с.) күп салаватлар булсын.

Салләллааһу гәләә Мүхәммәд,

Салләллааһу гәләйһи вә сәлләм.

Салләллааһу – Аллаһның салаватлары;  гәләә Мүхәммәд – Мөхәммәдкә (с.г.с.); гәләйһи – Аңа; вә сәлләм – һәм сәламнәр.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Аллаһның күп салаватлары Мөхәммәдкә. Аллаһның күп салаватлары һәм сәламнәре Аңа.

Үз эченә бик күп мәгънәне сыйдырган бик күркәм салаватны гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Аллааһүммә – әй Аллаһым;  салли – күп салаватлар булсын; гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин – җитәкчебез Мөхәммәдкә (с.г.с.); вә гәләә әәлиһии – һәм Аның гаиләсенә; вә сахбиһии – һәм сахабәләренә; вә бәәрик – һәм бәрәкәтләр; вә сәллим – һәм күп сәләмнәр.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым! Җитәкчебез Мөхәммәдкә (с.г.с.) һәм Аның гаиләсенә һәм Аның сахабәләренә күп салаватлар, бәрәкәтләр, сәламнәр булсын!”

Фатыйма Фаткуллина , Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас