

Дин – ул барлык халыкларның юлын, көндәлек тормышының һәр мизгелен яктыртучы, шул тормышка әзерләүче, иманлы булырга әйдәүче дә. Өлкәннәрнең картлыгы тыныч, иманлы булуында, ә киләчәк буынның дөрес тәрбия алуында да ул мөһим роль уйный. Бу юнәлештә изге йортлар салына, төзекләндерелә. Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында да мәчет яңа сулыш алды.
Кирпечтән, зәвыклы итеп эшләнгән изге йортның тышкы ягы гына түгел, эчке бизәлеше дә сокландыра. Биредә күп көч сарыф ителгәне күренеп тора. Иман нурларын бөркүче мәһабәт манаралы гыйбадәтханә ерактан ук үзенә җәлеп итә.
1991 елда авылның аксакалы Рамазан бабай мәчеткә нигез сала. Ул районның иң тәүге мәчетләренең берсе булып санала. Күмәк көч, бердәм тырышлык аша төзелгән бит ул: урындагы Шикәр заводы, колхозлар һәм байтак кешеләр аны булдыруга көчен кызганмый, изге гамәлгә үз өлешен керткән. 30 еллык тарихка ия бина еллар узу белән искерә, ремонт таләп итә, шул рәвешле мәчетне сафка бастыру бурычы халык җыенында каралып, әлеге изге эштә авыл халкы бердәм катнашкан.
Яңа имам-хатыйб Рәзим хәзрәт Аеткулов сүзләренә караганда, Сарт-Чишмә һәм Прибельский авыллары халкы бердәм кушылып, акча җыеп, кулыннан килгәннәре үзләре ярдәмгә килеп, мәчетне төзекләндерүгә үз өлешен керткән.
Нәтиҗәдә, аның 13 тәрәзәсе еврога алыштырылган, идәннәре, түшәмнәре, ишекләре яңартылган, канализация ясалып, су кертелгән һ.б. эшләр башкарылган. Монда авылның активистларының роле зур. Алар - Рәүф Гайнуллин, Мәгафур Абдрәфыйков, Рафаэль Халиков, Фәнис Әбделманов, Фәнил Габдрахманов, Фәнзилә Өмәтколова, Риф Гомәров, Ринат Әгълетдинов һәм башкалар бар яклап ярдәм күрсәтә. Ә тышкы яктан бизәкләп эшләнгән тимер капка барлыкка килүдә Рафаэль Халиков һәм Мәгафур Абдрәфыйковның өлеше зур. Шулай ук Рафаэль Халиковның кияве Руслан Зарипов мәчеткә су кертүдә булышкан. 100 метр тирәсе су торбалары салуда урындагы “Коммунальник” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Насыйров та техника белән ярдәм иткән.
Моңа кадәр озак еллар дәвамында мәчетнең имам-хатыйбы Мирзахан Габбасов булган. Ә аңа алмашка Рәзим Аеткулов килгән. Биредә барлык дини бәйрәмнәр үткәрелә, биш вакыт намаз укыла, яше-карты теләп йөри. Киләчәктә бу күркәм йортның тирә-ягына агач-куаклар, чәчәкләр утырту, гөл-бакчага әйләндерү, хәтта балалар мәйданчыгы да булдыру нияте белән яши бүгенге көндә авылдашлар.
Соңгы елларда әхлакый тәрбиягә, дингә зур игътибар бирелә. Мәчет булган җирдә – иман булыр, дигән борынгылар. Сарт-Чишмәлеләр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ислам дине йолаларын үтәп яшәргә мөмкинлек бар. Киләчәктә дә изге йорт буш тормасын, өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә йөрсен, анда намазлар укылып, мөселманнар белән тулы булсын иде.