Динебез – Ислам
1 октябрь 2021, 05:35

Коръән Кәримнең иң бөек аяте

Кечкенәдән колакларыбызда чыңлаган, картәти-нәнәйләр укырга өндәгән “Аятел-Көрси” Коръән Кәримнең иң бөек аяте дип санала. Аллаһның сөекле Рәсүле Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм аның хакында бик күп хәдисләрендә әйтеп калдырды, даими укырга өндәде.

muslim.jofo.me Коръән Кәримнең иң бөек аяте Моны һәр мөселман белергә тиешmuslim.jofo.me Коръән Кәримнең иң бөек аяте Моны һәр мөселман белергә тиеш
Коръән Кәримнең иң бөек аяте Моны һәр мөселман белергә тиешФото: muslim.jofo.me

Кечкенәдән колакларыбызда чыңлаган, картәти-нәнәйләр укырга өндәгән “Аятел-Көрси” Коръән Кәримнең иң бөек аяте дип санала. Аллаһның сөекле Рәсүле Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм аның хакында бик күп хәдисләрендә әйтеп калдырды, даими укырга өндәде. Якын сахабәсе Әбү Һурайра радыйаллаһу гәнһүдән килгән хәдистә ул болай ди: “Бәкара” сүрәсендә бер аять бар, ул Коръән аятьләренең патшасы булып тора. Әгәр өйдә шайтан булса, бу аятьне уку аны чыгып китәргә мәҗбүр итә”. (Әл-Хәким). Әт-Тирмизидән китерелгән хәдистә болай диелә: “Һәр нәрсәнең йөзе – якты ягы бар. “Бәкара” сүрәсе – Коръәннең йөзе. Анда Коръән аятьләренең патшасы булган “Аятел-Көрси” бар.

Әбү Умәмәдән (р.г.) килгән хәдистә Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) Аллаһның кем дә булса мөрәҗәгать иткәндә мотлак рәвештә догасын кабул итә торган исеме өч: “Бәкара”, “Әли Гыймран”, “Таһә” сүрәләрендә бар. “Әллааһу ләә иләәһә иллә Һүвәль Хәййүль-Каййүүм”... Биредә галимнәр Әл-Хәййү, Әл-Каййүүм исемнәренең бөеклеген һәм догаларның кабуллыкка ирештерүен аңлаталар һәм “Аятел-Көрси”не дә бу исемнәр зурлый дип белдерәләр. Шул ук сахабәдән килгән икенче бер хәдистә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай ди: “Һәрбер фарыз намаздан соң “Аятел-Көрси”не укыган иман әһелен җәннәттән фәкать үлем генә аерып тора” (Ибен Мәрдәви, Ән-Нәсаи).

Бу аятьнең бөеклеген аңлата торган тагын бер хәдисне имам Әхмәд Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) якын сахабәсе Әнәс ибен Мәликтән китерә. Анда Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) “Аятел-Көрси” Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң”, - дип белдерә. Димәк, Коръән Кәримдәге иң бөек һәм мөһим аятьләрнең берсе – “Аятел Көрси”не мәгънәсен аңлап, дөрес итеп, ихласлык белән укыган кеше тулы китапны укып чыккан савапка ирешә ала.

Бөек хәдис галиме имам Бохаридан килгән хәдистә Әбү Һурайра (р.г.) сөйләгәннәр бу аятьнең тагын бер ягын ача. Рамазан аенда бу сахабәгә зәкяткә җыелган азык-төлекне сакларга кушыла. Төнлә белән бер зат килеп азыкны урлап китәргә маташканда ул: “Мине җибәр, мин бик мохтаҗлыктамын, миңа балаларымны ашатырга кирәк”, - дип жәлләтеп китә. Бу ике көн кабатлана. Өченче көнне Әбү Һурайра (р.г.) аны Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) алып барырга җыенгач, ул болай ди: “Мине җибәрсәң, сиңа Аллаһ зур әҗер бирә торган, файдалы берничә сүз әйтәм”, - ди һәм түбәндәгене тәкъдим итә. “Йокларга ятканда “Аятел Көрси”не укы, Аны укысаң, Аллаһ сиңа саклаучы җибәрәчәк, ул сине таңга хәтле саклаячак һәм шайтан иртәнгә чаклы сиңа якын килә алмаячак”.

Иртә белән Пәйгамбәребез (с.г.с.) килгәч, Әбү Һурайра (р.г.) боларны сөйләп бирә. Моңа каршы Пәйгамбәребез болай ди: “Алдакчы булса да дөресен әйтте. Беләсеңме, Әбү Һурайра, синең яныңда өч төн рәттән кем булды?” Әбү Һурайра “Белмим”, - дип җаваплый. Пәйгамбәребез: “Синең янда шайтан булды”, - дип тәмамлый.

Әйе, шайтаннан саклау, авыруга шифа бирүче, олуг савапларга ирештерүче, җәннәткә керергә сәбәп булучы бу аять хакында күп риваятьләр бар. Шуңа да элекке мөселманнар өйгә кергәндә һәм чыкканда һәр халәттә аны яратып укыганнар. Безгә дә аны телләребездән төшермичә укырга, олы савапларга ирешергә насыйп булсын. 

Фатыйма Фаткуллина , Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас