Динебез – Ислам
1 октябрь 2021, 06:39

АЯТЕЛ-Көрси

Бу бөек аятьне укырга өйрәнәбез.

muslim.jofo.me АЯТЕЛ-Көрсиmuslim.jofo.me АЯТЕЛ-Көрси
АЯТЕЛ-КөрсиФото:muslim.jofo.me

Әгүүзү Билләәһи минәәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Әллааһу ләәәә иләәһә илләә һувәл-хәййуль-каййуум; ләә тәэхузуһүү синәтуввә ләә нәум; ләһүү мәә фи-ссәмәәвәәти вә мәә фил-әрдъ; мәңңзәлләзии йәшфәгу гиңңдәһүү илләә би изниһ; йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм вә ләә йүхиитуунә би шәй-иммин-гыйльмиһии илләә бимәә шәәәә-э; вәсигә курсиййүһүссәмәәвәәти вәль-әрда вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүвәльГалийүльГазыыйм.

Мәгънәви тәрҗемәсе

Бер Аллаһтан башка һичбер затка гыйбадәт кылу тиеш түгел. Ул Аллаһ Мәңге тере. Үзе яралткан (юктан бар кылган) нәрсәләр өстеннән һәрвакыт карап, күзәтеп тора. Аны йокымсырау да, йокы да ала алмый. Җир-күкләрдәге бөтен нәрсәләр: җанлысы да, җансызы да Аллаһу Тәгаләнең милке һәм коллары. Беркем дә Аллаһу Тәгаләнең рөхсәтеннән тыш Аның хозурында башка берәүне яклый алмас. Аллаһу Тәгалә аларның хәзерге хәлләрен дә, аннары булачак хәлләрен дә яхшы белә. Алар Аллаһу Тәгалә Үзе белдергән кадәр генә беләләр. Аның Көрсиенең киңлеге җир һәм күкләрне урап алды. Җир-күкләр һәм алардагы нәрсәләрне саклап, карап, күзәтеп, тәрбияләп тору Аллаһу Тәгаләгә бернинди авырлык, мәшәкать китерми. Аллаһу Тәгалә биниһая Бөек һәм Олуг Заттыр.  

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе

Әллааһу – Аллаһ; ләә иләәһә – юк иләһ (табына торган зат);  илләә – башка; Һувә – Ул; Әл -Хәййу – Мәңге Тере; Әль-Каййуум –һәммәсен карап, күзәтеп, тәрбияләп Торучы; ләә тәэхузуһүү – алмый Аны; синәтун – йокымсырау; вә – һәм; ләә нәүм – йокы да; ләһүү – Аныкы; мәә – бөтен нәрсәләр; фи-ссәмәәвәәти  - күкләрдәге, (фи – эчендә мәгънәсендә килә); вә – һәм; мәә – бөтен нәрсәләр; филь-әрдъ – җирдәге; мән – кем; зәлләзии – кайсы ия (була ала); йәшфәгү – шәфәгать кылырга; гыңңдәһүү – Аның алдында; илләә – фәкать; би – белән; изниһии – Аның рөхсәте; йәгләмү – белән; мәә – нәрсәләр; бәйнә әйдиһим – аларның алдындагы; вә – һәм; мәә хальфәһүм – артларындагы нәрсәләрне; вә – һәм; ләә йүхиитуунә – чолгап ала алмый; би шәй-ин – нәрсәне дә булса; мин гыйльмиһии – Аның гыйлеменнән; иллә – фәкать; би мәә шәәәә-э – нәрсәне Ул теләсә; вәсигә – урап алды; курсиййүһү – Аның Көрсие; әс-сәмәвәәти – күкләрне; вәль-әрда – җирне; вә – һәм; ләә йә-үүдүһүү – авырлык китерми; хифзуһүмәә – аларны саклау (күкләрне һәм җирне); вә – һәм; Һувә – Ул; Әль-Гали – Олуг; Югары; Әль-Газыыйм – Биниһая Бөек.

Фатыйма Фаткуллина , Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас