Динебез – Ислам
24 сентябрь 2021, 08:08

Уразмәттә азан моңы яңгырасын

2016 елда бу изге йортта зур ремонт эшләре башлап җибәргәч, миңа бик авыр булып тоелган иде. Авылда бу эшне күтәреп алучы кешеләрне таба алмагач, мин ул вакытта ярдәмчеләр эзләп, озак кына Стәрлетамак - Уфа - Раевка юлларында йөрдем. Изге күңелле кешеләр табылды, Әлхәмдүлилләһ!

Уразмәттә азан моңы яңгырасынУразмәттә азан моңы яңгырасын
Уразмәттә азан моңы яңгырасын

Исәнмесез, “Өмет” гәзите хезмәткәрләре һәм аны алдыручы ихлас укучылары! Минем Әлшәй районы Уразмәт авылындагы мәчет турында язып үтәсем килә. Кадерле дин кардәшләрем!

Уразмәт авылының мәчете  – РФ  Мөселманнарының  Үзәк  Диния  нәзарәтендә рәсмиләштерелгән мәчет. 2016  елда  бу изге йортта  зур ремонт эшләре башлап җибәргәч,  миңа бик авыр булып тоелган иде. Күп чыгымнар таләп ителгән рәисе, мөфти-хәзрәт Тәлгат Сафа улы Таҗетдинның олы ярдәме белән алып барылды. Авылда бу эшне күтәреп алучы кешеләрне таба алмагач, мин ул вакытта ярдәмчеләр эзләп,  озак кына  Стәрлетамак  -   Уфа  - Раевка  юлларында  йөрдем. Манара төзү, аны урнаштырып кую эшләрен ул вакытта  үз теләкләре һәм ихлас күңелләре белән Илнур Йосыпов һәм районның мәдәният бүлеге начальнигы Миргасыйм Акимбәтовлар үз өстенә алды. Якташлар арасыннан  Уфа шәһәрдә яшәүче  Әмирхан  Сәмирханов, Владимир Табаевлар,  Дәүләкәннән Рәмилә Кабирова - Әхмәтгәрәева,  Раевкадан – ДРСУ һәм шикәр заводы җитәкчелеге, Красный Клиннан шәхси хезмәткәр  Вәлидулла Салиховларның  эчкерсез ярдәмнәре ремонт эшләрен башлап җибәрергә дә,  хәрәкәттә тотарга  да  ярдәм итте.  Мәчетнең җирләрен законлаштыруда  район хакимияте җитәкчелеге ярдәмгә килде.  Эш башлап җибәргән чакта авылда булган 90 йортның егерме җидесеннән ярдәм  җыеп алынды. Бу эштә аеруча Гамир Зиннәтуллин һәм аның абыйлары, Рөстәм абый белән Миңсылу апа  һәм аларның балалары, Нәсимә Маннанованың гаиләсе  мул куллары белән һәм үзләре башлап ярдәм кулларын сузды. Бүгенге көнне электр көче кирәк буласы эшләргә Әлшәй егетләре тотынып китте. Мәчет эчендәге электр чыбыкларын  алыштыру,  электр казаны урнаштыру  эшләре, әлбәттә инде, күп кенә чыгымнар таләп итәр. Анысы билгеле. Әмәле табылыр, Аллаһы теләсә.  Эшләр тәмамланып,  авылда мәчет  эшләп утырса, авылдашларым,  һичшиксез, җайлап кына булса да динебезгә кайтыр. Авылымда күңелләрне илаһи чишмәләр белән чистартып торучы азан тавышлары  яңгырап торса, авылдашларым мәчеткә алып барган юлны якын итеп күреп, намазларга да  яңадан йөри башласалар, и сөенер иде уразмәтлеләрнең  унике буыннарына кадәр билгеле булган ата-бабаларының рухлары! ИншәәАллаһ!

Мәчеткә җылылык һәм яктылык бирү өчен БЭСК компаниесенең Әлшәй филиалы яңа элктр линиясе төзеп, мәчеткә җылылык һәм яктылык бирү мәсьәләләрен үз өстенә алды.

Үткән ел бик эшлекле, кешелекле асыл зат,  шәхси эшмәкәр Нияз Алтынгузинның командасы күп кенә ташламалар ясап, бу изге йортка, элекке  барлык  булган электр әйберләрен алып ташлап, өр-яңа электр  материаллары белән мәчеткә җылылык һәм яктылык үткәреп бирде. Әлхәмдүлилләһи! 

“Өмет” гәзитен авылыбызга кунакка чакырасым килә. Фатыйма абыстай Фаткуллина әзерләгән “Динебез-ислам” сәхифәсен бик яратып укыйбыз. Фатыйма абыстай авылыбызга килеп халыкны вәгазъләндерсә, догалар кылса, бәрәкәт иңәр, халкыбыз иман нуры белән балкыр иде дип өметләнәм! Аллаһ насыйп итсен!

                                                      Клара Тукаева.

Читайте нас