Динебез – Ислам
24 сентябрь 2021, 08:21

Шифа бирүче сүрә

“Өмет” гәзитенең узган санында бер сахабәнең “Фатиха” сүрәсен укып елан чагудан терелтүе хакында язып үткән идек. Бу сүрәне үзебезне дәвалауда ничек файдаланырга була соң?

letitbitwell.weebly.com Шифа бирүче сүрәletitbitwell.weebly.com Шифа бирүче сүрә
Шифа бирүче сүрәФото: letitbitwell.weebly.com

“Өмет” гәзитенең узган санында Әбү Сәгыйд әль-Худридан (радыйаллааһу гәнһү) килгән хәдистә бер сахабәнең “Уммуль-Китәб” – Китабның Анасы” ягъни “Фатиха” сүрәсен укып елан чагудан терелтүе хакында язып үткән идек. Бу сүрәне үзебезне дәвалауда ничек файдаланырга була соң?

Беренчедән, һәр әйтелгән сүзнең үзебезгә, тирә-юньдәгеләргә көчле тәэсире булганын билгеләп үтәргә кирәк. Япон галиме Масару Эмото сүзләрнең суга тәэсир итүе һәм шул тәэсир сәбәпле суның кристаллары үзгәрүен исбатлады. Тәнебезнең сиксән процентка чаклы составы судан торганын искә алсак, әйтелгән, ишетелгән сүзләрнең безнең организмга никадәр көчле йогынты ясавын күзалларга мөмкиндер. Аллаһу Тәгаләне мактап зикерләр әйткән, Коръән укыган, догалар кылган кешенең организмы бу сүзләр тәэсирендә сихәтләнә, яшәрә, куәтләнә бара. Болар янына намаз белән уразаны да өстәсәк, гыйбадәт кылган кешеләрнең сиксән-туксан яшькә җиткәндә дә җегәрле, яхшы хәтерле, көчле-дәрманлы калуын аңларга буладыр.

Коръәннең беренче сүрәсе булган “Фатиха”ның “Әш-Шәәфия”, ягъни “Шифа бирүче” дигән мәгнәсе бар. Һәм ул ихласлык белән, ышанып укыган кешегә бөтен авырулардан котылырга ярдәм итә. Моның өчен Аллаһу Тәгаләдән дога кылып шифа сорарга, һәм әлеге сүрәне авырткан җиргә ике кулны куеп җиде тапкыр укырга кирәк.

Икенче ысул өчен – өч литрлы банкага таза, эчә торган су салырга кирәк. Аннары утырып шул банканың авызына якын итеп җиде тапкыр “Фатиха” сүрәсен укырга. Япон галиме бер сүзнең генә дә суның составын үзгәртүе хакында ачыш ясады. Без исә Коръәннең бөек сүрәсен, Раббыбыз безгә Үзенең сөекле Рәсүле Мөхәммәд (салләллааһу гәләйһи вә сәлләм) аша “Шифа бирүче” дип белдергән олуг сүрәсен җиде кат укыйбыз. Һәм бу ысулның бөтен авырулардан сихәтләнергә ярдәм итүенә ышанабыз. Күп мөселманнар кайнатмыйча эчә торган суга әнә шул алым белән “Фатиха” сүрәсен укыйлар һәм көн саен шифалы, сихәт бирүче су эчәләр. Моны һәммәбез эшли ала бит. Кулыбызда шундый бөек нигъмәт булганын аңларга һәм аны файдаланырга, сау-сәламәт яшәргә насыйп булсын!

                                   Хәлим Госманов, Авыргазы районы.

 

Читайте нас