Динебез – Ислам
24 сентябрь 2021, 08:15

Догаларыбыз “Өмет” аша барып ирешсен

"Өмет" мәдрәсәсе" рубрикасын кире тергезүебезнең максаты нидә?

igelek.ru Догаларыбыз “Өмет” аша барып ирешсенigelek.ru Догаларыбыз “Өмет” аша барып ирешсен
Догаларыбыз “Өмет” аша барып ирешсенФото:igelek.ru

Көн саен редакциягә телефон аша, хатлар белән гәзитебезнең “Динебез - ислам” битендә чыккан язмаларга, догаларга рәхмәт сүзләре, тәкъдимнәр, теләкләр алабыз. Шушы көннәрдә “Ашкадар” радиосы аша барган туры эфирда да күп җылы сүзләр ишеттек. Радио тыңлаучылар киләчәктәге планнарыбыз хакында сорадылар. Барлык сорауларга җавап рәвешендә түбәндәге интервьюны бирергә булдык.

Сорауларга Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина җавап бирә.

  • Фатыйма апа, гәзит укучыларыбыз сүрәләрнең, догаларның мәгънәсен аңлатып язганыбыз өчен аеруча рәхмәтле. Бу хакта командировкалар вакытында еш ишетәбез.
  • Эльвира сеңлем, әлбәттә, гәзит укучыларыбызның изге теләкләренә, яхшы сүзләренә без дә рәхмәтлебез. Әмма иң беренче шөкеребез Аллаһу Тәгаләгә. Безгә шундый мөмкинлекне биреп, саваплы гамәлләр кылырга насыйп иткәне өчен. Һәм бу дөньяда Үзенә иман китереп, Ислам динендә яшәргә, Коръәнне укырга, динебезне өйрәнергә насыйп иткәне өчен. Чөнки мин иманлы гаиләдә тәрбияләнсәм дә, дин тыелган, атеизм котырган заманда үстем. Аллаһ сүзен әйтергә ярамаган вакытта нәнәй һәм картәтәй белән сәхәр ашап, сыйныфташларыма белдермичә, ураза тотып, Аллаһның бөек исемнәрен укып, дога кылып үстем. Бүгенге динебезгә ачыклыкның нинди зур бәхет икәнен яхшы аңлыйм.
  • Заманында “Өмет”нең яңа чыга башлаган чорында сез “Өмет” мәдрәсәсе” дигән рубриканы да керткән идегез бит.
  • Әйе, “Кызыл таң” гәзитендә ирем унбиш ел Фәрит Фаткуллин белән бергә эшләгәннән соң, (әйткәндәй, ул хәзер анда 47 ел эшли) хезмәттәшебез Римат Кашапов тәкъдиме белән “Өмет”кә күчтем. Дин темасына яза башлагач, гыйлем кирәклеген аңладым, укырга, аннары укытырга тотындым. Раббыма хисапсыз шөкерләр булсын, байтак шәкертләр укытырга насыйп булды. Инде алар үзләренең балалары белән дингә хезмәт итә.
  • Сез яңадан “Өмет”кә нинди уйлар белән килдегез?
  • Еллар дәвамында уку һәм укыту, дәгъват эшләре белән мәшгуль булып, язуга форсат җитмәде. Әмма динебезнең һаман артык алга китә алмавы, халкыбызның күп өлешенең иң гади нәрсәләрне дә белмәве йөрәкне әрнетте, кулга яңадан каләм алырга этәрде.
  • “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе нинди юнәлештә эшли?
  • Төп юнәлешебез – хатын-кызларга, балаларга иман һәм әхлак тәрбиясе бирү. Бу юнәлештә ун ел дәвамында мәчеттә елына дүртәр тапкыр берәр атналык курслар оештырдык. Аларда укыган хатын-кызларыбыз мәдрәсәләр, ислам университетлары тәмамлады. Күпчелеге районнарыбызда җиң сызганып Аллаһка хезмәт итә. Җиде ел элек Уфа янындагы Чесноковка авылына күчендек. Биредә әхлак мәктәбенең филиалын оештырдык, балалар, хатын-кызларга дәресләр бирәбез. Алдан сөйләшеп, районнарыбыздагы хатын-кызлар монда килеп дәресләр алып китә. Хәлләр үзгәрү сәбәпле, онлайн дәресләр алып барырга җыенабыз. Бу мөмкинлекне киңрәк файдаланырга ниятлибез.
  • Инде “Өмет”тәге эшләрегезгә әйләнеп кайтыйк.
  • Эльвира сеңлем, “Өмет”не укучы һәр милләттәшемә шуны әйтәсем килә. Адәм баласы бу дөньяда бик аз яши. Мәңгелек белән чагыштырганда бу, халык шагыйре Наҗар Нәҗми әйтмешли, “Бер күз ачып йомган ара гына

 Безнең җирдә үткән бу гомер”. Никадәр мәгънәле сүзләр!

Шул кыска гомеребездә иң төп максатыбыз Аллаһны танып, иманны ныгытып, фарыз булган гыйбадәтләрне урынына куеп, күп тәүбә-истигъфарлар кылып, сөекле Пәйгамбәребезгә якынаеп өлгерергә кирәк. Өлгерсәк, мәңгелек бәхеткә ирешербез, Иншәә Аллааһ.

  • Бүген гәзиттә көн саен шул хакта сүз алып барабыз бит инде.
  • Әлбәттә шулай. Гәзиткә язылган һәр киңәш, һәр дога, һәр вәгазь, сүрәләрнең мәгънәсе замандашларыбыз йөрәгенә барып җитсен, динебез алга китсен, йөрәкләргә иман тулсын, җаннар хозур тапсын, милләтебез диндә алга китсен дигән максатта эшләнә. Гәзит укучыларыбыздан мәкаләләр, хатлар, тәкъдимнәр, сораулар көтәбез. Һәм, әлбәттә, һәр гәзит укучыбыздан тиражны үстерүдә ярдәм өмет итәбез. Һәр әбүнәче бер генә кешене “Өмет”кә яздырса да, тиражыбыз бермәбер артыр, динебезне җиткерү өчен мөмкинлек киңәер иде.

Мөһим булган фарыз гамәлләрне өйрәтү, сүрәләрне, догаларны аңлату эшен дәвам итеп, гәзиттә әхлак темасына махсус бит ачарга ниятлибез. Барчагызга исән-имин булып, саваплы гамәлләр кылып яшәү насыйп булсын!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас