Кайгы һәм сагыш вакытында уку өчен
Ләәәә иләәһә илләллааһуль – Гәзыыймуль – Хәлиим. Ләәәә иләәһә илләллааһу Раббуль – Гәршиль – Гәзыыйм. Ләәәә иләәһә илләллааһу Раббус-сәмәвәәти вә Раббуль-әрдый вә Раббуль Гәршиль-Кәриим.
Ләәәәә иләәһә – юк иләһ, табына торган зат;
Илләллааһу – Аллаһтан башка;
Әль – Гәзыыйм – Чиксез Бөек;
Әль –Хәлиим - мәрхәмәтлек, йомшаклык белән Идарә Итүче;
Раббус – сәмәәвәәти – күкләрнең Раббысы;
Раббуль – Гәршиль-Гәзыыйм – Бөек Гәрешнең Раббысы;
Раббуль әрдый – җирнең Раббысы;
Раббуль Гәршиль Кәриим – Хөрмәтле Гәрешнең Раббысы.
Габдуллаһ ибн Габбас (р.г.) әйтүенчә, Аллаһ илчесе кайгылы һәм сагышлы чагында шул доганы укыган. (Мөслим).
Әллааһ. Әллааһ Раббии. Ләә үшрикү биһии шәй-әә.
Аллааһ. Аллааһ. Раббии – Раббым минем;
Ләә үшрикү – ширек кылмыйм, тиңдәш кылмыйм;
Биһии – Аңа;
Шәй-әә – бернәрсәне дә.
Хәсбийәллааһу вә нигъмәльВәкиил.
Хәсбийәллааһу – Аллаһ миңа җитәрлек;
Вә – һәм;
Нигмә – гүзәл, күркәм;
Әль-Вәкиил – Яклаучы.
Сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) шулай ди өйрәткән: “Әгәр нәрсәгә булса борчылсагыз ясә кайгырсагыз, җиде тапкыр шуларны әйтегез”.
Кайгы һәм сагышлы вакытта
Тирмизи җыентыгында килгән хәдистә сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) түбәндәгеләрне белдергән: “Мин бер дога беләм, әгәр дә кыен хәлгә калган, сарыга сабышкан Аллаһ колы аны укыса, Аллаһу Тәгалә аңа бу хәлдән чыгу өчен мотлак юлын ачачак. Бу – минем туганым Юныс гәләйһиссәләмнең балык эчендә караңгылыкта укыган догасы”.
Ләәәә иләәһә илләә Әнтә, сүбхәәнәкә, иннии күнтү минәззаалимиин.
Ләәәә иләәһә – юк иләһ;
Илләә Әнтә – Синнән башка;
Иннии – чынлыкта мин;
Күнтү – булдым;
Минәззаалимиин – үз-үземә золым кылучылардан.
Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.