Мөхәррәм аендагы Гашурә көне ун саныннан алынган Гашәра – гарәпчә ун дигәнне аңлата. Танылган фәкиһ, олуг дин галиме Әбу Ләйс Сәмәрканди үзенең китабында әлеге көндә булган олы вакыйгаларны түбәндәгечә билгели.
- Бу көнне җир һәм күкләр яратылган. Аллаһу Тәгалә Адәм гәләйһиссәләмнең тәүбәсен кабул иткән.
- Ибраһим гәләйһиссәләм туган. Нәкъ шул көнне ул Нәмруд патша үзенең хезмәтчеләре белән яккан зур ут эченнән исән-имин чыккан.
- Муса гәләйһиссәләм һәм аның кавеме Фиргавен һәм аның армиясеннән Аллаһ кодрәте белән диңгез эчендә барлыкка килгән юлдан чыгып котылган. Явыз тиран үзе диңгезгә батып үлгән.
- Әюп гәләйһиссәләм күп еллар дәвам иткән каты авырудан котылган, тулысынча сәламәтләнгән.
- 40 көн буена зур балык эчендә яткан Юныс гәләйһиссәләмне балык яр читенә китергән. Ул да бу көнне олы бәладән котылган.
- Сөләйман гәләйһиссәләмгә патшалык бирелгән.
- Нух гәләйһиссәләм үзенең көймәсе белән коры җиргә килеп туктаган.
Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
ФОто: nur.tatar