Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 июнь 2021, 12:28

Бәхет – ул канәгать булу

Минем дин юлыннан киткәнем дә юк.... Безнең нәсел репрессиягә эләккән нәсел, кулак балалары дип тә кимсеттеләр. Ләкин минем зурәтием – әнкәйнең абыйсы була инде ул – Миякәдә имам вазыйфасын башкарды. Мин медицина институтын, аспирантураны тәмамладым. Фәннәр кандидаты. Кесә тулы диплом. Зурәти янына кайтам: “Улым, әйдә, Коръән укытам, өйрәтәм”, - ди. Ә мин укый алмыйм. Икенче елны кабат чакыра. Шуннан соң уйландым, кесә тулы диплом, ә зурәти укыганны да укый белмим. Нинди гыйлем инде бу, димен.

Уфа шәһәрендәге “Ихлас” мәчетендә озак еллар дәвамында имам булган, хәзер мәхәллә җыены рәисе, “Балкыш” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов – бик үзенчәлекле шәхес. Һәр сүзнең тәмен, алай гына да түгел, авызыннан чыккан һәр җөмләнең бәһасен белеп сөйләшә ул. Тормыш мәгънәсен тоеп яшәргә ярата. Башкаларага да шуны төшендерергә тели. “Ихлас” мәчетенең бүгенгесе дә – аның тырышлыгы, янәшәсендәге хезмәттәшләренең теләктәшлеге нәтиҗәсе. 70 яшен тутырган Мөхәммәт хәзрәт Галләмов бәхет төшенчәсенең дә үзе өчен төп асылын тапкан. Заманында табиб һөнәрен сайлап, югары уку йортында белем ала ул. Табиб булса, бик күп кешеләрне савыктырыр, дәвалар иде. Ләкин Аллаһ аңа башка юнәлешне күрсәтә. Мөхәммәт хәзрәт үз халкына дин юлында хезмәт итә. Кемнәргәдер күңелен пакъләндерергә, кемнәргәдер уй-фикерләрен яманнан чистартырга булыша. Мөхәммәт хәзрәт Галләмов белән әңгәмә коруы да кызыклы. Без аның белән Казан шәһәрендә очрашып сөйләштек.
  • Мөхәммәт хәзрәт, Казанда еш кунак буласыз. Мин беләм, сез һәрнәрсәне үз күңелегез аша уздыра торган кеше. Казанга нинди хисләр белән киләсез?
  • Казан – ул безнең күңелебез солтаны. Аның җиләс җилләрендә әнкәбезнең, ерак бабаларыбызның догалары бар. Без Уфа башкалабыздан, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең сәламнәрен алып киләбез һәрвакыт.
  • Сез бик тәмле итеп, сүзләрне сайлап, матур итеп сөйләшәсез. Кайчандыр медицина тармагын сайлаган, табиб һөнәрен үзләштергән кешегә телебезнең бөтен гүзәллеген тоеп сөйләшү кайдан килә?
  • Сөекле пәйгамбәребез уку-укыту ысулларын безгә үзе нәсыйхәт итә. “Милләткә динегезне, телегезне өйрәтмәгез. Ә телегезне, милләтегезне һәм динегезне сөйдерегез”, – дигән. Бала үз телен, үз динен сөйсә, ул аны укытучысыннан да тизрәк өйрәнә. Мәсәлән, Башкортстанның Миякә районы Баязит авылында гомер иткән укытучым Мөкәррәмә апа Хәлфина безгә шундый итеп татар телен өйрәтер иде, мин хәзер дә аның мәхәббәте аркасында кагыйдәләрне, “кына”, “кенә” кисәкчәләренең дөрес язылышына кадәр яхшы беләм.
  • Ә дин юлына ничек килдегез?
  • Минем дин юлыннан киткәнем дә юк.... Безнең нәсел репрессиягә эләккән нәсел, кулак балалары дип тә кимсеттеләр. Ләкин минем зурәтием – әнкәйнең абыйсы була инде ул – Миякәдә имам вазыйфасын башкарды. Мин медицина институтын, аспирантураны тәмамладым. Фәннәр кандидаты. Кесә тулы диплом. Зурәти янына кайтам: “Улым, әйдә, Коръән укытам, өйрәтәм”, - ди. Ә мин укый алмыйм. Икенче елны кабат чакыра. Шуннан соң уйландым, кесә тулы диплом, ә зурәти укыганны да укый белмим. Нинди гыйлем инде бу, димен. Шул вакытта Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Уфа Тарихи мәчетендә мәдрәсә ачып җибәрде. Мин шунда укый башладым. Икееллык мәдрәсәдә укып чыккач, Тәлгать хәзрәт, бәлки, ничектер игътибар иткәндер, мине Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркәтип вазыйфасында калдырды. Дини хәяткә аяк басуым шуннан башланды. Мин шул вакытта Русия имамнары нинди әзерлекле булуын, кайда белем алганнарын күрдем. Үземдә дини гыйлемнең аз булуын аңладым. Тәлгать хәзрәт белән киңәшләштем дә, Төркиягә югары теология гыйлемен алырга киттем. Тарихның чишмә башы менә шулай башланды.
  • Мөхәммәт хәзрәт, Уфадагы “Ихлас” мәчетенең эшчәнлеге хакында хәбәрдарбыз. Ул тулы бер мәркәз булып тора. Бик күп эшләр башкарыла. Үзегезнең телевидениегез бар, бик матур журнал чыга. Мәчетне халкына тулы көченә эшли торган мәркәз итү өчен, әлбәттә, дини гыйлем генә түгел, журналист булу, алдынгы карашлы булу да, башка бик күп һөнәр ияләренә хас сыйфатларга ия булу да кирәк.
  • Сез “Ихлас” мәчетенә хакыйкый бер караш ташладыгыз. Рәхмәт сезгә. Уфа шәһәрендә “Ихлас” мәчетенең барлыкка килүе – тарихи бер вакыйга. Заманында мәчетләр мәктәпләргә, клубларга әйләнде. Ләкин менә күрәсез, 70 ел да үтмәде, “Луч” кинотеатры “Ихлас” мәчетенә бирелде. Аның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Халык кинога йөрми башлады, бина искерде. Ә без аны төзәттек. Бик отышлы килеп чыкты. Уфаның “Кызыл юл” дигән юллар чатында, күтәренке урында урнашкан. “Ихлас” мәчете турында күпме сөйләсәң дә була. Без аны бик яратабыз. Хәзер мин мәхәллә җыены рәисе. Төп вазыйфам – “Балкыш” тапшыруларын алып бару.
  • Камера каршына баскач, алып баручы һәрвакыт тамашачысын күз алдына китерә. “Балкыш” тапшыруын әзерләгәндә тамашачыга нинди фикер җиткерү турында уйлыйсыз?
  • Беләсезме, фикер гүзәл булырга тиеш. Тапшыру барганда аның магниты булырга тиеш. Ә аның фәкать сүз белән генә булуы мөмкин. “Ихлас” мәчетендә 25 еллык хезмәт, вәгазьләр сөйләү ярдәм итә. Хәзер вәгазь тыңлаучылар да үзгәрде бит. Мәчеттә алгы рәттә утыручыларның кайсысы очучы, кайсысы табиб, кайсы завод директоры булган кешеләр. Һәм алар гыйлемле. Синең нәрсә турында сөйләгәнеңне түгел, ничек сөйләгәнеңне тыңлыйлар. Тел күрке – сүз, диләр бит. Дин әһелләре гади халыктан берничә башка өстенрәк булырга тиеш. Шулай булмаса, дин әһеле милләтне, мөселманнар оешмасын сәламәтлек ярларына алып чыга алмый. Галимнәребез болай дигән: “Әгәр химия укытучысы химиядән башка нәрсә белмәсә, ул химияне дә тирәнтен белми”. Шуның кебек, дин әһеле дә диннән башка нәрсәне белмәсә, динне дә тиешенчә белми дигән сүз. Чөнки безнең динебез ислам дине – тормыш дине. Аны хәят дине, диләр. Ул һәм гыйбадәт, һәм гамәл, һәм икътисад, һәм сәясәт, һәм тарих, сәнгать, әдәбият – барсын да эченә ала. Киемнәребез, хәтта туклануыбыз да – барысы да динебездән. Шуның өчен дин әһелләренә бик югары таләпләр бар. Уфа халкы болай ди: “Әгәр халык дин әһелен, имамны аңламый икән, бу зур бәла түгел. Әгәр имам үз халкын аңламый икән, бу – баш бәласе”.
  • Сез: “Мәчетләрдә беренче рәтләрдә тормыш тәҗрибәсе булган, гыйлемле кешеләр утыра”, - дисез. Әлбәттә, арткы рәтләрдә яшьләр утыра. Берзаман алар шул алгы рәткә күчәчәк. Әлеге яшьләр алгы рәткә күчсен өчен аларны гыйлемле итәргә кирәк. Моның өчен бүгеннән үк шөгыльләнми ярамый. Сездә бу юнәлештә эшләр ничек бара?
  • Дөрес фикер. Әйтәләр бит, киләчәкнең бөтен чәчәкләре бүген кулыгызда тоткан орлыклар, дип. Аллаһка шөкер, безнең “Ихлас” мәчетебезгә дә яшьлек килде. Соңгы 25 елда җитешкән егет – Альфред Дәүләтшин имам вазыйфасын башкара. Бу егет үзебезнең арада җитеште. Ул тарихны да, динебезне дә, милләтне, телне дә яхшы белә. Мәхәлләбезгә хәзер күбесе яшьләр килә. Аларга йогынты ясау ысуллары төрлечә. Яшьләрнең кимчелекләрен күрмәскә, тәнкыйтьне йомшак кына ясарга, күңелләрен суытмаска кирәк. Без “Ихлас” мәчетебездә вәгазьләрне гел татар телендә генә алып барабыз. Вәгазьләребез гел алдынгы карашлы кешеләрне күз уңында тотып укыла. Яшьләр арасында мәчетебездә бик булышып торучылар бар. Нәрсә сорасаң китереп баралар: кирпечен дә, тимерен дә, башкасын да. Ләкин мин татарча сөйләп торам, алар русча җавап бирә. Бервакыт әйтәм: “Егетләр, бәлки сезнең өчен вәгазьләрне русча сөйләргәдер?” – дим. “Юк, хәзрәт, татарча сөйләгез. Русча сөйләсәгез, без мәчеткә йөрмибез. “Ихлас”ка туган телебезнең матурлыгын ишетү өчен, ләззәт алу өчен киләбез”, - диләр. Димәк, аларда мхәббәт бар. Бер телдә сөйләшкәннәр түгел, бер нияттә булганнар максатына ирешә, диләр бит. Мәчетебезгә Башкортстанның төрле төбәкләреннән көчле дулкын булып киләләр. Әйтәләр бит, җирләрдән күкләргә ирешкән бер моң бар. Әлбәттә, ул мәхәббәт белән типкән йөрәк тавышы.
  • Мөхәммәт хәзрәт, сез инде бу тормышның ачысын да, татлысын да күргән кеше. 70 яшьтә инде узган гомергә ниндидер нәтиҗәләр дә ясыйсың. Бу тормышта сез ләззәт ала торган әйбер – ул нәрсә?
  • Ул – бәхет төшенчәсе. Пәйгамбәребез үзенең догасында әйтә торган булган: “Йәгез әле, шөкер итик, йә бер дөнья тутырганчы, йә бер күңел тулганчы”, – дип. Пәйгамбәребез әлеге догасы белән бу якты дөньяның кадерен белергә куша, гомеребез фани булганын искәртә. Дөньяга яратып карасаң, ул тагын да матур күренә. Бәхет – ул канәгать булудан башлана. Минем яшем инде 70тә. Аллаһка шөкер, сизми дә калдык, ул килеп җиткән икән. Ләкин аның үз нәтиҗәләре дә бар икән. Мәсәлән, 70 яшькә җиткәч, үзеңнең дәрәҗәң белән башкаларга басым ясамаска, артык акыллы булып та кыланмаска, кирәк. Үзеңнең чирләрең турында сөйләп, кешеләрнең теңкәсенә тимәскә. Хатыныңның сүзен тыңларга. Бу ирләрнең зәгыйфьлегеннән түгел, ул ирләрнең булдыклылыгыннан килә.
  • Мөхәммәт хәзрәт, мондый сүзләрдән соң сезгә хөрмәт тагын да арта. Сезнең бу фикерләрегез, безнең әңгәмәбез укучыларга да файдалы булыр дип уйлыйм. Уңышлар теләп калабыз.
  • Мин дә сүнмәсен һәм сүрелмәсен үзебез кабызган мәхәббәт дип догалар кылачакмын.
  • Энҗе Шәйхетдинова.
    “Өмет” гәзите редакциясе Мөхәммәд хәзрәтне шушы көннәрдә Бөтенрусия татар имамнары форумында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә Дуслык ордены белән бүләкләнүе белән чын күңелдән котлый! Киләчәктә дә милләтебезгә, динебезгә хезмәт итеп, Аллаһ ризалыгына ирешергә насыйп булсын!
    Читайте нас в