Динебез – Ислам
15 Декабря 2020, 10:50

Пәйгамбәребез мәчете

Динебезнең иң изге урыннарының берсе Сәгуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә урнашкан. Ән-Нәбәви мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (г.в.с.) кабере урнашкан. Мәдинә мәчете әһәмияте буенча Мәккәдән соң икенче урында тора.

.
Динебезнең иң изге урыннарының берсе Сәгуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә урнашкан. Ән-Нәбәви мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (г.в.с.) кабере урнашкан. Мәдинә мәчете әһәмияте буенча Мәккәдән соң икенче урында тора.
Әлеге мәчетне төзүдә пәйгамбәребез (г.в.с.) үзе катнашкан. Бүгенге көндә Мәдинә музеенда пәйгамбәребез катнашлыгында төзелгән дөньядагы иң беренче мәчет макеты саклана. Әлбәттә, ул чордагы мәчет бинасы үтә дә гади булган.
1440 ел элек вакытка әйләнеп кайтыйк. Мәчет гади материаллар: таш, кирпеч, кызыл балчык, пальма агачы ботаклары һәм агачыннан төзелгән. Мәчет төзелгән вакытта ук өч зонага бүленә. Аның беренчесе — түбәлесе — беренче рәттә намаз укучылар өчен тәгаенләнгән була. Икенче зонасы ачык ихата булса, өченчесе — мәчет артында махсус зона — суфилар-ярлы мөһәҗирләр өчен тәгаенләнә. Мәчет 1050 квадрат метр мәйданлы була һәм анда бер үк вакытта 1700 кеше гыйбадәт кыла алган.
Мәчет беренче тапкыр һиҗри елның 7 нче елында Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) катнашлыгында зурайтыла. Мәчетнең мәйданы 2500 квадрат метрга кадәр җиткерелә һәм анда берьюлы 4,166 кеше намаз укый ала. Мәчетнең тышкы күренеше үзгәртелми.
Пәйгамбәребез (г.в.с.) 622 нче елда каты авырып китә. Аның гомеренең соңгы өч көнендә, чире көчәйгәч, имам вазифасын Әбү-Бәкер башкара. Каты авырса да, Әбү-Бәкер намаз укый башлагач, Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) яшәгән бүлмәсеннән чыгып хәлифләренә карый. Аны күргәч, Әбү-Бәкер, пәйгамбәр имам вазифасын үзе башкарсын өчен аңа юл бирә, әмма Мөхәммәт галәйһиссәләм дәвам итегез дип, кулы белән хәлсез генә ишарә ясый да кире бүлмәсенә кереп китә. Бу тарафдарларының аны соңгы тапкыр күрүләре була. Пәйгамбәр бүлмәсенә кергәч, башын хатыны Гайшәнең тезләренә сала. Чире көчәя бара. Ул өч тапкыр “изге юлдашлар белән” дип кабатлый һәм... җан бирә.
Пәйгамбәр вафат булгач аны кайда күмү турында киңәшләшә башлыйлар. Әбү-Бәкер, мин пәйгамбәрдән (г.в.с.) пәйгамбәрләрне үлгән урынында күмәләр дип әйтүен ишеткәнем булды, ди. Көрәешләр аны Гайшә бүлмәсендә күмәргә карар итә. Күмәр алдыннан якын сәхәбәләренең һәркайсы, ул яткан бүлмәгә берәм-берәм кереп, җеназа намазы укыйлар. Риваятьтә җеназа намазы ике көн барды дип хәбәр ителә. Пәйгамбәрнең меңнәрчә сәхәбәләре җеназа намазы укый.
Вакыты җитеп динебезнең беренче халифләре Әбү-Бәкер, аннары Гомәр дә дөнья куйгач, икесе дә пәйгамбәребез янына җирләнә. Гомәрдән соң Гайшә бүлмәгә кара пәрдә элә. Шуннан соң бу урынны ябалар һәм ул Әл-Һиҗрәт әл-Нәбәви дип атала башлый.
Гүзәл чатырлар
Пәйгамбәребез вафатыннан соң мәчетне зурайту эшләре дәвам иттерелә. Үз вакытында Гомәр ибн Хаттаб мәчетне зурайтуга үз өлешен сала. Мәчет мәйданы 3600 квадрат метрга кадәр зурайтылганнан соң анда берьюлы 6 мең кешегә намаз уку мөмкинлеге туа. Гомәр беренче булып мәчет ихатасына таш сала һәм шул чордан алып әлеге ихата хасва дип атала. Бүгенге көндә изге мәчетнең ачык һава астында урнашкан ихатасында автомат рәвештә эшләүче чатырлар корылган. Чатырлар мәчет ихатасын кояш һәм эсседән саклый. Кешеләр ул матур чатырлар астында йөргәндә аларның никадәр катлаулы механизмнан корылуы турында аңлап-белеп тә бетермиләр.
Бүгенге көндә изге мәчет ихатасында катлаулы механизмлы 250 чатыр корылган. Ул 150 мең квадрат метр күләгә тәшкил итә. Чатырлар белән идарә итү буенча махсус бер идарә оештырылган. Аларны 160 кеше хезмәтләндерә. Алар һәркөнне механизмнарның төзеклеген һәм чисталыгын тикшерә. Бер чатыр түбәсен юу 3 сәгать вакытны ала. Аны пистолеттан су сиптереп юалар.
Чатырларны ачу һәм ябу гади түгел. Зонтны ачу өчен башта җилнең исү куәте искә алына. Әгәр дә җил секундына 15 метрдан тизрәк иссә, ул чатырлар өчен куркыныч тудыра. Һава торышын алдан белми торып зонтларны ачмыйлар. Бу эш бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнелгән.
Янә тарих буенча
Гомәрдән соң мәчетне киңәйтү белән Усман ибн Гаффәт шөгыльләнә. Ул мәчет ихатасын 4096 квадрат метрга ягъни 6862 кеше сыешлы итеп зурайттыра. Изге мәчетнең тышы да үзгәрә: пальма ботаклары һәм баганалары агачка алмаштырыла.
Өмияз чорында мәчет янә яңарыш кичерә — 6465 квадрат метр мәйдан били башлый. Изге мәчеттә берьюлы 10775 кеше намаз укый ала. Төзелеш материаллары да таш һәм мозаикадан була. Шулай ук мәчет мәйданының 4 ягына манара корыла. Бу чорда Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) яшәгән бүлмә беренче тапкыр мәчет чикләренә керә.
Аббасидлар чорында мәчет тагын да үзгәртелә: 8915 квадрат метрлы мәйдан 14858 намаз укучыны сыйдыра башлый. Тагын ике манара өстәп төзиләр. Алар шулай ук мәчет ихатасы уртасында, тәһарәт алу һәм су эчү өчен, мисва төзиләр.
Мәмлүкләр чорында изге мәчетне төзү эшләре дәвам итә. Бу чорда мәчетнең күпсанлы гөмбәзләре барлыкка килә. Ә пәйгамбәр бүлмәсе өстендә, башка гөмбәзләрдән аермалы буларак, көмеш төсле гөмбәз корыла. Бу чорда төзелгән гөмбәзләр һаман да шул килеш саклана. Шулай ук мәчетнең төп зур манарасы да корыла. Бүгенге көндә гөмбәзләр яңартылган: алар автомат рәвештә күчеп йөриләр. Аларны ихаталарны яктырту һәм җилләтү кирәк булганда ачалар.
Мәмлүкләрдән соң османнар изге мәчетне зурайтуга үз өлешен сала. 10 мең квадрат метрга кадәр зурайтылган изге мәчет 17 мең намаз укучыны сыйдыра башлый. Осман чорында Мөхәммәт пәйгамбәр бүлмәсе өстенә корылган гөмбәзне яшел төскә буйыйлар.
Безнең көннәрдә Сәгуд Гарәбстаны мәчетне берничә этапта киңәйтә. Хәзер мәчет 335,500 квадрат метр мәйданны били һәм бер үк вакытта ярты миллион намаз укучыны үзенә сыйдыра. Мәчет өр-яңа технологияләр белән баетылган.
Изге мәчет ишекләре
Аларның һәркайсының биеклеге — 6 метр, киңлеге 3 метр тәшкил итә. Мәһабәт ишекләр гаять авыр күренә, ләкин алар бер бармак төртү белән җиңел итеп ачыла. Изге мәчеттә ишекләр белән идарә итүче тулы бер бүлек эшли һәм ул иң зур бүлекләрнең берсе. “Ишекләр белән идарә итү бүлеге”ндә тәүлек һәм ел әйләнәсенә 360 кеше эшли.
Мәчеттә балалар өчен уенчыклар белән баетылган уен бүлмәсе булдырылган. Билгеле ки, кешеләр умарта күче сыман мыжлап торган урында балаларның адашып калу ихтималлыгы зур. Биредә дә ата-аналары белән мәчеткә килгән балалар кайбер чакта төркемдә адашып калалар. Шуңа күрә бу мәсьәләне чишү өчен биредә балаларны табу буенча махсус бүлек эшли. Махсус бүлек хезмәткәрләре кыска гына вакыт эчендә табып, баланы фотога төшереп, хәвефсезлек хезмәткәрләренә җибәрә. Баланы ата-анасы килеп алгач, кулларына тапшыруны исбат итәр өчен, тагын фотога төшерәләр. Әйткәндәй, хәзер балалары белән килгән гаиләләргә махсус беләзек бирәләр. Бу вакытны экономияләү мөмкинлеген бирә. Тәүлек әйләнәсенә күрсәтелгән бу хезмәттә 15 кеше эшли.
Зәм-зәм суы
Изге суны Мәккәдән Мәдинәгә ташуга килгәндә, биредә җитди контроль эшли. Цистерналарга тутырып ташылган суга беркем дә кагыла, аңа ни дә булса өсти яки суны алмаштыра алмасыннар өчен катгый контроль урнаштырылган. Мәккәдә зәм-зәм суын тутыру белән зур машина цистернасын шунда ук йозак белән биклиләр. Машина Мәдинәгә килгәч, җаваплы кеше махсус ачкыч белән ача. Шуннан соң су контроль тикшерүгә алына. Лаборатор тикшерүләрдән соң мәчет астындагы саклагычка насос белән агызалар. Анда зәм-зәм суы, бөтен гигиена шартлары үтәлеп, 7 мең термомичкәгә тутырыла. Һәр көнне Мәккәдән Мәдинәгә — 250 тонна, ягъни 12 цистерна зәм-зәм суы ташыла.
Мәчетнең эчке матурлыгын саклаучы бүлекләрнең берсе—келәмнәр идарәсе. Пәйгамбәр мәчете идәннәренә 16 мең келәм җәелгән. Ул келәмнәрне махсус сканерлар белән тикшерәләр. Һәр келәмнең үз коды бар. Сканер келәмнең кайчан җәелүен, кайчан тазартылуын һәм кайчан тазартырга кирәк булачагын “укый”. Прибор келәмнәрне контрольдә тоту эшен җиңеләйтә. “Келәмнәр идарәсе” мәчетнең “Гигиена хакимияте”нә карый.
Ифтар
Йөзләрчә еллар буена изге мәчеттә һәр дүшәмбе, пәнҗешәмбедә һәм изге көннәрдә ифтар ашы үткәрелә. Бу эшне мәрхәмәтлек кылырга ашыгучылар, алар нигездә эшкуарлар, башкара. Бүген анда ифтар ашын 20, 30 хәтта 40 һәм аннан күбрәк еллар оештыручылар бар. Бу изге эшне 100 елдан артык башкарган династияләр бар.
Ифтар ашы үткәрергә теләүчеләр башта мәчет хакимиятеннән рөхсәт алырга тиеш. Рөхсәт бирелгән кешегә “Ифтарны хезмәтләндерү картасы” бирелә. Анда картаның саны һәм кайсы ишектән керергә кирәклеге язылган. Чөнки биредә теләсә кайсы ишектән кереп, теләсә кайсы урынга ашъяулык җәяргә рөхсәт ителми. Бөтен эш тәртип буенча. Картада шулай ук ураза тотучылар саны, нинди азык-төлек һәм аны күпме күләмдә китерергә тиешлеге язылган. Ифтардан соң калган ризык ташланмый. Аларны тартмаларга җыеп, мохтаҗларга тараталар. Ашъяулыклар күз ачып йомган арада, ягъни 2 минут эчендә җыела. Ифтарга һәр көнне 5300 ашъяулык җәелә. Рамазан аенда —122 мең порция әзерлиләр. Бу исә ай буена 3 млн. 600 мең кеше дигән сүз.
Изге мәчеткә килүчеләр, һич борчылмыйча, машиналарын парковкалу урынына калдырып китәләр. 4300 машина сыешлы ике катлы парковка урыны төзелгән. Һәр машинага 4 кеше утырып килгән дип исәпләгәндә, мәчет берьюлы тәүлегенә 20 мең кешене хезмәтләндерә дигән сүз. Машина парковкалауның бәясе — сәгатенә 1 реал.
Каллиграф шәех Усман Таха
Без еллар буена Көръән укыйбыз һәм бүген инде ул да компьютер тарафыннан гына басыладыр дип уйлыйбыз. Алай түгел икән шул.
Көръәнне башыннан ахырына кадәр каллиграф кулдан яза. Пәйгамбәребез мәчетендә каллиграф Усман Таханы күргән кеше шунда ук аның кулларын үбәргә омтыла. Чөнки ул шушы ару-талу белмәс куллары белән 40 елга якын инде изге Көръән сүзләре яза.
Усман Таха бөтен риватьләре буенча Көръәннең 12гә якын күчермәсен язган. “Мин каллиграфиягә гашыйкмын,— ди ул.—Кулларым каләм тота алмаслык хәлгә җиткәнче язам. Бу эштән бетмәс-төкәнмәс ләззәт алам. Көръәннең бер битен дә тәһарәтсез язмадым”,— ди ул.
Изге китапны кул белән күчереп язу өчен күпме вакыт кирәк дисез? Кемдер алты ай дисә, кемдер бер ел дип исәпли. Усман Таха Изге китабыбызны Аллаһы Тәгалә бирмеш һәр көнне өч ел туктаусыз яза. “Оҗмах турында язганда күңелемне рәхәтлек хисләре биләп ала һәм аятьләрнең бетмәвен телим. Ә инде тәмуг газаплары турында яза башласам, кулларым җиңелчә калтырый башлый. Гадәттә тирләмәсәм дә, җан тиргә төшәм һәм һушымны җуяр чиккә җитәм. Көръән укучылар Аллаһы Тәгалә минем күз нурларымны сакласын өчен дога кылсыннар”,—ди 86 яшьлек каллиграф.
Шулай итеп, Көръәнне машинада бастырырга җибәрер алдыннан башта матур итеп аның кулъязмасын язалар. Шуннан соң ул санлы күчермәгә күчерелә. Санлы күчермә металл табакларга салына. Көръән король Фахд комплексында махсус кәгазьдә бастырыла. Ясалма кәгазь эләкмәсен өчен һәр 950 килограммлы рулонга мөһер сугылган. Бастырыла башлагач Көръән битләре берничә тапкыр контроль аша үтә. Һәр контролер үзенең мөһерен суга. Изге китапның битләре җыелгач, тышлык ябыштыру алдыннан, тагын тикшерү линиясе аша үтә. Тагын контролер үз мөһерен суга. Әзер китапларны махсус тимер арбаларга тәртип белән өяләр. Бер арбага 1400 китап сыя. Арытаба изге китап соңгы сыйфат контроленә озатыла. Анда 380 хезмәткәрнең һәркайсы билгеле күләмдә изге китапны тикшерә. Ниһаять, эше тәмам булгач, “Король Фахд комплексы” дигән сыйфат раслау мөһере сугыла.
Бу комплекста Көръәннең 76 телдә тәрҗемәсе бастырыла. Комплекс һәр елны 20 миллионга якын Көръән һ.б продукция чыгара. Комплекстагы эш процессын күрергә һәр көнне меңнәрчә кеше экскурсиягә килә. Чыккан чакта һәр кемгә Көръән бүләк итәләр.
Мәдинәгә рәхим итегез!
Билгеле булуынча җир йөзендә яшәгән һәр цивилизация үз мирасын калдырган. Мәдинә шәһәре дә кызыклы тарихи экспонатларга бай. Мәчеттә изге Көръәнгә багышланган музей эшли. Мәдинә тарихи урыннарга да гаять бай. Мәдинәдә туристларны изге урыннарга экскурсиягә йөртү буенча “Туристик автобус” проекты эшли. Истәлекле урыннар арасында: пәйгамбәр мәчете Әс-сәләм капкалары, Өхүд тавы, “Ән-Нур” сәүдә үзәге, Солтан урамы, Ике кыйбла мәчете, Хандак сугышы, 7 мәчет һ.б бар. Автобус 16 телгә тәрҗемә итүче автомат гид белән баетылган.
Читайте нас