Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 апрель 2020, 13:10

Нурлы Мәдинә

Мәдинә шәһәре Сәгуд Гарәбстаны корольлегенең көнбатыш өлешендә Мәккә каласыннан төньякка таба 430 колометр арада урнашкан. Мәдинә шәһәреннән Кызыл диңгез ярына кадәр турыга — 150 километр чамасы. Кала борынгы заманнарда Ясриб дип атала. Ул Сүриядән Йәмәнгә бара торган кәрван юлында мөһим роль уйнаган.

Мәдинә шәһәре Сәгуд Гарәбстаны корольлегенең көнбатыш өлешендә Мәккә каласыннан төньякка таба 430 колометр арада урнашкан. Мәдинә шәһәреннән Кызыл диңгез ярына кадәр турыга — 150 километр чамасы.
Кала борынгы заманнарда Ясриб дип атала. Ул Сүриядән Йәмәнгә бара торган кәрван юлында мөһим роль уйнаган.
Мәдинә Сәгуд Гарәбстанында ислам дине барлыкка килгәч кенә данлыклы калага әверелә. Әмма ислам пәйда булганчы йөзләрчә еллар элек биредә нигездә яһүд халкы яши.
Мәдинә тарихы бик-бик борынгы, Муса пәйгамбәр белән амалекитяннар (яһүдләр белән дошманлашып яшәгән күрше кабилә) арасында сугышлар барган заманнарга барып тоташа. Гарәп ярымутравында Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр шәһәр яһүдләрнең зур үзәге була. Биредә яһүд нәсел-нәсәпләре яши. Кайнук һәм Надир кланнары күп гасырлар дәвамында биредә гомер итә. 627 нче елда аларны күпләп кыралар: ирләрне үтерәләр, хатын-кызларны балалар белән коллыкка саталар. Чөнки алар яңа динне кабул итәргә теләмиләр һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне юк итәргә җыеналар. Пәйгамбәр бу турыда алдан белеп торуы сәбәпле куркыныч язмышка дучар булмый кала.
Чүл тигезлегендә урнашкан Мәдинә тирә-як калкулыклардан агып төшкән зур су запасына ия була. Бу исә пальмалар һәм авыл хуҗалыгын сугару мөкинлеген биргән. Мәдинә шәһәре гомер бакый сәяхәтчеләргә туктап, ял алу өчен иң мөһим тукталышлардан саналган.
Даими рәвештә су һәм азык булу үтеп баручы кәрванчылар өчен юлда мөһим тукталыш булган. Алар биредә туктап ял иткән һәм азык-төлек туплаган. Урындагы халык сәфәрчеләргә азык-төлек саткан. Алар Гарәп ярымутравыннан Сүрия һәм Мисырга кадәр сату иткән эре сәүдәгәрләр белән сату иткәнлектән, тора-бара сәүдә эшенә тартылып киткән.
Мәдинә — бүгенге көндә мөселман дөньясында әһәмияте буенча икенче урында торган кала. Мәккәдән соң нурлы Мәдинә икенче изге кала булып санала. Изге кала, чөнки биредә катгый шәригать законнары һәм кагыйдәләре өстенлек итә. Әйтик, биредә агачларны кисәргә, чәчәкләрне һәм агач ботакларын өзәргә ярамый. Йортныкы булмаган хайваннарга кагылырга ярамый, аларны үтерү тыела. Калага килгән һәр мөселман үзен тулы хәвефсезлектә тоя. Аның гомеренә берни янамый һәм янарга тиеш тә түгел. Бу изге урында сугыш һәм үтерешләргә юл куелмый. Биредә җимерүләрнең бөтен төре дә тыелган. Җирле халык үзләре яшәгән каланы дөньяда иң тазасы, иң чистасы дип саныйлар.
Мәккәдән чыгып китәргә мәҗбүр булган ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) 622 елда бу шәһәрдә урнаша. Тора-бара калага әл-Мәдинә ән-Нәби —“пәйгамбәр каласы” исеме бирелә. “Әл Мәдинә” гарәпчәдән тәрҗемәсе “шәһәр” дигәнне аңлата. Гарәпләр үзләре бу шәһәрне “әл Мәдинәтуль Мөнәварату” ягъни нурлы кала дип атап йөртәләр. Әйткәндәй, гарәпләр Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәдинәгә күчеп килгән көненнән башлап “хижри” мөселман ел исәбен алып бара башлыйлар.
Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) күченгән вакыттан алып бу шәһәр ислам дәүләте башкаласы һәм хак динне тарату үзәгенә әверелә. Бу шәһр аллаһы Тәгалә фатихасын биргән икенче кала. Пәйгамбәр гомеренең соңгы ун елын шушы калада яши.
Мөхәммәт пәйгамбәр 632 елда дөньядан киткәч, шушы калага җирләнә. Мәдинә 5 исемгә: Мәдинат, Таба, Тайбәт, Алдар һәм Ясриб исемнәренә ия. Шәһәрнең борынгы Ясриб исеме Коръәндә бер тапкыр искә алына. Мәдинә исә — дүрт тапкыр. Мәҗүсилек һәм күпаллалыктан тазартылгач һәм куркыныч беткәннән соң калага Таба һәм Тайбәт исемнәре белән атала. Мәдинат исә — Аллаһыга табына торган урын.
Болар — шәһәрнең киң таралган исемнәре. Мәдинәнең башка төрле исемнәре дә бар һәм алар меңнән артып китә. “Итхаф” китабында гына аның 70 исеме китерелә.
Мәдинә — Ислам дине ныгыган беренче кала. Бу җирдә Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) нигез салган Ән-Нәби мәчете урнашкан. Башта ул пәйгамбәр яшәгән йорт була. Аның вафатыннан соң аны пәйгамбәр хөрмәтенә төзелгән яңа мәчет составына кертәләр. Бүгенге көндә бу мәчет — ун манаралы. Аның 4 манарасы — 70 метр, калган алтысы —104 метр биеклегендә. Пәйгамбәр мәчете үзенең гөмбәзе белән данлыклы. Аның иске өлешендә яшел гөмбәз калкып тора, аның янында көмеш гөмбәзлесе урнашкан. Яшел гөмбәзлесе астында Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) йорты урнашкан, хәзер анда аның кабере. Әбүбәкер (р.г.) һәм Гомәр (р.г.) сәхабәләренең кеберләре дә шунда.
Шул вакыттан алып мәчет даими төзелеп-яңартылып тора. Бүгенге көндә борынгы корылманың мәйданы 160 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Аның эченә беръюлы 700 меңгә кадәр мөселман сыя. Хаҗ вакытында аларның андагы саны миллионнан артып китә.
Куба мәчете шулай ук иң данлыклысы. Мәккәдән куылып Мәдинәгә килгәч, аңа пәйгамбәр (с.г.в.) үзе нигез сала. Гомумән, бүген Мәдинәдә мәчетләр саны йөзгә җитә.
Мәгълүм булуынча, Мәдинә — Мәккәдән кала икенче иң изге урын. Пәйгамбәр мәчетендә укылган намаз башка урында укылган мең намазга тора. Биредә башкарылган изге эшләренең савабы меңнәрчә тапкырларга арта.
Бүгенге Мәдинә
Бүгенге көндә Мәдинәдә 1,2 миллион кеше яши. Тропик зонада урнашканлыктан Мәдинә климаты эссе. Кышын биредә уртача һава температурасы +17 градус булса, җәен +36 градус. Кайбер көннәрдә эсселек +47 градуска кадәр менә. Яңгыр аз яуганлыктан Мәдинә дөньяның иң коры шәһәрләренең берсеннән санала.
Мәдинә нигездә хаҗ кылучыларны хезмәтләндерүгә юнәлеш алган. Шәһәрдә металл эшкәртү һәм автомобиль ремонтлау предприятиеләре, кәсепчелек һәм балта осталары остаханәләре бар. Авыл хуҗалыгы да бар: ул нигездә финик агачларын, шулай ук яшелчә-җимеш, иген үстерү белән шөгыльләнә.
Кала тормышы бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Аның кызыклы яклары шәһәрнең бөтен өлкәләрендә дә чагыла. Шәһәрдә йөзләрчә еллар дәвамында базарлар эшли. Алар кала халкының ял итү һәм очрашып сөйләшү өчен яраткан урыннарының берсенә әверелгән. Чагу төсле базар рәтләре буйлап йөргәндә алар дус-ишләре, туган-тумачалары белән очрашалар. Сәүдә рәтләре арасында җыйнак ресторанчыклар һәм кафелар урнашкан. Күпләр бирегә хуш исле кофе эчеп сөйләшеп утыру өчен махсус киләләр. Һавада традицион тәмләткечләрнең хуш исләре аңкый. Аңлашылуынча, биредә бары тик хәләл ризыклар гына әзерләнә. Төп ит ризыгы — бәрән-сарык ите. Сәгуд Гарәбстанында туган хәләл ризык, хәләл туклану төрле илләрдә популярлыкка ия. Мөселман динен тотучылар гына түгел, сәламәтлеге турында кайгыртучылар да аңа өстенлек бирә.
Милли кәсепләрен күз карасыдай саклыйлар. Урындагы базарда йөргәндә гарәпләрнең иң яхшы товарларын шәһәр кәсепчеләре һәм рәссамнарының иң чагу әсәрләреннән чыгып бәяләргә була. Мәдинәдә кулдан тукылган затлы келәмнәр, асыл тукымалар һәм җирле халыкның типик кием-салымын сатып алырга мөмкин. Бакырдан ясалган әйберләр туристлар арасында зур сорау белән файдалана. Урындагы осталар алардан матур табак-савыт, бакыр шәмдәлләр һәм башка кирәк-яраклар ясыйлар. Хатын-кызлар бакыр бизәгечләрне матурлык өчен генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өчен дә тагалар. Мәдинә остаханәләрендә агачтан да күз явын алырлык әйберләр ясыйлар, шулай ук урындагы базарда традицион музыка уен коралларын да сатып алырга мөмкин. Базарларда сатулашу кабул ителгән, оста итеп сатулашканда товар хакын 2—3 тапкырга төшереп була. Ә менә кибетләрдә товар билгеләнгән хак буенча гына сатыла.
Әлбәттә, үзенчәлекле яшәү рәвеше һәм дини йолаларны катгый саклау җирле халык холкына йогынтысын ясамыйча калмаган. Алар бездән искиткеч тыныч һәм бар нәрсәдән канәгать холыклары белән аерылып торалар. Кычкырып сөйләшү һәм хис-тойгыларны ярсып күрсәтү кабул ителмәгән. Йөзләрчә еллар буена ябык киемдә йөрү саклана, аеруча каланың хатын-кызлары үзләренә кием сайлауга зур игътибар бүлә. Никадәр эссе булмасын алар һәрчак нейтраль төсле яулык бөркәнгәннәр һәм озын күлмәктәләр. Кул чуклары һәм күзләре генә ачык.
Сәбәбе белән аңлашылуынча, Мәдинәдә төнге клублар һәм барлар юк. Актив ял итүчеләр өчен чүл буенча джипларда экскурсияләр оештыралар. Экскурсияләрдә бәдәвиләр тормышы белән якыннан танышырга мөмкин. Шулай ук гарәпләрнең кунакларга күрсәтерлек борынгы изге урыннары чиксез күп.
Җирле халык кофе ярата һәм аны күп эчә. Кофега кардамон, мускат чикләвеге, канәфер тәмләткечләре кушып, кечкенә чәшкеләрдән эчәләр. Кофены кунак каршында кыздырып, изеп, пешерү тәрбиялелек, кунакка хөрмәт күрсәтү билгесе. Чәй шулай ук яраткан эчемлекләре. Нигездә аңа үләннәр кушап эчәләр. Йогурттан лабан эчемлеге ясыйлар. Ул татлы да, тозлы да булырга мөмкин. Рамазан ае вакытында икмәк һәм финик пальмасыннан ясалган собиа эчемлеген эчәләр. Ризыкның күбесен куллары белән ашыйлар. Ит ризыклары янына фатуш, табуле салатлары бирәләр. Борчак ашы — хумус, ногыттан —ит һәм куе яшелчә ашлары —яраткан ризыклары, фуль дигән аш пешерәләр. Икмәк — һәрчак табын түрләрендә. Гомумән, ризыклары төрлелеккә үтә бай.
Читайте нас: