Бөек Раббыбыз кеше организмын шундый итеп яралткан ки, һәркемнең тәнендә ашамыйча кырык көн яши алырлык запас матдәләр бар. Рамазанда мөэминнәр мөмкин кадәр чамалы ашап, тәнен сәламәтләндерүгә, нәфесен тәрбияләүгә, рухын чыныктыруга ирешә. Шул сәбәпле гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек арта, күп Коръән уку, зикер әйтү, тәүбә һәм догалар кылу белән кешенең рухы фәрештәләргә якыная.
Уразада авыз ачканда тәүдә ике-өч хөрмәне авызда озаграк тотып чәйнәп йотыла. Аннары ике-өч стакан җылымса су эчелә. (Бер чеметем тоз кабу, суга лимон согы салу файдалы). Су эчкәннән соң ифтар догасы укыла. Авыз ачкандагы бу дога зур әһәмияткә ия, хәдисләрдән күренүенчә, бу дога кире кайтарылмый.
Намаздан соң җимешләр белән чәй эчәргә, аннары салат, җиңелчә ризыклар ашау тәкъдим ителә. Аз-азлап берничә тапкыр су эчелә.
Сәхәргә уянгач та җылымса берничә стакан су эчәргә кирәк. Табынга утыргач ит, йомырка, эремчек кебек ризыкларга өстенлек бирелә. Һәрхәлдә, файдалы, витаминлы ризыкларны чамалап ашау ураза тотуны җиңеләйтә.