Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
23 апрель 2020, 23:12

Рамазан аенда даими укылырга тиешле дүрт зикер

Иң бөек зикерләр, җәннәт ачкычлары.

Рамазан аенда даими укылырга тиешле дүрт зикер һәм дога бар.
Беренчесе: Ләәәә иләәһә илләллааһ зикерен даими кабатлап йөрергә.
(Ләәә - юк; иләәһәә - иләһ, табына торган зат; илләллааһ – Аллаһудан башка). Ягъни Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга тиешле, ярдәм сорый, дога кылып юнәлә торган бер зат та юк. Бу – иң бөек зикер, иманны яңарту сүзе, җәннәт ачкычы.
Икенчесе: Әстагъфируллааһә вә әтүбү иләйһи. (Әстагъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аның алдында). Бу тәүбә-истигъфар кылуның иң кыска үрнәге, рамазанда көн саен йөзәр яисә меңәр кат кабатлау тиешле).
Өченчесе: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; инни – чынлыкта мин; әс-әлүкә- сорыймын Синнән; әль - җәннәтә - җәннәтеңне). Әй Аллаһым, сорыйм Синнән җәннәтеңне.
Дүртенчесе: Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; иннии – чынлыкта мин; әгүүзү –сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәр – ут газабыннан). Әй Аллаһым! Сыенамын Сиңа ут газабыннан.
Соңгы икесен бергә кушып әйтергә мөмкин: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. Һәрбер дога ахырында намазлардан соң сәлам биргәч, тәравих намазларында мөмкин кадәр ешрак укырга.
Читайте нас: