Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ, хөрмәтле укучыларыбыз. 24 апрель, мөбәрак рамазан ае башлана. Сезне шушы мөбәрак ай белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Шушы ай һәрберебез өчен иманыбыз һәм ихласлыгыбыз артуга сәбәп булсын, барыбызга да Аллаһы Тәгалә риза булырлык гамәл-гыйбадәтләр, камил изгелекләр белән үткәрергә насыйп булсын.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллааһу вәсәлләм бу вәгазьне шәгъбан аеның соңгы җомгасында Мәдинә шәһәре мәчетендә сөйләде. Ундүрт гасыр элек әйтелгән сүзләр бүген дә актуаль яңгырый, уйландыра, йөрәкләрне тетрәндерә, рамазанның кадерен белергә өйрәтә.
Хакыйкатьтә сезнең алдыгызда Аллаһның иң бәрәкәтле ае тора. Бәхет, мәрхәмәт һәм гафу итү ае. Аларның иң хәерлесе – Аллаһ белән уздырылган ай. Аның көннәре – көннәрнең иң хәерлесе, аның төннәре – төннәрнең иң хәерлесе, аның сәгатьләре –сәгатьләрнең иң хәерлесе. Бу ай сезне Аллаһның кунаклары булырга, Аңа якынаерга чакыра. Сез Аны һәр сулышыгызда зурлыйсыз, сезнең йокыгыз – гыйбадәт, гамәлләрегез кабул ителә, догаларыгыз кабуллыкка ирешә.
Аллаһудан үзегезгә тән сәламәтлеге, күңел ихласлыгы, уразаны тотарга һәм Аның китабын укырга җиңеллек сорагыз. Чөнки бу айда Аллаһның гафу итүеннән мәхрүм булган кеше иң бәхетсезләрдән саналыр. Ачыккан һәм сусаган чагыгызда кыямәт көнендә булачак ачыгу һәм сусау хакында искә төшерегез, мохтаҗларга, ярлыларга садака бирегез, өлкәннәрне хөрмәт итегез, кечеләргә шәфкатьле булыгыз, якын кардәшләрегез белән аралашыгыз, телегезне яман сүздән тыегыз, хәрамне күрмәс өчен күзләрегезне йомыгыз, тыелганны ишетмәс өчен колакларыгызны томалагыз, ятимнәргә мәрхәмәтле булыгыз. Үзегезнең гөнаһларыгыз өчен чиксез үкенеп, Аллаһудан гафу итүен сорагыз. Кулларыгызны күтәреп күп догалар кылыгыз, чөнки бу иң хәерле вакытлар һәм Аллаһу Тәгалә үзенең бәндәләренә мәрхәмәтле, аларның догаларын һәм үтенечләрен җавапсыз калдырмый...
Әй кешеләр! Хакыйкатьтә сезнең җаннарыгыз гамәлләрегезнең тоткыны, аларны тәүбә-истигъфар белән азат итегез. Озын намазлар белән гөнаһларыгызның йөген җиңеләйтегез. Белегез ки, Аллаһу Тәгалә чиксез Кодрәт Иясе, кем үтенеп-ялварып сораса, күп тәүбәләр кылса, барча бәндәләр Галәмнәр Раббысы каршында басып торган көндә аңа җәза булмас, куркудан азат булыр.
Әй кешеләр! Кем ураза тотучыларны авыз ачтырса, азат итүче саналыр, аның элекке гөнаһлары кичерелер.
(Шунда бу вәгазъне тыңлаучылар пәйгамберебезгә (с.г.в.): “Без барыбыз да ураза тотучыларны ифтар кылдыра алмыйбыз бит”, - диделәр. Ул болай җаваплады: “Бер савыт су белән ифтар кылдырсагыз да Аллаһ әҗерен бирәчәк”).
Кем рамазан аенда югары әхлаклылык күрсәтсә, сират күперен (җәһәннәм өстендә корылган җәннәткә алып баручы юл) кичкәндә аяклары таймас...
Кем башкаларның хатасын төзәтсә, кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешер.
Кем ятимнең хакын хакласа, Аллаһ кыямәт көнендә аның хакын хаклар.
Кем башкаларга шәфкатьле булса, Аллаһның шәфкатен күрер.
Әмма кем туганлык җепләрен өзсә, Аллаһның ачуына һәм кәһаренә дучар булыр.
Кем рамазанда нәфел намазларын күп укыса, Аллаһ җәһәннәм утыннан саклар.
Бу айда укылган һәрбер фарыз намазга җитмеш намазның әҗере язылыр.
Рамазанда күп намазлар укыган кешенең кыямәт көнендә йөге җиңеләер.
Кем Коръән Кәримнән бер аять укыса, башка вакытта тулы Коръән укыганның савабын алыр.
Әй кешеләр! Хакыйкатьтә бу айда күк ишекләре ачык; шуңа күрә, Аллаһудан аларның сезнең өчен һәрчак ачык булуын сорагыз; җәһәннәм ишекләре ябык, Аллаһудан аларның сезнең өчен һәрвакыт ябык тотуын сорагыз. Бу айда шайтан богауда булыр, Раббыгыздан сезне аның хакимлегенә дучар итмәвен сорагыз”.