Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 март 2020, 15:55

Җомга намазларына йөрми торырбыз, җәмәгать

Әмма моның өчен борчылырга кирәкми

Республиканың зур шәһәрләрендә мәчетләрдә җомга намазлары үткәрелмәячәк. Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шулай итеп, 100 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәрләрдә җомга намазына йөрү мөмкинлеге булмаячак. Бу - коронавирус инфекциясенең таралуына, шулай ук 250дән күбрәк кеше катнашлыгындагы чараларны чикләүгә бәйле.
“Җомга намазына даими йөргән һәм әлеге җитди сәбәп аркасында мәчеткә килә алмаган диндар кешеләргә моның өчен борчылырга кирәкми”, - диелә Диния нәзарәте белдерүендә.
Чирле мөселманнарны өйдә калуларын, шулай ук җомга намазына мәчетләргә бармауларын, тынычлык саклауларын, паникага бирелмәүләрен һәм гайбәт таратмауларын сорыйлар.
Мәчетләрдә даими дезинфекция үткәрелергә тиеш.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: