Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 март 2020, 20:29

Бүген Миграҗ кичәсе

Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?

Бүген кояш батканнан соң Миграҗ кичәсе керә.
Миграҗ - Аллаһка якынлыкның ин югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле. Бу мөбәрак кичәдә Пәйгамбәребез сәллааһу галәйһи вә сәлләм күккә ашкан. Бу кичәдә Аллаһ Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкагать Шөкер, Хаҗәт теләк намазын укырга нәсыйхәт ителә. Намазларны укыганнан соң Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, дога кылыйк.
Аллаһ الله Аллаһ
2 Әр-Рахман الرحمن Рәхмәтле
3 Әр-Рахим الرحيم Рәхимле
4 Әл-Мәлик الملك Хөкемдар
5 Әл-Коддүс القدوس Пәкъ (камил, хатасыз)
6 Әс-Сәлам السلام Татулы
7 Әл-Мөэмин المؤمن Тугры
8 Әл-Мөһәймин المهيمن Яклаучы
9 Әл-Газиз العزيز Куәтле
10 Әл-Җәббар الجبار Батыр
11 Әл-Мүтәкәббир المتكبر Өстен
12 Әл-Халикъ الخالق Үлчәүче
13 Әл-Бари البارئ Бар кылучы (төзүче)
14 Әл-Мүсаввир المصور Формалаштыручы
15 Әл-Гаффар الغفار Ярлыкаучы
16 Әл-Каһһар القهار Идарәче
17 Әл-Вәһһәб الوهاب Бүләкләүче
18 Әр-Раззәк الرزاق Бүлүче
19 Әл-Фәттәх الفتاح Аңлатучы
20 Әл-Галим العليم Барын белүче
21 Әл-Кабид القابض Кечерәйтүче
22 Әл-Бәсит الباسط Зурайтучы
23 Әл-Хафид الخافض Түбәнәйтүче
24 Әр-Рафиг الرافع Олылаучы
25 Әл-Мугыйзз المعز Көчләндерүче
26 Әл-Мүзилл المذل Көчсезләндерүче
27 Әс-Сәмигъ السميع Барын ишетүче
28 Әл-Бәсыйр البصير Барын күрүче
29 Әл-Хәкәм الحكم Хаким (казый)
30 Әл-Гадел العدل Гадел
31 Әл-Ләтыйф اللطيف Аңлаучы
32 Әл-Хабир الخبير Аңлаучы
33 Әл-Хәлим الحليم Тыныч
34 Әл-Газыйм العظيم Иң бөек
35 Әл-Гафур الغفور Ярлыкаучы
36 Әш-Шәкүр الشكور Рәхмәтле
37 Әл-Гали العلى Иң өстенлекле
38 Әл-Кәбир الكبير Бөек
39 Әл-Хәфиз الحفيظ Саклаучы
40 Әл-Мүкыйт المقيت Яклаучы (күтәрүче)
41 Әл-Хәсиб الحسيب Җитүче
42 Әл-Җәлил الجليل Бөек (хатасыз)
43 Әл-Кәрим الكريم Юмарт
44 Әр-Ракыйб الرقيب Караучы
45 Әл-Мүҗиб المجيب Кабул итүче
46 Әл-Вәсигъ الواسع Чиксез
47 Әл-Хәким الحكيم Хикмәт иясе
48 Әл-Вәдүд الودود Яратучы
49 Әл-Мәҗид المجيد Шаны бөек һәм югары
50 Әл-Бәгыйс الباعث Терелтүче
51 Әш-Шәһид الشهيد Барын да күрүче
52 Әл-Хәкк الحق Чын
53 Әл-Вәкил الوكيل Ышанычлы
54 Әл-Кави القوى Кодрәт иясе
55 Әл-Мәтин المتين Мохтаҗсыз
56 Әл-Вәләи الولى Дус, юлдаш
57 Әл-Хәмид الحميد Макталыначак
58 Әл-Мүхсый المحصى Санаучы
59 Әл-Мүбди المبدئ Нигезләүче, бар кылучы
60 Әл-Мүгыйд المعيد Терелтүче
61 Әл-Мүхйи المحيى Яшәтүче
62 Әл-Мүмит المميت Юк итүче
63 Әл-Хәйй الحي Тере
64 Әл-Каййум القيوم Тәртипләүче
65 Әл-Вәҗид الواجد Табучы
66 Әл-Мәҗид الماجد Иң-иң
67 Әл-Вәхид الواحد Бердән бер
68 Әс-Самәд الصمد Даими
69 Әл-Кадир القادر Куәтле
70 Әл-Мүктәдир المقتدر Барын эшли алучы
71 Әл-Мүкаддим المقدم Якынайтучы
72 Әл-Мүәххыйр المؤخر Ерагайтучы
73 Әл-Әүввәл الأول Башлангыч
74 Әл-Әхыйр الأخر Ахыргы
75 Әз-Заһир الظاهر Аңлаешлы
76 Әл-Бәтыйн الباطن Серле
77 Әл-Вәли الوالي Идарәче
78 Әл-Мүтәгали المتعالي Өстен
79 Әл-Бәрр البر Яхшы
80 Әт-Тәүүәб التواب Тәүбә кабул итүче
81 Әл-Мүнтәкыйм المنتقم Кичермәүче
82 Әл-Гафув العفو Кичерүче
83 Әр-Рауф الرؤوف Аңлаучы
84 Мәликүл-Мүлк مالك الملك Ханнар ханы
85 Зүл-Җәләли үәл-Икрам ذو الجلال و الإكرام Бөеклек һәм юмартлык хуҗасы
86 Әл-Мукситу المقسط Хаклы
87 Әл-Җәмигъ الجامع Беләштерүче
88 Әл-Гани الغنى Мохтаҗсыз
89 Әл-Мүгъни المغنى Баетучы
90 Әл-Мәнигъ المانع Тоткарлаучы
91 Әд-Дар الضار Зарарчы
92 Ән-Нәфигъ النافع Ярдәмче
93 Ән-Нури النور Яктыртучы
94 Әл-Һади الهادئ Юл күрсәтүче
95 Әл-Бәдигъ البديع Иҗатчы
96 Әл-Бәкый الباقي Мәңге
97 Әл-Варис الوارث Варис
98 Әр-Рашид الرشيد Дөрес, хак
99 Әс-Сабур الصبور Сабыр
"Йә шәфкатле, мөрхәмәтле, һәр нәрсәгә көче җитүче, бөтен барлыкларны үзенә буйсындыручы, көдрәтле Аллаһым, шушы мөбәрак Миграҗ кичәсендә башкарган 12 рәкагать шөкер намазларымны һәм укыган "Исме әгзәм"ны кабул ит. Бу кичәдә Пәйгамбәреңә (с.г.в.с.) Үзеңне күрү дәрәҗәсең насыйп иткәнең кебек, безгә ахыйрәттә Үзеңнең дидарыңны күрергә нәсыб ит. Үземне, гайләмне, туганнарымны, дусларымны, авылларыбызны, шәһәрләребезне күзгә күренгән һәм күренмәгән бөтен начарлыклардан сакла, каршыларыбызда бәрәкәт һәм
ризык ишекләрен һәрдәим ачык тот. Дөньяда, кабердә, ахираттә олы дәрәҗәләргә һәм сөенечләргә ирештер. Әмиин бихурмәти сәййидәль мурсәлииин."
Нинди генә дога кылсаң да, ин шә Аллаһ кабул була.
-"Сүбхәәнәллааһи үәлхәмдү лилләәһи үә ләә иләәһа илләллаһу үәллааһү әкбәр үә ләә хәүлә үә ләә куүәтә илләә билләәһил-галиииль-газыййм"-дип, әйт, йөздән артык.
Ястү намазыннан соң, 12 рәкагать Хаҗәт намазын шулай укылырга мөмкин: икешәр рәкагәть, Фатихә сүрәсеннән 10 тапкыр Ихлас сүрәсен укы. Укып бетергәч өстә язылган тәсбихне укып ал. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)-гә терле салаватлар әйтеп йөр. Ул сиңа бер салаваты сәләм өчен ун сәләм кайтарыр. Ә көндез ураза тотсан мы тотмасаң, өйлә вакыты белән икенде арасында 4 рәкагать намаз укырга була, сәваплы булырсың. Фатихә сүрәсеннән 5 Аятел-көрси, 5 Кәфируун, 5 Ихлас, Фәлак һәм Нәс сүрәләрен укыйлар иде.
Тәсбихләр дога булсын:
"Ләәәә иләәһә илләллааһү нури Рәҗәб Мөхәммәдөр расүлүллаһ вә Мөстәҗәб".
"Сүбөхәнәллаһи раүүфүн".

Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?
Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр:
ЯСТҮ намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә 1 "Фәтихә", 10 "Ихлас" укылыр. Белгән кешеләргә "Исра" сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Һәр 2 рәкәгать саен сәлам бирелә.
Намаздан соң:
1) 100 мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."
(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), - дип әйтелә.

2) 100 мәртәбә:
اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
"Әстәгъфируллааһәл-газыйим вә әтүүбү иләйһи."
(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм)

3) 100 мәртәбә:
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд", - дип, салават әйтелер һәм намаз тәмамланып, дога кылыныр.

Шушы кичәдә тырышып укыган Коръән, кылган догалар, биргән садакәләр, укыган намазлар ин шәә Аллааһ кабул булыр.

Шушы Рәҗәб аеның Мигъраҗ кичен барыбызга да каршы алырга, гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле югары җәннәтләргә ирешергә насыйп булсын. Әмин.

Миграҗ кичәсендә Пәйгамбәргә өч бүләк булды:

1.Биш вакыт намаз фарыз кылынды.
2."Бәкара"сүрәсенең ахырына ике аять өстәлде(285-286аятьләр)
3.Пәйгәмбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгәләдән гөнахлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруын сораячак.
Чыганак: АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
Читайте нас: