Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 март 2020, 17:06

Раббыңнан кичерүне өмет итеп

Тәүбә итәр өчен нинди догалар укырга?

Соңгы вакытта тәүбә кылу һәм аны ничек башкару хакында аңлатуны сорап редакцияга берничә хат һәм мөрәҗәгать килде. Бу хакта җентекләп аңлату һәм тәүбә кылуның фазыйләтләре турында сөйләүне сорап, “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллинага мөрәҗәгать иттем.
  • Фатыйма апа, халык арасында еш кына “Ул тәүбәсенә килде, туры юлга басты, иманга кайтты”, - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Гәзит укучыларга тәүбәнең асылы хакында аңлатсагыз иде.
  • Тәүбә сүзе гарәпчәдән татарчага әйләндергәндә кайту дигән мәгънәне аңлата. Ә шәригатьтәге мәгънәсе исә Аллаһы Тәгаләдән куркып гөнаһлардан киселү һәм кылган гөнаһлардан үкенү һәм аларга яңадан әйләнеп кайтмас өчен ният кылу.
  • Тәүбә кылучы гөнаһлары өчен эчтән үкенеп, соңыннан теле белән тәүбә кылырга һәм бу эшне кабатламаска тиеш.
    • Тәүбәне тел белән кемгә әйтергә тиешле?
    • Эльвира сеңелем, бөтен гәзит укучыларны искәртәсем килә. Һәм алар да мөмкин булган чаклы башкаларга җиткерсеннәр иде. Беренчедән, кылган гөнаһларны кешегә сөйләргә ярамый. Бары тик Аллаһу Тәгалә алдында: Я Раббым, мин шундый-шундый гөнаһлар кылдым, Син аларны беләсең, кичер мине, гафу ит”, - дип Аның алдында игълан итү. Икенчедән, фәкать Аның алдында тәүбә-истигъфар кылу.
    • Истигъфар нәрсәне аңлата?
    • Истигфаръ кылган гөнаһлар өчен үкенеп, тәүбә кылганнан соң гафу итүне сорап догалар кылу. Икесен бергә кушып тәүбә-истигъфар дип йөртергә була.
    • Тәүбә кылу кешегә нинди фазыйләтләр бирә?
    • Тәүбәгә килеп иман юлына басу кешегә ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ишекләр ача. “Әгъраф” сүрәсендәге 153 нче аятьтә шундый юллар бар: “Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп иман китерсәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, Ярлыкаучы, Рәхимле”. “Зүмәра” сүрәсенең 53 аятендә исә болай диелә: “Минем мөэмин бәндәләремә әйт. Әй, бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллааһу Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет өзмәгез, дөреслектә Ул бөтен гөнаһларны кичерә”.
    • Димәк, кеше нинди генә гөнаһ кылса да Аллаһы Тәгалә гафу итәме?
    • Гафу итү генә түгел, тәүбәгә килеп иманга кайткан, намазга баскан, уразасын тоткан, башка гыйбадәтләренә керешкән кешеләрнең гөнаһларын Аллааһу Тәгалә савапка әйләндерә. Бу хакта “Фуркан” сүрәсенең 70 аятендә болай бәян итә: “Әгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларны Ярлыкаучы һәм Рәхимле булды”. Бу безнең барыбыз өчен дә сөенечле аять. Милләтемнең һәр вәкиленә шул аятькә игътибар салып тәүбәгә килергә, иманга кайтырга өндәр идем. Бер хәдистә пәйгамбәребез болай ди: “Гөнаһтан тәүбә итүче – гөнаһсыз кеше кебек”.
    • Тәүбә-истигъфар кылганнан соң да Аллаһу Тәгалә гафу итмәгән гөнаһлар бармы?
    • Бәндә белән Аллааһу Тәгалә арасында нинди генә гөнаһ булса да, Раббыбыз кичерүче: көферлек, ширек, зина кылу, эчкечелек... Фәкать барына да тәүбә-истигъфар кылып, иман юлына басарга кирәк. Ә менә ике кеше арасында булган гөнаһларны бу кешеләр берсен-берсе гафу итеп бәхилләшми торып, кичерми. Шуңа күрә исән чагыбызда үзебез аралашкан һәр кешедән гафу үтенеп, бәхиллеген сорарга кирәк.
    • Тәүбә-истигъфар кылуның фазыйләтләре күп. Пәйгамбәребез бу хакта шулай дигән: “Кем тәүбә-истигъфарны даими рәвештә әйтеп йөрсә, Аллаһу Тәгалә аңа сынау килгәндә төрле юлларын ачып җиңеллекләр тудыра, кайгырганда аны Үзе тынычландыра һәм хисапсыз җирләрдән ризык яудыра”.
      Пәйгамбәребезнең көн дә укыган догалары
      “Сүбхәәнәллааһи вә бихәмдиһи әстагъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи (көненә 100 тапкыр).
      Әстагъфируллааһәль Газыыймәлләзии ләә иләәһә иләә Һүвәль Хәййүль Каййүүмү вә әтүүбү иләйһи (3 кат).
      Сәййидүль – истигъфар
      Аллааһүммә әнтә Раббии, ләә иләәһә илләә әнтә; халәктәнии вә әнә гәбдүкә вә әнә гәләә гәһдикә вә вәгдикә мәстәтагту; әгүүзү бикә мин шәрри мәә санәгтү; әбүү-ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә фә-иннәһүү ләә йәгъфируззүнүүбә иләә әнтә.
      Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
      Әй Аллаһым! Син минем Раббымсың. Синннән башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юк. Син мине яралттың һәм мин Синең колыңмын. Мин көчем җиткән чаклы Сиңа биргән сүземдә һәм вәгъдәмдә торырга тырышамын. Үзем кылган гөнаһларның зыяныннан Сиңа сыенамын. Синең миңа биргән бөтен нигъмәтләреңне таныймын һәм Үземнең Синең алдыңда кылган бөтен гөнаһларымны таныймын. Минем бөтен гөнаһларымны гафу ит. Хакыйкатьтә Синнән башка гөнаһларны гафу итүче Зат юк”.
      Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тәүбә-истигъфар догаларының җитәкчесе булган бу дога хакында түбәндәгеләрне әйтте: “Кем бөтен күңеле белән ышанып һәм савабын өмет итеп шушы доганы иртә белән укыса һәм шул көнне вафат булса, җәннәткә керәчәк. Кем аны кичен укыса һәм таңга кадәр вафат булса, җәннәтле булачак”. (Бохари, Әбү, Дауд, Нәсаи, Тирмизи).
      Көн саен тәүбә-истигъфар кылу өчен пәйгамбәребез шундый догаларны калдырды.
      Тәүбә догасы
      Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
      Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.
      Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
      Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәрраахимиин!
      Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу вә Сүбхәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм: “Син яралткан барлыклар, галәмдәге атомнар санынча Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббильгәәләмиин”.
      Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мүхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).
      Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакъларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.
      Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне гафу итүче итеп табар”, - дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Тормыш иптәшем, балаларым белән Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.
      Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләреңне ач. Әәмин!
      Әлхәмдүлиләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
      Читайте нас: