Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 февраль 2020, 15:54

Русиялеләр өчен Хаҗ кылу квотасы билгеле

Хаҗ Корбан-бәйрәм алдыннан зөлхиҗә (Хаҗ ае) аенда үткәрелә. Быел ул 22 июльдә башлана.

Ислам динендә һәр мөселман өчен изге дип исәпләнгән Мәккәгә Хаҗ кылу сәяхәтен быел 25 мең русияле кыла алачак.
Мондый квотаны Русия өчен Согуд Гарәбстаны билгеләгән. Бу хакта РФнең Мөфтиләр советына РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов аңлатуынча, квотаны Хаҗ буенча советның Уфада үткән утырышында бүлгәләгәннәр. “Согуд Гарәбстаны белән килешүгә ярашлы, русиялеләр өчен быел квота 25 мең урын тәшкил итә”, – диде ул. Хаҗ Корбан-бәйрәм алдыннан зөлхиҗә (Хаҗ ае) аенда үткәрелә. Быел ул 22 июльдә башлана, дип исебезгә төшерә РИА Новости.
Читайте нас: