“Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Рабби йәссир вә ләә түгәссир, Рабби тәммим бильхайр”.
Тәрҗемәсе: “Би – белән; исми – исем; илләәһ – Аллаһ и хәрефе белән кушылып шулай укыла; Әррахмәән – Аллаһы Тәгаләнең чиксез мәрхәмәтле, шәфкатьле мәгънәсендәге исеме, аның белән бу дөньяда һәркем өчен нигъмәт бирә; Әррахиим – ахирәттә иманлы кешеләренә генә мәрхәмәт һәм шәфкатен насыйп итә. Рабби йәссир – Раббым, җиңеләйт; вә – һәм; ләә түгәссир – авырлаштырма; Рабби тәммим – Раббым, тәмам кыл; бильхайр – яхшылык, ягъни хәерлек белән.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Бу дөньяда һәркемгә чиксез мәрхәмәтле, ахирәттә бары тик иманлы колларына мәрхәмәтле булган Аллаһының исеме белән. Раббым, бу эшемне җиңеләйт, авырлаштырма һәм хәерле тәмамларга ярдәм бир”.
“Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүллиләәһи Раббиль гәәләмиин”.
Әлхәмдү – олы мактау һәм шөкер; Лилләәһи – Аллаһуга; Рабби – Раббысына; әль-гәәләмиин – галәмнәрнең.
Эшебезне тәмамлагач та, башка вакытта да, һәр халәтебездә бу шөкер догасын күңелдә рәхмәт һәм шөкер хисләре белән әйтү нигъмәтләрнең тагын да артуына сәбәп була.
“Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Аллааһүммә бәәрик ләнәә фии мәә разәктәнәә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр”
Аллааһүммә – әй, Аллаһым; бәәрик – бәрәкәтле кыл; ләнәә – безнең өчен; фии мәә – шул нәрсәләрне; разәктәнәә – безне ризыкландырасың; вә – һәм; кыйнәә – сакла безне; гәзәәбә – газабыннан; әннәәр – ут”.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһым! Безгә Үзең ризыкландырган нәрсәләрне бәрәкәтле кыл һәм безне ут газабыннан сакла!”
“Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Әлхәмдүлилләәһилләзии әтогәмәнәә вәсаканәә вә җәгәләнәә минәлмүслимиин”.
Әлхәмдү – мактау-шөкер; Лилләәһи – Аллаһуга, әлләзии – кайсы Зат; әтогәмәнәә – безне ашатты; вә саканәә – һәм безне эчерде; вә җәгәләнәә – һәм безне кылды; минәлмүслимиин – мөселманнардан”.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Мактау, шөкерләр булсын Аллаһуга, кайсы Зат безне ашатты һәм эчерде һәм мөселманнардан кылды.
“Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү гәләллааһ. Ләә хәүлә вә ләә куввәәтә илләә Билләәһ”
Бисмилләәһ – Аллаһ исеме белән; тәвәккәлтү - тәвәккәл кылдым; гәләллааһ –Аллаһуга; ләә хәүлә - юк хәл; вә ләә куввәәтә – һәм юк куәт; илләә – фәкать; Билләәһ – Аллаһыда гына.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Бернинди хәл дә бернинди куәт тә Аллаһыдан башка була алмый”.
Бу доганы укыган кешегә фәрештәләр: “Син Аллаһының сагы астына кердең”, - дип әйтә. Һәм ул кеше өйгә әйләнеп кайтканчы Аллаһының сагында була.