Динебез – Ислам
2 Декабря 2019, 11:30

Уфада “Әр-Рәхим” мәчетен төзү эшләре яңартылды

Ул Русиядә иң биек мәчет булачак.

title
Ул Русиядә иң биек мәчет булачак.
Инвесторлар Уфада “Әр-Рәхим” мәчете төзелеше эшләрен финанслауны яңадан тергезделәр. Мәчетне төзү эшләре “Урал” хәйрия фонды акчаларын максатсыз тотыну аркасында заказчик тарафыннан туктатылган иде.
Русиядә иң биек мәчетне төзү 2012 елдан башлап “Урал” фонды исәбенә башкарылды, ул әлеге максатларга 1,5 млрд. сумга якын акча юнәлдерде. Әмма 2016 елның августында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте белән заказчик арасында төзелешкә акча бүлү турында бәхәс чыккач, финанслау туктатылды.
Төбәк хакимияте мәгълүматлары буенча, моның сәбәбе - Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эчке низаг һәм фонд акчаларын максатсыз тотыну.
"Урал" фонды мәчет төзелешен август аеннан башлап финанслый, ай саен 12 млн. сум акча бүлә. Шулай ук республика Хөкүмәте катнашлыгында оештырылган “Иман Башкортстан” фонды да төзелешне финанслый, бүгенге көндә 170 млн. сум чамасы акча салынган, декабрь азагына кадәр алар үзләштерелергә тиеш. Эш август аенда башланды,” - дип хәбәр итте Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин.
Мәчет манараларының биеклеге 74 метрга җитәчәк. Бинаның гомуми мәйданы - 25 мең квадрат метр, ул 2 меңнән артык кеше сыйдыра алачак.
Читайте нас