Уфа шәһәрендә барган “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең V утырышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә нәшер ителгән Коръән Кәримнең рус һәм татар телләрендәге мәгънәсе төркемнең җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов премиясенә лаек булды. Камил хәзрәткә җиңү дипломын Татарстан Президенты үзе тапшырды.
Ике томда дөнья күргән “Калям Шариф. Перевод смыслов” һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китаплары чын ислам турында гыйлемне таратуда, Русия халыклары арасында бер-берсен аңлау, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә зур өлеш кертә, диелгән дипломда.
Бу милли премия ел саен барган “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышында тапшырыла.
Конкурска эшләр 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителгән. Быел “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең рәисе урынбасары Фәрит Мөхәмәтшин җитәкләгән конкурс комиссиясе 32 эш караган.