Кунакларны тантаналы рәвештә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кабул итәчәк.
Форумның беренче көне кунаклар өчен экскурсия программасы белән ачылды. Русия ислам университеты, Ләлә-Тюльпан мәчете, Раштуа Богородица кафедраль соборына сәяхәт кылдылар. Шулай ук, 1910-1911 елларда “Галия” мәдрәсәсендә белем алган билгеле совет дипломаты, гарәп илләрендә СССРның беренче тулы хокуклы вәкиле Кәрим Әбдрәүф улы Хәкимовка тактаташ ачылды.