Соңгы вакытта “Өмет”тә дини темага әңгәмәләр еш чыга башлады. Безнең дә зират турында чынбарлыкны беләсебез килә. Зиратыбыз музей залына әйләнеп бара. Кешеләр кемузардан кабер өсләренә тимер рәшәткә куялар. Туганнарының фотоларын куялар, төрле чәчәкләр белән бизиләр. Каберлек мал-туар кермәслек ныгытылса, рәшәткә кую кирәкме соң? Каберне чәчәк белән бизәп кенә кылган гөнаһларыбыз җуелса иде дә соң...
Исемебезне куймыйбыз, бәлки ялгышабыздыр...
Каберләрне тәртиптә тоту — мәрхүм булганнарның варислары, якыннары өстендәге изге гамәл ул. Кабер ишелмәсен дип, аның өстенә үскән, дога укып торучы чирәм үләннәргә тимичә (алабута ише ямьсез чүп үлән саналган яки корыган үсемлекләр бу хисапка кермәс), чүп-чардан арындырып, чардуганның төзеклеген карап тору — изге бурыч.! Әгәр кабер өстендә тактадан яки таштан ясалган билге ямьсез, яраксыз хәлгә килгән булса, исраф кылу, ягъни артык мал туздыру белән мавыкмыйча гына, аны алыштырып кую шәригать тарафыннан рөхсәт ителә. Артык зур, кыйммәтле кабер ташы — исрафтыр.
Мөселман ир-егетләренең тышкы кыяфәте нинди булырга тиеш һәм мөселманнарга галстук тагарга рөхсәт ителәме?
Мөселман ир-егетенә әдәпле, чиста, гаурәт урыннарын (гәүдәсенең кендектән тезенә кадәр өлешен) каплый торган кием кию шарт.
Дини киемнәр арасында галстук каралмаган. Ләкин аны тагуның зыяны юк.